Яңа фикерләр:

postheadericon Җиңү көненә шигырьләр-2

438226_d535dУл елларны ничек онытасың,

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә.

***

 

Сезгә һич тә җиңел булмагандыр,

Үтүләре тормыш юлларын.

Озын гомер, саулык, тыныч картлык

Тели сезгә кыз һәм улларың.

***

 

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә .

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

***

 

Бәйрәмнең тагын да

Матуры, олысы.

Кояшлы май кебек

Яктысы, җылысы.

Бабамның сугышта,

Кан коеп алганы.

Зур Җиңү бәйрәме,

Дигәне бар әле!

***

 

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган.

Исемнәрен тарих безгә үзе,

Саклап килә ерак еллардан.

***

 

Бик күп сугышкан бабам,

Дошманны җиңеп кайткан.

Үзе белән ул безгә,

Тынычлык алып кайткан.

***

 

Шаулый урман, гөрли болын,

Яфрак яра тал тирәк.

Яшел бакча төзү өчен,

Безгә тынычлык кирәк.

***

 

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк – якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш!

***

 

Булмасын ул булмасын,

Кирәкми безгә сугыш.

Булмасын бер куркыныч,

Булсын бөтен ил тыныч.

***

 

Шундый матур, бай илдә

Бик бәхетле үсәм мин.

Укып белгәч, зур үскәч

Илгә хезмәт итәм мин.

***

 

Туган ил хакына,

Туган җир хакына

Авылдашлар башын салдылар,

Безнең гомер өчен алар,

Мәңгегә чит илдә калдылар.

***

 

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

***

 

Минем бабай орденнарын

Медальләрен такты бүген.

Ялт-йолт итеп тора алар,

Шуңа күрә якты бүген.

***

 

Ул иң батыр солдат булган

Мин дә солдат булачакмын.

Бабам тыныч ял итсен дип,

Ил чигендә торачакмын!

***

 

Тәрәзәгә баккан ана.

Ялгыз гына моңлана.

Җыерчыклы кулына

Энҗе яшьләре тама.

***

 

Тәрәзәләр төбендә

Яраннар чәчәк аткан,

Өч малаен, ирен ул

Изге яуда югалткан.

***

 

Инде мин ничәнче мәртәбә

Гасырлар китабын актардым.

Күпме яу, сугышлар аркылы,

Син җиңеп чыккансың, Ватаным.

***

 

Ал нурларга төренеп кояш байый,

Үткән юллар килә күңелгә.

Җиңүләрне яулап алган көннәр

Онытылмаслар гомер-гомергә.

***

 

Дошман явын тар-мар иткән чакта,

Йөрәгеңнән кайнар кан тамды.

Үзең үлсәң, матур исемең калды.

Киң Ватанга даның таралды!

***

 

Сугыш ялкыны дөньяны

Чолгап алмасын яңадан.

Сакла, сакла тынычлыкны,

Дан тынычлыкка, дан…дан!

***

 

Күктә кояш елмаймаса,

Гөлләр чәчәк атмас иде,

Шундый матур, якты бәйрәм,

Җир йөзендә булмас иде!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий