Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Без һава сулыйбыз!”

0_772ed_6e892031_xlИкенче кечкенәләр төркемендә эксперемент дәрес

 

Аудиоязмада “Яз җитә” (Ф.Кәрим сүз.,М.Фәйзи муз.) яңгырый, балалар җырга кушылып җырлыйлар. Экранда яз күренеше: күктә кояш елмая, гөрләвекләр ага (слайд№1)

 

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән нәрсә турында җыр җырладык?

Балалар: Яз турында.

Тәрбияче: Әйе, балалар, яз – табигатьнең иң матур вакыты. Яз көне нинди үзгәрешләр була?

Балалар: Кар эри, тамчы тама, кояш җылыта һ.б

Тәрбияче: Шундый матур яз көнендә бүген безнең янга ике шар очып килгән. Берсе – шундый матур, тыгыз, зур, шат күңелле, ә икенчесе – кечкенә һәм кәефсез. Ни өчен икенче шар шундый кәефсез икән?

Балалар: Аның эчендә һава юк, ул шиңгән.

Тәрбияче: Һава шары тыгыз һәм түгәрәк булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар: Аңа каты итеп өрергә кирәк.

Тәрбияче: Без өреп кабартсак, аның эчендә нәрсә була?

Балалар: Һава.

Тәрбияче: Хәзер уч төпләрегезне авызыгызга якын китерегез дә кулыгызга өрегез. Сез нәрсә дә булса сизәсезме?

Балалар: Без җылы һава сисәбез.

Тәрбияче: Димәк, балалар, һаваны сизеп була. Хәзер минем яныма килегез әле. (Балаларны су салынган савыт янына чакыра.) Мин өреп кабарткан шарны суга җибәрәм. Суда нәрсәләр барлыкка килде? Алар каян килделәр соң?

Балалар: Шар эченнән һава чыгып, куыклар барлыкка килде.

Тәрбияче: Бик дөрес. Ә хәзер икенче өстәл янына килик. Өстәл өстендә сез нәрсәләр күрәсез?

Балалар: Таяклар, стакан һәм су.

Тәрбияче: Таякчыкларны алып сулы стаканга өреп карыйбыз. Нәрсә күрәбез?

Йосыф, син нәрсә күрәсең? (Һәр баладан сорап чыга)

Балалар: Куыклар күрәбез.

Тәрбияче: Әйе, куыклар чыга. Нәрсә икән ул, балалар, куык?

Балалар: Һава, аны һава барлыкка китерә.

Тәрбияче: Ә хәзер без сезнең белән куык дигән уен уйнап алырбыз.

 

«Куык» уены

Өрел, куык, зур булып,

Тик шартлый күрмә тулып,

Һаман да син бул матур-

Шартламыйча кал берүк.

 

Уен ике тапкыр кабатлана.”Шартламыйча кал берүк” дигән сүзләрдән соң тәрбияче “Куыклар очып киттеләр” – ди. Балалар очу хәрәкәтләре ясыйлар.

Тәрбияче: Балалар, безнең куыклар нишләделәр?

Балалар: Очып киттеләр.

Тәрбияче: Нәрсә ярдәмендә куыклар очтылар?

Балалар: Җил ярдәмендә.

Тәрбияче: Балалалар, җил ярдәмендә тагын нәрсәләр хәрәкәтләнә ала? Әйдәгез әле экранга карыйк. (Слайд№2) Һава шары, һава еланы һ.б. Балалар, ничек уйлыйсыз, без сезнең белән җил чыгара алабызмы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче : Ничек итеп?

Балалар: Өреп.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, без сезнең белән көймәләр йөздереп карыйк. (Өстәл янына алып килә) Кәгазьдән ясалган көймәләрне суда йөздерәләр.

Тәрбияче: Балалар, көймәләр нишлиләр?

Балалар: Тик торалар

Тәрбияче: Көймәләр йөзсен өчен нишләргә кирәк?

Балалар: Өреп карарга.

Тәрбияче: Әйдәгез, көймәләргә өреп карыйк. Дөрестән дә, көймәләр йөзеп киттеләр. Көймәләрне нәрсә йөртә.

Балалар : Без өргән һава.

Тәрбияче: Димәк, балалар, безнең тирә ягыбызда һава чолгап алган икән. Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, җавабын табарсыз микән. Игътибар белән тыңлагыз.

 

Ипи түгел,

Су түгел,

Авыр түгел,

Аз түгел,

Ансыз яшәү

Мөмкин түгел. (Һава)

 

Кулсыз аяксыз

Ә капканы ача. (Җил)

 

Төркем бүлмәсенә елаган куян керә. (Куян пакет тоткан)

Тәрбияче: Нәрсә булды, куян?

Куян: Ике шарым бар иде, иртән уянсам, шарларым юк, (аптыраган) менә бу буш пакет кына калган.

Балалар, сез ничек уйлыйсыз, куянның шарлары кая киткән?

Балалар: Очып киткәннәр.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, куянның шары очып киткән, ә пакеты буш калган. Әйдәгез мин сезне буш пакет ярдәмендә һава тотырга өйрәтәм.

Балаларга буш пакет бирә.

 

“һава тот” уены

Пакет эчендә нәрсә бар? Нәрсәгә охшаган?

Балалар: Пакет эчендә һава , ул шарга, мендәргә ошаган.

Тәрбияче: Балалар, без һаваны күрәбезме? Ни өчен күрмибез?

Балалар: Юк, ул күренми. Чөнки һава төссез, үтә күренмәле.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, куян дустыбыз белән уйнап алыйк.

 

“Түгәрәк уены”

Тәрбияче: Балалар, сезгә бүгенге дәрес ошадымы? Без бүген нәрсәләр өйрәндек?

Мин сезгә бүгенге дәрестә әйбәт, акыллы булганыгыз өчен бер уен алып килдем.

 

“Күбек чыгар”

 

 

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

“Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МӨҖИПОВА ГҮЗӘЛ ӘХМӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий