Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”

i2-3 яшьлек балалар өчен сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль

 

Максат:

– Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

– Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.

– Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти, бәби.

Шәхси эш: Альмир, Данил.

Максат: бармак исемнәрен кабатлату.

Методик алым: әңгәмә, мактау, уен алымы, шигырь сөйләү.

Ярдәмлекләр: бармаклар, уенчык песи, карават.

 

Эшчәнлек барышы:

 

– Балалар, карагыз әле. Бүген безгә кунакка апалар килгән. Әйдәгез бергәләп исәнләшик.

– Исәнмесез.

– Балалар, әйдәгез әле бергәләп түгәрәккә басабыз.

Кулларны кулга куйык,

Изге уйларда булыйк.

Кояш нурын юлдаш итеп

Шатланышыйк, дуслашыйк.

(Кочаклашалар)

 

– Балалар, буген сезнең кәефләрегез ничек? (Һәрбер баладан сорап чыгыла).

– Балалар, карагыз әле. Буген безгә кунакка песи килгән. Ул үзе белән нинди матур тартма алып килгән. Анда нәрсәләр төшерелгән?

– Тартмага чәчәкләр, яфраклар төшерелгән.

– Балалар, карагыз әле, моның эчендә бармаклар бар икән. Монысы кем?

– Монысы бабай. (Һәрбер бармакның исеме әйтеп чыгыла).

 

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби.

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – бәби,

Аның исеме – Чәнти.

 

– Балалар, әйдәгез әле бергәләп тагын бер кат сөйләп карыйк.

– Рамир, бу кем?

– Бу бәби бармак.

– Дилә, монысы кем?

– Бу әни бармак.

– Бик дөрес, әйдәгез икенче кулның бармакларын тоттык, бергәләп сөйлибез.

 

Бабай килгән – казан аскан,

Әби килгән – су салган,

Әти килгән – тоз салган,

Әни килгән – болгаткан.

Ә монысы кечкенә булганга –

Кетер-кетер, казан төбен кимергән.

 

– Бабай нәрсә эшләгән? Казан аскан.

– Ә бәби бармак нәрсә эшләгән?

– Казан төбе кимергән.

– Бик дөрес. Әйдәгез, хезер бергәләп бастык, бергәләшеп сөйлибез.

 

Чәп-чәп чәбәкәй,

Без бит әле бәләкәй.

Без акыллы, без тәтәй

Тимә безгә, кәҗәкәй.

 

– Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез бабай бармакларны тотабыз, бергәләшеп сөйлибез.

 

Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек бал ашадык,

Келәткә кердек май ашадык

Каплавычны капладык.

Кап-коп, тимер күп

Ак тешемне күрсәтмим.

 

– Булдырдыгыз, балалар. Карагыз әле, песи-шукбай безнең уйнаганны карап утырып арган. Әйдәгез аны бергәлешеп йоклатабыз. (Песине караватка салалар)

 

Песи-песи нечкә бил

Бала тибрәтергә кил.

Ап-ак күмәч ашарсың.

Тәмле сөтләр эчәрсең.

Ашап туйгач йокларсың.

Бәлли-бәү.

 

– Балалар, песи йоклады. Тартмада песи сезгә күчтәнәчкә тәмле клиндерләр алып килгән. Сез матур итеп дәрестә катнашканга сезгә өләшергә кушты. Ә без сезнең белән кабул итү бүлмәсенә кереп утырып төркемне җилләтик. Апалар белән саубуллашыйк.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш шәһәре

“6 нче “Теремкәй” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ФАЙЗРАХМАНОВА ЛИЛИЯ КАМИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий