Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Өч кыз” әкияте”

tri_docheriЗурлар төркемендә (5-6 яшьлек балалар) “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерү  (“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектын кулланып. Авторлары: З.М.Зарипова, Р.Г.Кидрәчева, Р.С.Исаева)

Максат:

1. Әниләргә, олыларга карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

2. Әкият аша балаларны геройларның эшләренә бәя бирергә өйрәтү.

3. Балаларда татар халкының гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту.

Җиһазлау:

1. Магнитофон һәм дисклар.

2. Тиен, әни, аның кызлары өчен татар халык киемнәре.

3. Татар халкының орнаментлары төшкән сөлгеләр, самовар, чынаяклар, чиләк белән көянтә, бала караваты, курчак, милли ризык муляжлары, өй атрибуты.

Катнашалар: Әни – Әмина апа

Олы кыз – Айгөл

Уртанчы кыз – Алия

Кече кыз – Алсу

Тиен

Алып баручы

 

 

(Әкрен генә музыка уйный,өй күренеше, әни кызлары белән өйдә)

Алып баручы: Борын-борын заманда яшәгән ди Әминә исемле хатын. Аның булган ди өч кызы. Әминә апа кечкенәдән кызларына бишек җырларын җырлап үстергән.

(“Уйный-уйный үсәбез” проекты , аудиоязма, Бишек җыры №60)

Кояш ятты бишегенә

Күзләрен йомды.

Кошлар да сайрамый инде

Җилләр дә тынды.

Яфраклар да серләшмиләр

Йоклады каен.

(Кушымта 2 тапкыр)

Без дә йоклыйк, бәү-бәү итик

Кызым, кызкаем.

Әниләре кызларының өсте бөтен, тамаклары тук булсын дип көне-төне эшләгән. (Әни өйдә үз эшләрен эшли.)

Менә кызлар үсеп тә җиткәннәр.

Алып баручы. (Кызлар берәм-берәм чыгып уртага басалар.)

Олы кызы – Айгөл. Авылда иң чибәре.

Уртанчы кызы – Алия. Бик оста куллы кыз булган.

Кечкенә кызы – Алсу. Акыллы һәм тыйнаклыгы белән аерылып торган.

 

Айгөл белән Алия арасында диалог. Алия күлмәккә карап сокланып утыра, Айгөл бизәнә. Ә Алсу бу вакытта әнисенә булыша).

- Күлмәк матур?

- Әйе, күлмәк матур.

- Ә мин матур?

- Матур!

Әминә апа. Кызым, барыгыз әзрәк күңел ачып, уйнап кайтыгыз.

Алсу. Кызлар, әйдәгез уйнарга!

Алып баручы. Эшләре беткәч, кызлар кичке уенга ашыкканнар. Алар анда уйнаганнар, күңел ачканнар.

(Җырлы-биюле уен “Кәрия-Зәкәрия” 5-6 бала. Уен уйнаганда Әмина апа кызларга бирнә җыя. 3 төенчек төйни. Уеннан соң кызлар әниләре янына

йөгереп киләләр. Кочаклыйлар. Әниләре кызларын озата)

Алып баручы. Менә шулай кызлар бик матур булып үсеп җиткәннәр, әниләре яныннан әкренләп таралыша башлаганнар.

Әминә апа. Кызым, Айгөл. Менә син зур кыз булдың инде. Сиңа китәргә вакыт. Кызым, мине онытма, бәхетле бул. Игелек күреп яшә.

-Рәхмәт, әни, җылы сүзләрең өчен. Сау бул, әни.

(Кыз китеп бара. Шул рәвештә икенче, өченче кыз да китә)

 

Алып баручы. Әмина апа үзе генә кала. Бер ел үтә, ике ел үтә. Өч ел үтә. Әмина апа авырый башлый.

(Музыка. Әни чиләк белән су алып керә. Авыр сулый. Тәрәзәдән күзәтә. Чәй ясамакчы була. Йөрәгенә тотына. Телефонын ала)

Әмина апа. Хәлем дә авырайды. Картайдым да. Кызларым да күренмиләр. Инде нишләргә? Кемгә барырга? (Урындыкка килеп утыра да исенә төшкән кыяфәт ясый)

И, и, онытым та торам бит әле! Минем бит урманда тиен дустым бар! Шалтыратыйм әле үзенә.

(Әни белән тиен телефоннан сөйләшә.)

-Исәнме, Тиен. Хәлләрең ничек?

-Исәнме, Әминә апа. Хәлләр әйбәт. Рәхмәт.

-Тиен, дустым, кил монда. Мин бик авырыйм, хәлем авыр, кызларымны чакыр минем яныма.

-Ярар, ярар. Борчылма, Әминә апа. Хәзер чакырам. Сау булып тор.

Алып баручы. Тиен шунда ук чыгып чапкан. Ул олы кызы – Айгөл яшәгән йортка килеп җиткән. Олы кызы тазлар чистарта икән.

(Тиен белән олы кыз арасында диалог. Тиен ишек шакый)

-Кем бар анда?

-Мин тиен.

-Тиен, кер монда.

-Исәнме, Айгөл. Хәлләр ничек?

-Әйбәт, тиен. Рәхмәт.

-Айгөл, әниең бик авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.

-Ай-яй, яй! Бик барыр идем, тик менә вакытым юк, тазлар чистартасым бар.

-Ай-яй, яй! Юньсез кыз! Кал шул тазларын белән.

Алып баручы. Тиеннең шулай дип әйтүе була, Айгөл ташбакага әйләнә.

(Әйләнә-әйләнә сәхнә артына чыга, ташбака киеме киертелә)

 

Тиен шуннан соң уртанчы кызы Алия янына чыгып чапкан. Алия бу вакытта җеп чырный икән.

(Уртанчы кыз белән тиен арасында диалог. Тиен ишек шакый)

-Кем бар анда?

-Мин тиен.

-Тиен, кер, монда.

-Хәерле көн, Алия. Хәлләрен ничек?

-Әйбәт, рәхмәт.

-Алия, әниең авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.

-Ай-яй, яй! Бик барыр идем, тик вакытым юк. Җеп чырныйсым бар.

-Ай-яй! Юньсез кыз! Кал шул җебең белән.

Алып баручы. Тиеннең шулай дип әйтүе була, Алия үрмәкүчкә әверелгән.

(Әйләнә-әйләнә сәхнә артына чыга, үрмәкүч киеме киертелә)

Тиен бик аптыраган бу хәлгә һәм өченче кыз янына чыгып чапкан. Алсу бу вакытта камыр баса икән.

(Кече кыз белән тиен арасында диалог. Тиен ишек шакый)

-Кем бар анда?

-Мин тиен.

-Тиен, кер, монда.

-Хәерле кич, Алсу. Хәлләрен ничек?

-Әйбәт, рәхмәт.

-Алсу, әниең авырый, әйдә аның янына, ул сине чакырды.

-Әнием авырый? Мин хәзер аның янына барам. Әнием, әнием…

(Кыз әнисе янына чаба, кочаклап ала, хәлләрен сорый)

-Әнием, алтыным, син минем якыным. Хәлләрең ничек?

-Авырып киттем бит әле, кызым. Хәлем дә юк. Сезне дә бик сагындым.

-Хәзер-хәзер, әнием, дару алып киләм. (Дару бирә)

-И, рәхмәт, кызым. Ярый әле син бар, алмам. Гомер буе игелек күреп яшә.

-Рәхмәт, әни, җылы сүзләрең өчен. Әни, әйдә, бергәләп чәй эчеп алыйк әле. Хәлең дә яхшырып китәр. (Музыка)

(Әни белән кыз өстәл янында чәй эчеп калалар)

Алып баручы. Кече кыз бик бәхетле гомер кичергән, кешеләр дә, әнисе дә аны бик яраткан, хөрмәт иткән.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

“31 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

АЙТУГАНОВА НАИЛӘ НАИЛ КЫЗЫ

I квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе

ӘХМӘТҖАНОВА СӘРИЯ ӘХӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий