Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Ташбака белән танышу”

http://www.dreamstime.com/royalty-free-stock-images-funny-turtle-image22296239Уртанчылар төркемендә танып белү эшчәнлеге.

 

Максат: ташбака турында балаларга белнм бирү.

Тәрбия бурычы:

– иптәшләре һәм өлкәннәр белән узара тыныч, ягымлы итеп сөйләшүләренә ирешү,

– ташбакаларга сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы: сөйләү осталыгын, кабул итүләрен, игьтибарын, хәтерен үстерү, балаларның кул чукларын ныгыту.

Белем бирү бурычы: коры җир һәм диңгез ташбакасы белән таныштыру. Ташбаканы карауда үз өлешләрен кертү теләге тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү, нәфис-нәфасәти үсеш, социаль-коммуникатив үсеш, физик үсеш,сөйләм үсеше.

Методик алымнар һәм чаралар: сюрприз, табышмак әйтү, әңгәмә, слайд күрсәтү, уен, сорауларга җавап бирү, күргәзмә материаллар, техник чаралар куллану, мактау.

Җиһазлау: магнит такта телевизор макеты, серле тартма, проектор, экран, ташбака рәсеме, аквариум, мамык таякчыклары, краска, су савыты, салфетка, яшел һәм соры төстәге түгәрәкләр, мульфильм, аудио- кушымда, Йомшаккай.

 

Эшчәнлек төзелеше

I. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле

II. Төп өлеш.

  1. Сөенеч мизгеле “Йомшаккай кунакка килә”
  2. Табышмак әйтү (Презентация)
  3. Ташбака белән танышу.
  4. Командалар белән аралашу (Сингопур методы)
  5. Ял минуты.
  6. Ташбаканы бизәү.
  7. Хәрәкәтле уен “Ташбака кебек йөр”
  8. Дидактик уен “Нокталарны тоташтыр”, “Пазлны җый”.
  9. Мультфильм карау.
  10. Йомшаккайны озату.

III. Йомгаклау.

 

 

 Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: – Исәммесез, балалар! Хәерле көн. Бер-беребезгә елмайдык. Балалар, сезнең “Күчтәнәч” тапшыруын караганыгыз бармы?

Б: Бар.

Т: Ә “Күчтәнәч” тапшыруында кемнәр катнаша?

Б: Дәү әни, Дәү әти, Акбай, Йомшаккай.

Т: Балалар, безгә бүген Күчтәнәч тапшыруыннан Йомшаккай матур күлмәген киеп үзе дә килгән. (Йомшаккай көрә).

Т: Исәнме, Йомшаккай.

Й: Исәнмесез, балалар! Сез дөрестән дә “Күчтәнәч” тапшыруын яратып карыйсызма?

Б: Әйе.

Й: Ярый, дусларым. Балалар, мин сезнең янга буш кул белән килмәдем. Менә “Серле тартма” алып килдем. Аның эчендә нәрсә икәнен беләсегез киләме?

Б: Әйе, килә, Йомшаккай.

Й: Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, шул табышмакның җавабын белсәгез серле тартма ачыла, белмәсәгез ачылмый. Ә хәзер игьтибар белән тыңлагыз.

Аягын башын яшерә

Таш күлмәге эченә. (Ташбака)

Б: Ташбака дип җавап бирәләр.

Й: Дөрес, балалар. Бу ташбака. (Серле тартма ачыла, эчендә ташбака)

Т: Карагыз әле, балалар, Йомшаккай безгә тере ташбака алып килгән (Балалар белән ташбаканы карау) Син, Йомшаккай, менә монда утырып безне тыңлап тор, ә мин балаларны ташбака белән таныштырып китим.

 

(Слайдлар карау)

Т: Балалар, бу – ташбака. Ташбаканың тәне каты панцирь белән капланган. Ул каты һәм авыр. Ул бик авыр булу сәбәпле, җирдән көчкә сөйрәлә. Коры җир ташбакалары җир өстендә генә яши һәм бик озак яшиләр. Дошман килеп чыкса ул башын һәм аякларын тиз генә панцирь эченә яшереп өлгерә. Ташбака кәбестә, кишер, алма белән туклана.

Диңгез ташбакалары һәрвакыт суда гына яшиләр. Алар судан курыкмыйлар, суда яхшы йөзәләр. Диңгез ташбакалары судан үзләренә ризыклар табып тукланалар. Ташбака балаларны да үз итә, ярата. Балалар, әйдәгез әле без дә ташбакага кулларыбызны тигезеп карыйк. (Аквариумнан ташбаканы алалар, карыйлар).

Т: Ул нинди?

Б: Каты ташка охшаган.

Т: Ул ничек йөри?

Б: Әкрен генә аякларын күчерә, ашыкмыйча йөри.

Т: Карагыз әле, балалар, без аңа кагылсак, ул панцирына башын яшерә. Балалар, Йомшаккай алып килгән ташбака суда яши торган, шуңа күрә без аны суга салып торыйк һәм үзебез эшчәнлегебезне дәвам итик. Ә син, Йомшаккай, балаларны күзәтеп тор.

Т: Балалар, мин сезне бүген ике командага бүлдем. Беренче һәм икенче команда, сезнең алдыгызда рәсем. Шул рәсемгә игьтибар белән карагыз.

 

Балалар арасында аралашу алып барыла (Беренче бала икенчесенә сорау бирә һәм шулай дәвам итә)

 

 Физкультминутка:

Черепашка утром рано

Встала с мягкого дивана.

Черепашка потянулась

Солнцу в небе улыбнулась,

И надела черепашка

Свою в клеточку рубашку.

И, позавтракав немного,

Собралась она в дорогу.

По тропиночке пошла

Медленно и не спеша.

То направо повернет,

То налева, то вперёд.

Ох, нелегкий длинный путь!

 

И: Балалар, сез бик булганнар икәнсез!

Т: Әйе, Йомшаккай, безнең әле сиңа да күчтәнәчебез бар. Шулай бит, балалар. Әйдәгез рәсем ясау өстәлләре артына күчеп утырыйк. Без бүген ташбаканы бизәрбез (Тәрбияче буяу алымнарын өйрәтә)

– Исегезгә төшерегез әле ташбака нинди төстә?

Б: Яшел.

Т: Әйе, дөрес. Мин сезнең алдыгызга ике төсле түгәрәк куйдым. Әйдәгез әле яшел түгәрәкне күтәреп миңа күрсәтегез әле. (Балалар күрсәтәләр). Без ташбаканың панцирын яшел төскә бизәрбез. Ә ташбаканың аякларын без соры төс белән бизәрбез (Тәрбияче соры төсле түгәрәкне күрсәтә һәм балалардан соры төсне күрсәтүләрен сорый). Балалар ташбаканы кисточка белән түгел, ә мамык таякчыклары белән нокталар ярдәмендә бизәрбез. (Тәрбияче күрсәтә). Балаларның ташбаканы бизәүләре.

Й: Балалар, сез бик оста да булып чыктыгыз бит әле. Рәхмәт сезгә рәсемнәрегез өчен.

Т: Балалар, әйдәгез ял итеп алыйк. (Музыка куела)

 

Хәрәкәтле уен “Ташбака кебек йөр”

(Музыка уйнала, балалар ташбака кебек мүкәләп йөриләр, музыка туктау белән тәрбияченең кушуы буенча парлашып басалар).

– Ташбаканың ничә аягы булса, шуның кадәр булып берләшегез (Балалар дүртәү булып берләшәләр).

– Ташбаканың ничә күзе бар? (Ике, балалар икешәрләп берләшәләр).

Уен шулай дәвам итә.

 

Т: Хәзер, балалар, без сезнең белән тагын командаларга бүленеп утырырбыз.

Һәм дидактик уен уйнарбыз. Тәрбияче беренче командага “Пазлны җый”, икенче командага “Нокталарны тоташтыр” дигән уеннар тарата. (Уенның тәртибен аңлата).

 

Й: Ә хәзер миннән күчтәнәч – “Мультфильм». Балалар урыннарына утырып мульфильм карыйлар. “Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган”

 

Т: Балалар, сезгә Йомшаккайның күчтәнәче ошадыма? Нәрсәләр кызыклы блды һәм хәтерегездә калды? Без бүген нәрсә белән таныштык? Сезгә эшчәнлек ошадыма? Кайсы өлешләре күбрәк ошады? (Балаларның җаваплары).

Й: Ярый, балалар, миңа да китәргә вакыт. Сезнең белән күңелле булды. Мин күп нәрсәләр өйрәндем. Рәхмәт, балалар. Хушыгыз. (Йомшаккайны озату)

Т: Балалар, сез бүген бик акыллы, тырыш булдыгыз. Молодцы! Әйдәгез әле, балалар, үзебезне мактап кул чабып алыйк.

Эшчәнлек тәмам.

 

 

Татарстан Республикасы

Әтнә  муниципаль районы

“Олы Әтнә  балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГАРИПОВА СИРЕНА ФӘРХӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий