Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кар бабайга кунакка”

_preview“Хәзерге заман шартларында балаларның танып белү эшчәнлекләрен үстерү” буенча район тәрбиячеләренең методик берләшмә киңәшмәсендә беренче кечкенәләр төркемендә “Кар бабайга кунакка” темасына бала һәм әйләнә – тирә дөнья белән таныштыру буенча шөгыль – конспекты.

 

– Балалар, кунаклар белән исәнләшик әле.

– Исәнмесез !

(Психогимнастика үткәрү: балалар бер-берсенә елмаеп карап исәнләшәләр, кочаклашалар)

 

Салкын, саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

 

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була.

 

Балалар, шигырьдә нәрсә турында сөйләнә, нинди ел фасылы?

– Кыш. (Бергәләп җавап бирәбез)

– Нәрсә яуган?

– Кар.

– Әйе, бик дөрес.

– Кышкы табигатьне рәсемнәрдән күзәтик әле.

– (Нетбуктан рәсемнәр карау)

– Бөтен җир, ак, йомшак, кар белән капланган.

– Агачлар ак тун кигәннәр.

– Әкрен генә кар ява. (Максат: без бүген карның үзлеге белән танышырбыз)

– Балалар, ә сезнең саф һавага чыгасыгыз киләме?

– Әйе.

– Урамда салкын, безгә киенергә кирәк. Карагыз әле монда, балалар ничек киенгәннәр (Ноутбуктан күрсәтү )

– Әйдәгез, киеник.

 

Иң башта без киябез

Калын, җылы чалбарны.

Аякларга киябез

Йомшак, җылы итекләр. (Аяк киеме кию хәрәкәте)

Йомшак, җылы туныбыз

Аның белән туңмыйбыз. (Гәүдәләрен күрсәтү)

Аннан без киябез

Йомшак, җылы бүрекне. (Бүрек кию хәрәкәте)

Нәни кулларыбызга

Йомшак, җылы бияләй. (Кулларын күрсәтәләр, бияләй кию хәрәкәте)

 

– Киенеп тә беттек, әйдәгез кузгалыйк. Карагыз әле, бөтен җир ап-ак кар белән капланган. Ә монда кар җыелган.

– Бу нәрсә?

– Бу – кар.

– Әзизә, бу нәрсә?

– Бу – кар.

– Балалар, кар нинди төстә?

– Ак.

– Ә хәзер бияләйләрне салыйк та тотып карыйк.

– Кар нинди, җылымы, суыкмы?

– Кар салкын (суык).

– Кәрим, кар нинди?

– Кар салкын.

– Тагын нинди, тотып карагыз әле?

– Йомшак.

– Әйе, балалар, кар ак төстә, салкын.

– (Берничә баладан кабатлату)

– У-у-у, җил чыкты, ни булды икән? (Балалар бииләр у-уууу дит тавыш чыгарып)

– (Шул арада кызу гына, чангыда Кар бабай килеп туктый)

– Нәрсә булыр икән бу?

– Нәрсә килде безгә кунакка?

– Кар бабай. (Бергәләп әйтү)

– Исәнмесез, Кар бабай!

– Исәнмесез, балалар!

– Кар бабай нинди төстә?

– Ак.

– Ул нәрсәләрдән тора?

– Кар йомарламнарыннан тора.

– (Бергәләп әйтү, аерым әйттерү)

– Аста – зур кар йомарламы.

– Нинди була әле ул – зур?

– (Бергәләп күрсәтү )

– Уртада – кечерәк.

– (Бергәләп күрсәтү )

– Иң өстә – кечкенә йомарлам.

– Нинди була ул кечкенә?

– (Бергәләп күрсәтү)

– Кар бабайның нәни чиләгендә кар йомарламнары бар.

 

Ял минуты.

Һай! Ни булды, Кар бабайның чиләге ауды, кар йомарламнары тәгәрәп китте. Әйдәгез, балалар, бергәләп кар йомарламнарын чиләккә җиеп салыйк. Без аларны үзебез белән балалар бакчасына алып кайтырбыз һәм, саф һавага чыккач, без алар белән уйнарбыз. Балалар, карагыз әле (өстәлдәге кар йомарламнарын күрсәтеп – тозлы камырдан ясаган), монда да кар йомарламнары бар икән. Кар бабай бик моңсу, чөнки аның дуслары юк. Бер дә кайгырма, Кар бабай, без хәзер сиңа, шул кар йомарламнарыннан, нәни генә дуслар ясап бирербез.

– Т: Төрле зурлыктагы кар йомарламнары бар икән монда. Иң зурысын аласыз да (күрсәтеп), аның өстенә калган зурысын, иң өскә – кечкенәсен.

– Менә нинди матур кар бабайлары килеп чыкты. Кар бабай рәхмәт әйтә безгә. Ул бик сөенде, чөнки аның хәзер нәни дуслары бар, аңа алар белән бик күңелле була. Безгә дә, Кар бабай күчтәнәчләр алып килгән, төрле төстәге суыра торган шарчыклар. Аларны Кыш бабай ясап җибәргән, алар сулыш юлларын ныгыта, авыруларга бирештерми.

 

– Кар бабайның күчтәнәчләрен соңыннан өләшермен.

– Ярар, рәхмәт, Кар бабай, сау бул, безгә кайтырга кирәк.

– Без балалар бакчасына кайтып җиттек, әйдәгез, чишеник.

– Салабыз йомшак бияләйне, аннан итекне, аннан бүрекне, тунны, чалбарны.

– Балалар, әйдәгез, урындыкларга утырыйк та мине тынлыйк.

– Онытып та җибәргәнбез, безгә бит Кар бабай кар йомарламнары биреп җибәргән иде, кая карыйк әле аларны. Кая безнең кар йомарламнары, нишләделәр алар (чиләккә карап).

– Кар йомарламнары суга әйләнгән, эрегән, чөнки кар җылы бүлмәдә эри, аны бүлмәгә алып керергә ярамый.

– Ә су чистамы?

– Юк, су чиста түгел, димәк, кар да чиста түгел, карны кабарга ярамый, ул пычрак, салкын, кар капсагыз авырарсыз.

– Балалар, без бүген кая бардык?

– Саф һавага чыктык.

– Нәрсәне күрдек?

– Кар бабайны.

– Аңа нәрсәләр ясап бирдек?

– Нәни дуслар  – кар бабайлар.

– Кар нинди? (Ак, салкын)

– Җылы бүлмәдә кар нишли?

-Эри (бергәләп әйтү).

– Эрегән кар суы нинди?

– Пычрак, аны эчәргә ярамый

– Димәк, кар да пычрак, аны кабарга ярамый, капсагыз авырарсыз.

 

Татарстан Республикасы

Кукмара муниципаль районы

“Кукмара ш.т.п. 4 нче номерлы “Ләйсән”

балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячеләре

ШӘМСЕТДИНОВА ГӨЛШАТ ШАМИЛ КЫЗЫ,

МОСТАФИНА ГҮЗӘЛИЯ ХАҖИП КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий