Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Кызыл ромашка”

maxresdefault6-7 яшьлек балалар өчен Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерү.

 

Катнашалар: 1 нче ромашка, 2 нче ромашка, 3 нче ромашка, Кызыл ромашка, Солдат.

 

(Салмак кына көй. Таң ата. Ромашкалар уяна).

 

1 нче ромашка:    

Хәерле иртә, туганнар!

Хәерле иртә, кояш!

Сезне янә күрүемә

Мин, дусларым, бик тә шат!

 

2 нче ромашка:       

Хәерле иртә, табигать!

Хәерле иртә, кошлар!

Назлап исә таң җилләре

Чык сулары ап-ак саф.

 

(3 ромашка биюе).

3 нче ромашка:     

Чү, дусларым! Ни күрәм!

Бу ни бу, ой, үләм?!

Әйт, сеңелкәй, ни булды?

Кемнәр каннарын койды?

 

1 нче ромашка:       

Ап-ак синең таҗларын,

Ни өчен соң алланды?

Әллә берәр явызы

Берәрсен яралады?

 

2 нче ромашка:         

Я, сеңелкәй, ач серең,

Сөйлә безгә син барын.

Ни өчен ак чукларың,

Синең бүген ал канлы.

 

3 нче ромашка:         

Син , сеңелкәй..

Ник үзгәрдең? Нишләдең?

Нидән кызыл чукларың,

Нидән алсу төсләрең?

 

Кызыл ромашка:     

Төнлә минем яныма

Ятып батыр сугышчы

Атты дошманнарына.

Ул бер үзе сугышты

Унбиш укчыга каршы;

Чигенмәде, тик таңда

Яраланды кулбашы.

(Кызыл ромашка сөйләгән вакытта интерактив тактадан сугыш сюжетлары күрсәтелә).

 

Кызыл ромашка:    

Аның батыр ал каны

Тамды минем чукларга.

Минем кызыл күлмәгем

Бик ошады Чулпанга.

 

(“Каз канаты” җыры көенә кызыл ромашка җыр җырлый).

1) Сугыш, сугыш кирәк түгел,

Кирәк түгел беркемгә.

Тыныч булсын, имин булсын,

Күкләребез гөмергә.

2) Ак таҗларым алсуланды

Ал төс алды гөмергә.

Яшим хәзер, көтеп сине,

Батыр егет гомергә.

3) Егет китте, ә мин калдым,

Каным саклап чугымда.

Көн дә аны мин сагынып

Балкыймын таң нурында.

 

2 нче ромашка:

Сеңелкәем, син борчылма,

Килер батыр сугышчы.

Алыр сине кочагына,

Боекма син, елмайчы.

 

(Тыныч кына салмак көйгә кулбашын бәйләгән, ә икенче кулына байрак тоткан солдат керә).

 

Солдат:         

Ерак илләр, ерак җирләрдән

Алып кайттым җиңү байрагын.

Илем өчен, туган җирем өчен,

Җиңеп чыктым дошман капкынын.

Шушы алан шаһит булды төндә

Дошман белән минем сугышта.

Минем сөйгән алсу ромашкам,

Я, кайда син, кайда, кайда???

(Ромашка белән егет биюе).

 

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Яңа Савин районы

“93 нче гомумүстерешле балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

САБИРОВА ГӨЛҮСӘ МИНСУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий