Яңа фикерләр:

postheadericon Ябык шайтан белән симез шайтан

4346ad894f9b5114e583d29edaedbf47Бервакыт ябык шайтан белән симез шайтан очрашалар. Симез шайтан ябык шайтанга әйтә:

– И, дустым! Ни өчен бу кадәр ябыгып беттең син? Нәрсә булды? – ди.

Ябык шайтан аңа жавабында:

– Әй, кардәшем, мин бер мөселман кешегә билгеләнгән идем, ул нәрсә генә эшләсә дә, кайда гына барса да, нинди генә халәттә булса да – шатлыклымы ул, борчулымы – һәрвакыт Аллаһны телгә алып йөри: эшләрен башлар алдыннан “бисмиЛләһ”, ди; иртәли-кичли догалар язылган китаптан төрле зикерләр укый; нәрсә генә булса да:

الحمد لله على كل حال

“Әлхәмдү лиЛләһи галә күлли хәл”

Ягъни, “Нәрсә генә булса да, Аллаһка мактау булсын!” – ди!!! Аптырагач, ачуын китереп карыйм, ә ул: “әгузу биЛәһи минәшшәйтанир ражим”, – ди. Шул сәбәпле, ашамый-эчми калам, ябыгып, шыр сөяккә калдым! Аннан кача-кача арып, талып беттем! Ә иң авыры шул – ул күзләрен харамнан саклый! Бер угымны да ата алмыйча калдым! Зур шайтан янына барып, берәр жиңелрәк бирем бирүен сорыйм әле!

– Әй, дустым! Синең хәлең бигрәк кызганыч икән! Ә мин шундый бер гамьсез бәндәгә эләктем: “бисмиЛләһ” әйтү түгел, Аллаһны исенә дә алмый!!! Ашаганы – харам, эчкәне – харам, эшләгәне дә – харам!!! Өенә кергәндә муенына атланып керәм, башын кайда борсам, шунда карый, нинди сүз пышылдасам, кабатлый! Рәхә-ә-әт!!! Аның белән бергә ашыйм, бергә эчәм, йоклыйм һәм башка бөтен гамәлләрен дә аның белән бергә башкарам. Менә, күр, ничек тазарып беттем! Шулай дәвам итсә, аны утка керәчәге көн кебек ачык!…

Шулай итеп, әле алар бик озак сөйләшеп тордылар.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий