Яңа фикерләр:

postheadericon Туган як, мили бәйрәм – Сабантуй – 2

БезымянныйӨч милләткә уртак Сабантуй…

Нурлатның нигезе-

Өч милләт вәкиле.

атарның, чуашның

Һәм русның үз иле!

 

Булса да үзенчә

Гореф-гадәт, йолалар.

Өч милләт үзара

Бик тату торалар.

 

Бәхете-шатлыгы,

Кайгы да уртактан.

Һәр милләт ямь таба

Үз йорты – Нурлаттан!

 

Һәр милләт хөрмәтли,

Дусларны, туганны.

Һәр милләт өчен, бер

Сабантуй мәйданы.

 

Бердәмлек символы

Сабантуй әләме.

Мөбарәк булсын һәр

Сабантуй бәйрәме!

 

 

Татарстан Республикасы

Нурлат шәһәре

 “17 нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

КӘЛИМУЛЛИНА ЛАНДЫШ РАВИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий