Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар»

3Мәктәпкә озату кичәсенә әшкәртмә

 

Залның каршы як стенасы мәктәп тормышын чагылдырган сүрәтләр һәм әкият геройларының рәсемнәре белән бизәлгән.

Күңелле көй яңгырый, балалар залга керәләр.

 

1 б. Олы бәйрәм бүген бездә

Зурлар инде күбебез.

Бакча белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез.

 

2 б. Тик елыйсы килә минем,

Инде ни хәл итәсе?

Бакчадан, дуслар яныннан

Бер дә килми китәсе.

 

3 б. Күңелледә, күңелсез дә,

Хәлемне белмиләр шул.

Китмәс идем, зур балалар

Бакчага йөрмиләр шул.

 

Җыр «Хуш, сөекле бакчабыз» (Ә. Бикчәнтәева сүзләре һәм көе)

4 б. Килеп җитте бакчам белән

Саубуллашыр көннәр дә.

Озакламый барыбыз да,

Китәрбез без мәктәпкә.

 

5 б. Менә инде үсеп життек,

«Сау бул, бакчам!» – диябез.

Китап, дәфтәрләрне алып,

Без мәктәпкә китәбез.

 

6 б. Олы юлга безне хәзерләде,

Бала җанлы күркәм кешеләр.

Безнең истән һичкайчан да чыкмас

Ана җанлы сабыр кешеләр.

 

7 б. Өйрәттегез безне кашык тотып,

Тәмле итеп ботка ашарга.

Чиста булып, һәрчак поөтә булып

Булмәләрне күркәм тотарга.

 

8 б. Нәни курчак, йомшак уенчыклар,

Без китәбез инде, каласыз.

Нинди яхшы дуслар булдылар дип

Безне дә бер искә алырсыз.

 

Җыр «Без хәзер инде зурлар» (Ә.Нури сузләре)

А.б. (Кулында йомгак.)

– Балалар, сез бакчада бик күп әкиятләр тыңладыгыз. Менә бу – “Үги кыз” әкиятендәге серле йомгак. Тәгәрәтеп карыйк әле. (Тәгәрәтеп җибәрә, йомгак өй янында туктый. Тәрәзәдән куян күренә.)

– Исәнмесез, дусларым! Сезне монда йомгак алып килгәндер. Менә бу яфракларда серле хәрефләр. (Куян яфрак сибә, һәр яфракта бер хәреф. Балалар бии-бии яфраклар жыялар.)

 

Хуш, бакча! – сүзен язалар.

Әкрен генә көй ишетелә. Сәхнәгә зур китап итеп ясалган “Әлифба” китабын күтәреп чыгалар:

 

9 б. Китап кибетенә без

Әтием белән барып,

Матур тышлы өр-яңа

Әлифба сатып алдык.

 

Ачып карагач аны,

Мин җанландым тагын да,

Андагы хәрефләрнең,

Өйрәнермен барын да.

 

Сумкага салып аны,

Мин мәктәпкә барырмын.

Дөрес итеп сүзләрен

Тезеп укый алырмын.

 

Җыр: “Алфавит (А.Гарифуллина музыкасы, К.Нәжми сузләре).

Үкереп елап Шүрәле керә.

А.б. – Шүрәле дус, ни булды сиңа? Нигә елыйсын?

Шүрәле: Минем дә бит сезнеҗ белән мәктәпкә барасым килә.

А.б. Иң элек, балалар, Шүрәленең ничә хәреф белгәнен тикшерик. (Шүрәлегә хәрефләр күрсәтелә, ул белмәгәнен балалар әйтә).

Шүрәле: Инде мине дә мәктәпкә аласызмы?

А.б.Тукта әле, Шүрәле, без бит бакчада биергә, җырларга да өйрәндек.

Күмәк татар биюе. (Аларга Шүрәле дә кушыла).

Шүрәле: Менә күрдегезме инде, биергә дә өйрәндем. Тагы нәрсәләргә өйрәтәләр соң мәктәпләрдә?

 

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” Җыры (В.Шайнский кое).

Шүрәле: “Сез бик матур җырлыйсыз, биисез икән. Сез мине тикшереп бетердегез. Ә хәзер мин сезне тикшереп карыйм”.

  1. “Кәжә белән сарык” әкиятен кем язган?
  2. Яздан сон елның кайсы фасылы килә?
  3. Светофорда ничә төрле ут яна?
  4. Икегә икене кушкач ничә була?

 

Шүрәле балаларны мактый.

А.б. Болай булгач, Шүрәле, сине дә урман мәктәбенә укырга алырлар инде.

 

10.б. Туйганчы уйнар идем дә,

Минем шул вакытым тар.

Иртәгә “биш”ле алырга

Мәктәпкә барасы бар.

 

11.б.Әтәчебез сизәр микән,

Бик иртә торасы бар.

Сез дә озак йокламагыз,

Мәктәпкә барасы бар.

 

12.б. Кошлар язын кайта, без китәбез,

Хушлашабыз буген моңаеп.

Еллар үткәч, тагын бер килербез,

Якын бакчабызны искә алып.

 

А.б.Мәктәптә дә тәртипле, акыллы, дус балалар булыгыз. Моның өчен туган илегезне, туган телегезне яратыгыз!

 

Җыр: “Туган телем”(Ә.Мөәминова сузләре, М.Минхажев музыкасы.)

Балаларга буләкләр тапшырыла. Кыңгырау шалтырый. Балалар Шүрәле белән җитәкләшеп чыгып китәләр.

 

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

“Апаз балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МИННЕБАЕВА ГӨЛШАТ НӘКЫЙП КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий