Яңа фикерләр:

postheadericon Проект: “Габдулла Тукай китаплары буенча сәяхәт”

mir-tukaya-500x500Татарчага тәрҗемә итте һәм милли балалар бакчасына, зурлар төркеме шартларына, ФГОСка туры килгән итеп үзгәртте: Шакирзянова Р.Г

Оригиналь текстның авторы: Балобанова Н.Н.

КҮЧЕРҮ – Габдулла Тукай китаплары буенча сәяхәт (Проект)

 

Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре, Минтимер Шаймиев әйткәнчә: «Габдулла Тукай – безнең татар поэзиясенең мәңгелек боекмый торган кояшы».

 

Кереш сүз

Бүгенге көндә аеруча актуаль сорау: безнең балаларга нәрсә укырга. Балаларның уку дөньясы дөрес формалаштырырга тиеш.

Нәкъ тә Габдулла Тукай иҗаты бу проблеманы хәл итәргә булышачак. Тукай безгә гаят зур иҗат мирасын калдырды, шул мираста иң зур һәм әһәмиятле урын поэзия алып тора.
2015елнын 26 апреленда татар халкының бөек шагыйренә Габдулла Тукайга 129 яшь тулачак.

Тукайның поэзия һәм әкияти иҗатына балаларның, тәрбиячеләрнең һәм шәхси минем чиктән тыш кызыксыну, “Габдулла Тукай китаплары буенча сәяхәт” проектын булдырырга карар кылдым.

“Габдулла Тукай китаплары буенча сәяхәт” дигән проект балаларны Г. Тукайның иҗат мирасы белән кызыксындыру өчен, балаларның, ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең уку культурасын күтәрүгә юнәтелгән. Бу проект татар язучысы Г. Тукайның иҗат мирасына ачкыч. Аның әсәрләрендә бүгенге көннең күп сорауларына җавап табырга мөмкин.

Габдулла Тукай әсәрләре туган якка тирән мәхәббәт белән сугарылган, аның табигатенә, буыннан буынга мәхәббәт һәм саклык, туган йортка, туган җиргә сабырлык, тырыш хезмәтнең кадерен белергә өйрәтә, дөньяга эстетик караш нигезләрен сала. Габдулла Тукай поэзиясындагы педагогик тәрбия мотивациясын да билгеләп үтмичә булмый. Балалар әйләнә-тирәдәге мөхитләре белән Габдулла Тукай шигырьләре һәм әкиятләре буенча таныша. Балаларның аның әсәрләре буенча татар халкының гореф гадәтләрен, аның нигезләрен өйрәнүләрен билгеләп үтү әһәмиятле: ихтирамлылык, игътибарлык, рәхимлелек һәм ярдәмчеллек.

Болар балаларда шундый мөһим яклар тәрбиялиләр: гаделлек, кыюлык, тыйнаклык, җаваплык, хезмәт сөючәнлек, белем алуга кызыксыну уяту. Шулай ук шагыйрьнең иҗатын пропагандалау, туган телгә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

 

Проект эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру 2 юнәлештә алып барыла:

  • Балалар белән эш
  • Ата-аналар белән эш

Шушы юнәлешләр буенча перспектив план эшләнгән. Проект чаралары графигында максатлар, вакыт һәм җаваплы кешеләр билгеләнгән.
Проектны үтәү чорында төрле чаралар куллану: китап күргәзмәләре, уен, викториналар, төрле шөгылләр, эзләнү, театрал эшчәнлек, китап презентациялары, китап закладкалары, Г.Тукай иҗаты турында буклетлар.
Проекта катнашалар: балалар (4-5яшь), ата-аналар, тәрбиячеләр. Проект буенча эш махсус рәвештә оештырылырга мөмкин һәм шулай ук көндәлек планга кертелүе мөмкин.

Үтәлеш вакыты - апрель ае.

Максат: балаларны Г.Тукай иҗади эшчәнлеге белән кызыксындыру өлкәсендә эффективлыкны күтәрү.

 

Бурычлар:

– Балаларны Габдулла Тукайның иҗади эшчәнлеге һәм тормыш юлы белән таныштыру .

– Габдулла Тукайның әсәрләренә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

– Габдулла Тукайт иҗаты аша балаларда гомум кешелек, намуслык, тугрылык, кайгыртучанлык сыйфатларын тәрбияләү.

– Иҗади сүздән ләззәт табып, шуны үзенең сөйләмендә куллана беленү тәрбияләү (табышмаклар, әйтемнәр, халык аваз иҗаты).

– Габдулла Тукайның шигырьләрендә һәм әкиятләрендәге махсус сөйләм телен сиземләү һәм аңлауны тәрбияләү .

– Ата-аналарның балалар татар әдәбияте турында белемнәрен киңәйтү һәм аларны гаилә укуларына һәм бу әдәби әсәрләрне (гаилә укуларына) гадәтләндерү.

 

Проектның тормышка ашыру өлкәсендә көтелгән нәтиҗәләр:

– Балаларны Г.Тукайның әсәрләре белән таныштыру өчен төркемдә һәм гаиләдә кирәкле шартлар тудыру.

– Габдулла Тукай әсәрләренә балалар күңел ачу чыганагы итеп кенә түгел, танып белү, кызыксыну чыганагы итеп карату.

– Балаларда кызыксынучанлык, иҗади мөмкинлекләр, танып белү активлыгы, коммуникатив мөмкинлекләрен үстерү.

– Балаларны үзләрең уй фикерләрен әйтә белергә өйрәтү.

– Г.Тукайның иҗади эшчәнлеге һәм тормыш юлы белән таныштыру буенча эш системасын җайга салу.

– Проектны тормышка ашырганда ата-аналарның актив катнашуларын күздә тоту.

– Гаилә укуларын әһәмиятлелеген ата-аналар тарафыннан дөрес аңлау.

 

“Габдулла Тукай китаплары буенча сәяхәт” проектының әһәмиятлеге шунда ки, шушы проектка нигезләнеп балаларны Г.Тукайның шигырьләре һәм әкиятләренең серле дөньясына кертү буенча гаиләдә яңа юнәлешләр барлыкка килде.

 

Проектны тормышка ашыру этаплары

Этаплар Эшнең эчтәлеге Вакыт Җаваплы кешеләр
I этап – хәзерлек – Проблема буенча ата-аналардан анкета тутырту.
– Катнашучылар белән проектның максатларың һәм бурычларың ачыклау.
–“Фикерләр банкы” (Г.Тукай иҗатын өйрәнү өлкәсендә балаларны кызыксындыру максаты белән төрле эффектлы технологияләр эзләү, өйрәнү).
– Проектны тормышка ашыру буенча кирәкле шартлар тудыру.–Проектны тормышка ашыруны алдан күрә белү һәм нигезләү.
1-атна
1-атна
1-атна
1-атна
Шакирзянова Р.Г.Шакирзянова Р.Г.Шакирзянова Р.Г.Шакирзянова Р.Г. 

Шакирзянова Р.Г.

II этап – үзәк (практик). – Г. Тукай иҗатын өйрәнүгә балаларны катнаштыру буенча тәрбия-укыту процессына эффектив методлар кертү.
– Төркемдә предмет-үстерү чолганышы яхшырту (китап почмагы, информация стенды)
– Г. Тукайның иҗади эшчәнлеген һәм тормышын өйрәнү буенча балалар белән шөгыльләнү.– Ата-аналарны укыту (Г. Тукай иҗади эшчәнлеге турында алар белән сөйләшү).
–Балаларда Г.Тукайның иҗат мирасына кызыксындыру тудыру өчен төркемдә, гаиләдә кирәкле шартлар булдыру.– Проблема буенча методик әсбаплар булдыру һәм туплау.
– « Габдулла Тукайнын китапларының иң яхшы дусты» танытмасын тапшыру (әдәби калейдоскоп).– Проектның үтәлешен тикшерү.
Проектны үтәү чорында
Проектны үтәү чорында
Проектны үтәү чорындаПроектны үтәү чорындаПроектны үтәү чорындаПроектны үтәү чорында

 

Проектны үтәү чорында

 

 

4-атна

Шакирзянова Р.Г.Шакирзянова Р.Г.Шакирзянова Р.Г.Шакирзянова Р.Г. 

 

 

 

 

Шакирзянова Р.Г.

 

 

Шакирзянова Р.Г.

 

 

 

Шакирзянова Р.Г.

III этап – төгәлләү. – Проектның үтәлешен күрсәтә торган нәтиҗәләрне туплау.
– “Балаларның сөйләм телен үстерүдә халык аваз иҗатының әһәмияте” дигән семинар-практикумда проектны презентациялау.
4- атна24 апрель 2015г. Шакирзянова Р.Г.Шакирзянова Р.Г.

Балалар өчен проект чараларының графигы:

Чаралар Максатлар Вакыт Җавплы кешеләр
1. Төркемдә күчмә китапханә “Барысы да Тукай турында”оештыру. Проектны тормышка ашыру буенча шартлар тудыру. Габдулла Тукайның китапларына кызыксыну үстерү. 1- атна Шакирзянова Р.Г.
2 Кичке кычкырып укулар «Г. Тукайның могҗизалар тулы китап дөньясына сәяхәт». Балаларда ГабдуллаТукайның китапларына карата кызыксыну уяту. 1-4 атна Шакирзянова Р.Г.
3 «Тукай – балаларга» дигән китап күргәзмәсе. Балаларны Габдулла Тукайның китаплары һәм үзе белән таныштыру, укырга кызыксыну уяту. 2- атна Шакирзянова Р.Г.
4 Г.Тукай иҗаты буенча карточкалар төзү (табышмак, әйтем, халык күзәтүләре). Әдәбият белән эшләгәндә эзләнү эшчәнлеген оештыру.Балаларның дөньяга карашын киңәйтү. 2-атна Туган тел тәрбиячесе.
5 Габдулла Тукайның әсәрләрен уку: «Туган тел», «Бала белән Күбәләк», «Шаян песи», «Бичара Куян», «Кызыклы шәкерт». Балаларда матур әдәбияткә кызыксыну уяту һәм үстерү, геройларның кыланышларын бәяли белергә өйрәтү. 2- атна Шакирзянова Р.Г.
6 Иртәнге 5-минутлыклар «Габдулла Тукай китабы буенча хикәя төзү».  Тукай әсәрләренә кызыксыну уяту, укыган буенча хикәя төзү осталыгын үстерү. 1-4 атна Шакирзянова Р.Г.
7 Музыкаль эшчәнлек: жырлар өйрәнү («Тукай абый», «Туган тел», «Тукай маршы»). Җырлау сәләтен үстерү, бер-берсен тыңлый белергә өйрәтү ,әсәрне игътибар белән тыңларга өйрәтү һәм әсәрнең жанрын билгели белү. 1-4 атна Музыка җитәкчесе, туган тел тәрбиячесе.
8  «Кызыклы шәкерт» әсәре буенча әвәләү. Габдулла Тукай әсәрләрендә әвәләү осталыгын ныгыту.Эт һәм кеше фигураларын ясарга өйрәтү. 2-атна Шакирзянова Р.Г.
9 «Бала белән Күбәләк» әсәре буенча аппликация. Балаларда шатлык хисе уяту һәм композицияны кызыклы итеп ясарга омтылу.Төрле төсләрдә күрсәтә белү, бер-берсенә дусларча мөгәлләмәдә булырга өйрәтү. 2- атна Шакирзянова Р.Г.
10 «Эш беткәч, уйнарга ярый» драматик уен. Әсәрнең образлы эчтәлеген эмоциональ кабул итә белергә өйрәтү, геройларның характерлы үзенчәлекләрен сөйләп күрсәтергә өйрәтү, башлаган эшне ахырына хәтле җиткерергә өйрәтү. 3-атна Музыка җитәкчесе, туган тел тәрбиячесе.
11 Тукай әсәрләре буенча балалар рәсем конкурсы «Нәрсә укыдың, нәрсә күрдең, нәрсә бирдең -шуны кәгазьдә төшердең ». Яраткан әсәрләрнең эпизодларын сүрәтләү, кузаллауны һәм иҗади активлыкны үстерү. 3-атна Шакирзянова Р.Г., ата-аналар.
12  «Без Габдулла Тукайның шигырьләрен укыйбыз» дигән яттан сөйләүчеләр конкурсы. Шигырьне укыганда балаларның сөйләм осталыгын, кеше алдында чыгыш ясау осталыгын үстерү. 3-я атна Шакирзянова Р.Г., туган тел тәрбиячесе.
13 Ата-аналар белән берлектә “Минем яраткан героем” дигән темага балаларның үзләре ясаган әйберләре күргәзмәсе. Балаларның иҗади һәм кул хезмәте һөнәрләрен, фантазияларын үстерү . 3-я атна Шакирзянова Р.Г., ата-аналар.
14 Балалар хикәяләренең «Минем иң яраткан Габдулла Тукайның китабы» дигән презентациясе. Балаларны укыган китаплары буенча төзелгән кечкенә хикәяләр ярдәмендә иҗади активлыкларын үстерү. 3-атна Шакирзянова Р.Г., ата-аналар
15 «Тукайның бер шигыре” темасына театрал чыгыш. Бу чыгыш вакытында эмоциональ шатлык хисе тудыру.Балаларны үз теләкләре буенча роль cайларга өйрәтү.Геройларның характерлы үзенчелекләрен күрсәтергә өйрәтү. 4-атна Шакирзянова Р.Г., музыка җитәкчесе.

 

Ата-аналар өчен проект чараларының графигы:

Чаралар Максатлар Вакыт Җаваплы кешеләр
1 Ата-аналарны Габдулла Тукайның китапларын уку буенча анкета тутыру. Ата-аналар балаларга нәрсә укыганнарын ачыклау, балалар нәрсә турында тыңларга яраталар. 1-атна Шакирзянова Р.Г.
2 Тәрбияче, ата-аналар һәм балалар белән берлектә «Түгәрәк өстәл». Проектның максатын һәм бурычларын билгеләү. Ата-аналарда проектка карата кызыксыну уяту. 1-атна Шакирзянова Р.Г., ата-аналар.
3  «Балалар бакчасына Габдулла Тукайның китабын бүләк ит» дигән акция Төркем китапхәнәсен Г. Тукайнын китаплары белән баету. Ата-аналарны, балаларны проекта катнашасы килү теләген устерүен дәвам итү. 1-атна Ата-аналар.
4 – «Г.Тукайның китапларын укырга ничек кызыксыну тудыру» дигән консультациялар. Ата-аналар белән балаларны Г. Тукайның иҗат мирасы белән таныштыру турында сөйләшү. 1-2 атна Шакирзянова Р.Г.
5 – «Габдулла Тукайның китапларын укырга тәкдим итәбез» дигән акция. Балаларны Габдулла Тукай иҗат мирасы белән таныштыруны дәвам итү. Балаларның китапханә дөньясын белүе белән танышу. Басма сүзгә кызыксыну үяту. Китапларга сакчыл караш тәрбияләү. 2-атна Шакирзянова Р.Г., туган тел тәрбиячесе, ата-аналар.
6  « Габдулла Тукайнын китапларын укыйбыз» дигән акция.  Ата-аналарны Г. Тукайнын китапларына һәм аларны укырга игътибар юнәлтү. 2-атна Шакирзянова Р.Г.,ата-аналар.
7  «Бөтен гаилә Тукайның китаплары белән дуслаша» дигән ата-аналар клубы. Балаларда Г. Тукайның иҗаты белән кызыксындыру уяту буенча ата-аналарда тупланган гаилә опыты буенча бер-берсе белән аралашуларын оештыруга мөмкинлек тудыру . 4-атна Шакирзянова Р.Г., ата-аналар.
8  «Кечкенәләрне Тукайның китаплары белән ничек дуслашырга» дигән истәлек. Ата-аналарда Г.Тукайның китапларына кызыксыну саклау. 4-атна Шакирзянова Р.Г.

 

 

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

105 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШАКИРЗЯНОВА РӘМЗИЯ ГАФИУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий