Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Әкияттә кунакта”

Рисунок1Зурлар төркеме өчен

КҮЧЕРҮ – Әкияттә кунакта (Презентация)

 

Максат: балаларның гади математик күзаллауарын формалаштыру.

Бурычлар:

– балаларның атна көннәрен, ел фасылларын дөрес әйтүләрен, 1-10 һәм киресенчә санауны, 5кә чаклы саннарның составын дөрес табуны, геометрик фигураларны аера белергә, киңлектә ориентлашуларын, счетный палочкалардан фигура төзүне ныгыту.

Үстерешле бурычлар:

– балаларның логик уйлау, фикерләү сәләтен, вак мускулатураны үстерү; сүзлек запасын баету өстендә эшне дәвам итү.

Тәрбияви бурычлар:

– математика белән кызыксыну, ярдәмчеллек хисләре, игътибарлылык тәрбияләү.

Алдагы эш: әкият белән танышу, күрсәтмә һәм таратма материал.

Методик приемнар: уен (сюрпризлы момент), күрсәтмә (иллюстрацияләр), сүзле (сораулар, җаваплар, киңәш, мактау).

Җиһазлау: геометрик фигуралар, счетный палочка, компьтер, сюрприз.

 

 

Эшчәнлек барышы:

1. Оештыру өлеше.

Балалар бүлмәгә кереп түгәрәккә басалар.

– Балалар, безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик әле.

– Әйдәгез әле, эшчәнлегебезне башлаганчы, кәефләребезне күтәреп, кояш нурлары белән уйнап алыйк.

  1. Кояш җылысын учыбызга җыябыз.
  2. Битләребезн җылытабыз.
  3. Күзләребезне.
  4. Чәчебездән сыпырабыз.
  5. Үзебезне яратабыз.
  6. Бер-беребезгә елмаябыз.
  7. Үзебезнең яхшы кәефебез белән кунаклар белән уртаклашабыз (Учларыннан өреп очыралар).

– Балалар, кәфләрегез ничек?

– Кояшла иртә кебек.

– Бик әйбәт.

 

2. Төп өлеш.

– Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Ә сезнең әкият геройларына ярдәм итәсегез киләме? Бүген мин сезгә бер әкият сөйлим, әкият гади түгел, ә математик биремнәр белән. Ә әкият иленә эләгер өчен күзләрне йомып, 1-10 чаклы санарга.

– Күзләрне ачабыз. Карагыз әле, балалар, без нинди зур сарай янынды торабыз.

– Монда яшәгән бер бай патша.

– Аның булган бик матур Гөлчәчәк исемле патша кызы.

– Бай үзенең эшләре белән чыгып киткән. Ә кызы өйдә берүзе калган. Ул бакчага ял итәргә чыккан һәм шул арада көчле җил чыгып аны очыртып алып киткән.

– Аны Айбулат исемле патша улы эзләргә чыккан. Убырлы карчык өе янына килеп җиткән һәм үзенең кайгысы турында сөйләгән. Убырлы карчык аңа үзенең биремен биргән. (Конвертлар)

– Балалар, ярдәм итәбезме?

 

1 БИРЕМ.

Убырлы карчык бик күп сораулар язган:

  1. Какой сегодня день недели?
  2. Какой был вчера день недели?
  3. Какой будет завтра день недели?
  4. Сколько в неделе выходных дней?
  5. Какие это дни?
  6. Какие времена года вы знаете?
  7. Назовите зимние месяцы?
  8. Сколько пальцев на правой руке?
  9. Сколько глаз у светофора?

 

2 БИРЕМ.

“Какая это фигура?” Плоскостные и объемные.

 

3 БИРЕМ.

Серле урманга килеп кердек, анда безне Су анасы көтә.

Состав числа: 2, 3, 4, 5.

 

4 БИРЕМ.

Ял минуты “Буги-буги”.

Кулны күтәрик өскә,

Ә аннан инде аска,

Әле алга, әле артка

Әйләник әйдә бергә.

Буги-буги, о-кей.

Атлыйбыз әле алга

Ә аннан инде артка.

Әле уңга, әле суңга

Әйләник әйдә бергә.

Буги-буги, о-кей.

 

– Өстәл артына барабыз.

 

5 БИРЕМ.

Безнең алда сарай тора. Аның ишеге алдында ташлар. Аны ачар өчен ташларын алырга кирәк. Счетный палочкалар белән төзибез.

7 палочкадан өч тигез Безымянный1

7 палочкадан ике тигез  Безымянный2

 

6 БИРЕМ.

“Киресенчә әйт”.

Озын – кыска

Зур – бәләкәй

Биек – тәбәнәк

Киң – тар

Ерак – якын

Өстә – аста

Уңда – суңда

Алда – артта

Күп – аз

Тышта – эчтә

Авыр – җиңел

 

7 БИРЕМ.

Ишек алдын чистарттык, тик патша улы Айбулат, балалар, ачкычны җиргә төшергән һәм ачкыч таралган.

Ачкычны ничек җыю?

Ачкычны җыйдык. Патша улы Айбулат патша кызын Гөлчәчәкне коткарды. Алар безгә үзләренең рәхмәтләрен белдерәләр һәм безгә пазлы бүләк итәләр. Ә безгә яңанадан балалар бакчасына кайтырга кирәк.

 

Киресенчә санау.

Күзләрне йомып 10-1гә. Менә без үзебезнең бакчага да кайттык.

 

 

3. Йомгаклау өлеше.

Балалар, сезгә шөгыль ошадымы? Нинди уен сезгә бигрәк тә ошады?

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “28 нче “Кар бөртеге” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХАБИБУЛЛИНА ГӨЛНУР РАВГАТЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий