Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Көз бәйрәме”

i5-6 яшьлек балалар өчен

 

Зал тематикага туры китереп бизәлгән. Ярым түгәрәккә яфраклар тезелгән.Балалар музыка астында керәләр, ярым түгәрәккә тезелеп басалар, бию хәрәкәтләре ясыйлар.

 

 “Көз” керә.

– Исәнмесез, хәерле кич. Килгән кунаклар, әби-бабайлар! Сезне үзебезнең яраткан бакчабызда күрүебезгә без бик шат. Бүген сезнең белән “Көзге урманда әкияти маҗаралар” дип исемләнгән бәйрәмгә җыелдык. Инде сүзне балаларга бирик.

 

Көз турында шигырләр

Ни арада җәй үтте,

Алтын көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

 

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

 

Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.

 

Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.

 

Ни арада җәй үтте,

Алтын көз килеп җитте.

Җимешләр өлгергәч бакча,

Бигрәк тә матур инде.

 

 

Җыр башкарыла: “ Осень наступила»

Тәрбияче: балаларның шигырьләре белән дәвам итәбез.

Уңыш жыелды,

Аккошлар китте.

Матур көз ае –

Октябрь житте.

 

Менә көз килде.

Салкынча, җилле.

Агачларда яфраклар

Саргайды инде.

 

Алмалары ал төсле,

Балкып туган таң төсле.

Капсаң, эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле.

 

Көз килде, үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

 

Әй ямьле дә урманда,

Кояш көлеп торганда

Тиен уйный сикереп

Гөмбә утыра көлеп.

 

Наступила осень

Пожелтел наш сад,

Листья на березе

Золотом горят.

 

Осень, осень, погоди,

И с дождями не спеши.

Дай еще нам лета,

Солнышка и света.

 

Көзге табын – бай табын,

Кыяр, карбыз һәм кавын.

Телем-телем теленгән,

Өем-өем өелгән.

 

Вянет и желтеет

Травка на лугах,

Только зеленеет

Оземь на полях.

 

Алмалар әй уңганнар,

Кызарышып тулганнар.

Балга манып алганмени,

Шундый татлы булганнар.

 

Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга

Бик бәхетле, бик шат без.

 

 

Гном керә. Балалар каршыларында яткан яфракларны алып чүгәлиләр, качалар.

– Гном: Көз җитте, никадәрле яфраклар коелган, аларны җыеп куйыйм әле. (Себерке белән себерү хәрәкәтләре, балалар уртага басып яфракларын селкеп торалар)

– Гном: Ох, арыдым. (Җил тавышы ул яфракларны тузгыта, балалар үз урыннарына ярымтүгәрәккә килеп чүгәлиләр, яфрак белән качалар)

– Гном: Җил бөтен яфракларны тузгытты бит, тагын себереп җыйыйм инде. (Себерү хәрәкәтләре, балалар уртага җыелалар)

– Көз: Гном, син игътибар белән кара әле, болар бит гади яфраклар гына түгел, ә – балалар . Алар синең белән минә шулай шаярып алдылар.

– Гном: Сез әле шундый шаян балалармы? Мин хәзер сезне тотам.

(Балалар 2-гә бүленеп үз урыннарына качалар, утыралар.)

 

Бию: “Яфраклар”

(Күк күкрәгән тавышлар, ачулы болыт керә)

Болыт: – Нәрсә шатланасыз, нинди бәйрәмгә җыелдыгыз, менә мин сезнең бәйрәмегезне бозып яңгыр яудырам хәзер. (Су пистолетыннан сиптерә )

Көз: – Болыт, син нигә гел шундый ачулы, бәйрәмне бозарга гына торасың? Балалар бит сине дә бик яраталар, менә тыңлап тор әле синең турында шигырьләр дә өйрәнделәр.

(Яңгыр турында шигырь сөйләүчеләр чыгып баса.)

 

Яшен яшьнәп куйды кинәт

Тамчы тамды йөзгә сирәкләп.

Килеп җитте болыт, шуннан соң

Коеп яуды яңгыр чиләкләп.

 

Не страшен дождик проливной.

Ведь зонтик есть у нас с тобой

Мы будем весело гулять

По лужам шлепать и скакать

 

Если дождик проливной

Зонтик я беру с собой,

Очень яркий и большой,

Желтый, красный, голубой.

Раз, два, три, четыре, пять

Будем с зонтиком играть

(Балалар түгәрәккә басалар )

 

Уен “Зонтик” ( Музыкага түгәрәк буенча зонт йөртелә.Һәм бер балада туктап кала)

  1. Зонтик прыгает на ножках,

А мы хлопаем лодошки. (Зонт тотып калган бала уртага кереп бер аякта сикерә, башкалар кул чабып тора)

  1. Будет зонтик наш кружиться,

А мы топать, веселиться.

 

  1. Будет зонтик приседать,

А мы ножки выставлять.

 

Бию: “Зонт”

Болыт: Миңа сезнең бәйрәмегез барыбер ошамады, менә мин сезнең “Көз кызыгызны” алып китәм. (Болыт белән көз китәләр)

Гном: -Балалар, бәйрәмне ничек дәвам итәрбез инде. Белдем, минем бит серле кураем бар.

(Гном курай уйный )

 

Бакалар биюе.

 (Малайлар көй башлануга утырган урыннарыннан чыгып бииләр)

Гном: Бакалар, сез “Көзне” күрмәдегезме?

Бака: Юк, күрмәдек.

Гном: Балалар, әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик, бәлки безнең шат авазларыбызны ишетеп “Көз” үзе дә килеп җитәр.

 

Ярымтүгәрәккә басып җыр “Көз килә”.

Көз: Балалар, болыт мине яңгырда адаштырып калдырды. Мин сезнең җырыгызны ишетеп килеп җиттем, юлны таптым. Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик, мин сезгә бер күңелле уен алып килдем, уйныйбызмы?

 

Уен “Усал бүре”

 

2 өлеш:

Гном : Көзнең иң матур чоры – Әбиләр чуагы. Көзнең иң күркәм бәйрәме – Олылар көне. Кадерле әбиләребез, бабайларыбыз, сезнең хөрмәткә балалар җырлар, шигырьләр өйрәнделәр.

Шигырьләр:        

Минем әби бик әйбәт,

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.

 

Өебезнең нуры бит син,

Рәхмәт яусын үзеңә.

Бәхетле без, әбекәем,

Син булган өчен генә.

 

 Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел ул

Ул минем дәү әнием.

 

Әбием һәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән

Безнең күңелне күрә.

 

Ак яулыклы көләч йөзле,

Шат күңелле, әйбәт тә.

Кем ул, диеп сорасагыз –

Минем әби, әлбәттә.

 

 

Җыр: “Әбием, әбекәем”

Яратам әбиемне,

Сөйли ул көлә-көлә.

Укыганын да курмим,

Миннән кубрәк белә.

 

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әбиләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын.

 

Мин бакчага киткәндә,

Озатып кала мине,

Кайтканда каршы ала,

Бигрәк тә әйбәт инде!

 

Өйгә кайтсам, өй балкыган —

Өйгә нур иңгән!

Ерак җирне якын итеп,

Әбием килгән!

 

Үзен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән!

«Күрим әле улымны!» — дип,

Әбием килгән!

 

“Парлы бию”

 

Гном:

Күңелегез һәрчак аяз булсын

Килмәсеннәр сагыш-борчулар

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!

Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә

Үз муллыгы белән көзләр килә

Йомгак ясап җәйге хезмәткә

 

Шуның белән сезнең өчен әзерләнгән бәйрәм-кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

 

 

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

“Катнаш төрдәге

Балтач 5 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

СӘГЪДИЕВА ГӨЛҮСӘ  КАМИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий