Яңа фикерләр:

postheadericon Чыныктыру күнегүләре


«К
үңелле песи балалары»

песи б1. «Песи балалары йоклый». Балалар үзләренә уңайлы итеп яталар, күзләре йомылган.

2. «Уяндык, сузылдык». Песи балалары уяна, сузылалар, бер яктан икенче якка әйләнәләр (тәгәриләр), кулларын өскә сузалар.

3. «Эзләр буйлап йөр». Әйдәгез юл буйлап йөрик, эзләргә басып үтик.

4. «Песиләр йөри». Дүртаяклап йөрү, башны күтәреп алга карап бару.

5. «Йөгерәбез». Песи балалары йөгерергә ярата. (Җиңелчә йөгерү).

6. «Песиләр юына». Борынны, авызларын, бит очларын,күзләрен юган хәрәкәт ясау.

 

«Орлыктан чәчәк үсә»

орлык1. «Орлык». Барыбыз да орлыкка әйләник. Бөгәрләнеп башларны куллар белән каплап яту.

2. «Орлыкларны карыйбыз». Бакчачы орлыкларны карый, су сибә (башны сыйпау), кояш карагач орлык үсә башлый(гәүдәләрне турайту).

3. «Орлык үсә, чәчәк була». Аның яфраклары чыга(кулларны баштан алу,өскә сузу), сабагы үсә (торып басу), чәчәк яралгылары барлыкка килә (бармакларны бөкләгән килеш кулларны як-якка сузу). Менә чәчәк ачыла(бармакларны тырпайту), матур чәчәк барлыкка килә. Җәй җитә,чәчәк үзенә соклана(үзеңне карау), күршеләренә елмая(елмаю), җиңелчә итеп күршесенә тиеп карый(бармак очлары белән күршеләренә тию). Җил исә, көз җитә. (Төрле якка кул hәм гәүдәне селкетү). Җил яфракларны, чәчәкләрне өзә (кул, башны ию). Чәчәк бөгелә,җиргәиелә,ята. Чәчәк кабат орлыкка әйләнә. Кар аны төрә, аңа рәхәт,җылы. Яз җиткәч,ул тагын үсә.

 

« Цокотуха»

673Матур аланда «Цокотуха» исемле чебеннеңөе тора. Иртәҗитә. Чебен уяна,киерелә,сузыла. Як-ягына елмаеп карый(иптәшләренә елмаю). Ул өеннән чыга(урыннан тора),аланга барып җитә. Нинди матур, хуш ислечәчәкләр (иснәү)! Чебен күккә карый, күк йөзе зәп-зәңгәр(сузылып өскә карау). Цокотуха кулларын өскә күтәрде,кояшка үрелде(кулларны өскә сузу). Шат Цокотуха аланны очып әйләнде(җиңелчә йөгерү), су күрде, юынды(чүгәләү, юыну хәрәкәтләре ясау), чык суы эчте. Аланга ятып ял итте(аркага ятып кул-аякларны селкү), матурлыкка сокланды(эчкә яту,терсәктән бөкләнгән кулларга башны кую, уңга-сулга карау). Цокотуха торды,үләнне турайтты, алан аңардан соңматур калсын(үләнне турайту хәрәкәтләре), алан өстеннән очты(җиңелчә йөгерү). Җил чыкты. Чебен җиргә кунды(чүгәләп утыру).

 

«Яңгыр»

янгырЗәңгәр күктә болытлар йөзә (күккә карау). Алар куера. Җил чыга(кулларны күтәреп, як-якка селкү, «җилгә тибрәнү»). Болытлар бергә кушылып зур болыт хасил итәләр (кулларны як-якка сузып зур икәнен күрсәтү). Яңгыр ява башлады(иелеп идәнне шакылдату, яңгыр тавышы чыгару). Әйдәгез яңгыр тамчылары белән уйныйк. Уң (сул) кулны уч төбен өскә каратып алга сузу,сул(уң) кул артка яшерелә.Аяк очында кулны алга сузып әкрен генә әйләнү.

Яңгырдан соң салават күпере чыкты (аякларны аерып кулларны уч төпләрен өскә каратып басу. Уңга иелү, сул кулны як-яктан өскә күтәрү, уң учка төшерү, шуны ук сулга эшләү). Җил чыкты(кулларны селтәү). Ул болытларны таратты. Кояш чыкты(кулларны өскә күтәреп басу).

 

«Яфраклар»

яфрАланда сап-сары яфраклы каен үсә.(Басып тору). Җиңелчә җил чыкты, каен ботаклар белән уйный. (Кулларны өскә күтәреп әкрен генә селкү). Җил көчәя. (Көчлерәк селкү). Җил тына.(Амплитуда әкренәя, салмак хәрәкәтләр). Саргайган үләннәр тирбәлә. Җил яфракларны ботаклардан өзә.(Өскә сикереп алалар, берничә тапкыр). Яфраклар бөтереләләр, әйләнәләр.(Аяк очында әйләнәләр, аяк очында басып өскә күтәрелеп туктыйлар. Әкрен генә аска таба төшеп идәнгә яталар, тынычланалар).

Тагын җил чыкты. Яфраклар башта бер якка, аннан икенче якка тәгәри.(Идәндә тәгәрәү). Җил көчәя, яфраклардан тау барлыкка килә. Җил тына. Яфраклар (аркага яту, кулларны уч төпләрен өскә каратып кую, күзләрне йому) да тына.

 

«Атлар»

атБалалар,без уенчыклар кибетендә.(Як-якка карану). Бу полкада уенчык атлар. Акыллы, көчле, матур атлар. Алар уйнаклап торалар.(Аяклар белән чиратлаштырып идәнгә тибү). Менә алар чаба башлый. (Түгәрәк буйлап аякларны тездән югары күтәреп 1 круг атлап, 1 круг тезләрне югары күтәреп йөгерү). Атлар арды, алар хәзер уйный. (Сулга яки уңга, ян-якка йөрү).

Атлар туктады, койрыкларын селкиләр (дүрт аяклап басу, сыртны кабарту, алга карау hәм артны селкетү), башларын селкиләр (башларны селкү).

Менә кибеткә кешеләр килеп керде. Атлар уенчыкка әйләнде.

 

«Күбәләкләр»

кубМатур аланда чәчәкләр үсә, күктә кояш көлә. (Өскә карау, көлү). Чәчәкләр хуш ис тарата. (Кулларны өскә күтәреп селкү). Аларның исенә күбәләкләр очып килә, алар чәчәкләр тирәли очалар (кулларны күбәләкләр кебек селтәп очу, бер урында әйләнү), чәчәкләргә куналар (иелү), чәчәктән чык суы эчәләр. (Эчү хәрәкәте ясау). Чык суын эчеп туйдылар, тирә-якның матурлыгына сокланып карыйлар. (Эчкә яту, кулларга таянып, уч төпләренә башны кую, як-якка карау). Җил чыкты, күбәләкләр очып киттеләр. (Тору, кулларны селтәп очу хәрәкәте ясау). Алар бөтереләләр.(Әйләнү). Җил тына. Арган күбәләкләр тагын чәчәкләргә куна.(Иелү).

 

«Бакалар»

бакаҖәйге матур көн. Күктә кояш елмая.(Өскә карау, кулларны өскә сузу). Кояш нурлары матур түгәрәк күл өстендә елтырыйлар. (Алга карап кулны ике якка сузып күлне күрсәтү). Бу күлдә бакалар яши. Алар бакылдыйлар.(Бака булып кычкыру). Бакалар сикерәләр.(Кулларга таянып чүгәләү, урында сикергәләү). Алар черкиләрне тоталар.(Чүгәләгән җирдән сикереп кул чабып “хлопок” ясыйлар). Менә күктә болыт килеп чыкты hәм кояшны каплады. Яңгыр ява башлады.(Бармаклар белән идәнгә бәреп тамчы тавышлары чыгару). Бакалар яңгырдан качалар.(Чүгәләп кулларга таяну hәм бакалар кебек йөрү). Яңгыр туктады, бакалар кояшка жылынырга чыктылар. (Икенче якка бару).

 

«Йомры икмәк»

Сйомрыөт, каймак, тоз, бераз шикәр комы, дрожжи, он салып камыр куйганнар. Камыр күтәрелә башлады.(Балалар камырның күтәрелүен күрсәтәләр). Камыр әзер. Аңардан йомры икмәк ясыйбыз.(Түгәрәк хәрәкәтләр белән әвәләп күрсәтү). Йомры икмәкне мичкә пешәргә куябыз.(Кулларны алга сузып йомры икмәкне мичкә кую). Үзебез җайлап утырып пешкәнен көтәбез. Уң кул белән уң борын тишеген тотып, сул борын тишеге белән 6-8 тапкыр сулыйбыз. Шуны ук уң борын тишеге белән эшлибез. Ике борын тишеге белән дә сулыйбыз. Тәмле ис килә, йомры икмәк пешкән. Ул тәмле, йомшак, җитез.(Дүрт аякка басу, уң (сул) аякны селтәү, аннан ятып тәгәрәү). Аны тәрәзә төбенә илтеп, суынырга кую.(Тору, ике кул белән илтеп кую хәрәкәте ясау).

 

Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы

Тымытык авылы

“Аккош” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ИХСАНОВА МИЛӘҮШӘ МИРГАЯЗ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий