Яңа фикерләр:

postheadericon Фольклордан: баланы “үчти-үчти” сикерткәндә

Халык авыз иҗаты:

 

Минем кызым дәү кебек,

Бакчадагы гөл кебек.

Ике күзе янып тора,

Кара бөрлегән кебек.

***

 

Минем балам бал кебек,

Сыгылып торган тал кебек,

Авызы-борыны уймактай,

Өсте утырган каймактай.

***

 

Кызым, кызым, кыз кеше.

Кызыма килгән йөз кеше,

Йөз кешенең арасыннан

Сайлап алыр бер кеше.

***

 

Үчти-үчти, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки,

Үсә-үсә зур булыр,

Бигрәк матур кыз булыр.

***

 

Бигрәк матур, күз тимәсен,

Кемгә охшаган, кем төсле.

Утырадыр бишегендә

Ал чәчкә аткан гөл төсле.

***

 

Үчти-үчти, аппагым,

Иң яраткан такмагым.

 

 

Үчти-үчти (Р.Харис)

Үчти-үчти үчтеки,

Үсте китте кечтеки.

Үсте-үсте – зур булды,

Таза һәм матур булды,

Акыллы, зирәк булды,

Һәркемгә кирәк булды.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий