Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Теремкәйгә сәяхәт”

detsad-256022-1454837344Уртанчылар төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек

 

Транспорт төрләрен белүләрен ныгыту. Балаларны яңа юл билгесе (җәяүлеләрнең җир астыннан  юлны аркылы чыгу билгесе) белән таныштыру. Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен, транспорт төрләрен өйрәтүне дәвам итү. Сюжетлы уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен практик ныгыту.

 Геометрик фигураларны таный белү күнекмәләре бирү, төсләрне белүләрен ныгыту, игътибарларын арттыру. ИКТ технология куллану.

 

Җиһазлау: Теремкәй әкият геройларының битлекләре, Юл билгеләре (автобус тукталышы, җәяүлеләрнең җир астыннан  юлны аркылы чыгу, светофор, җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу урыны, туклану пункты, шифаханә, телефон) төсле рульләр, тунель, кыңгырау. Мимио планшет.

 

Дәрескә әзерлек эшләре: иртәнге якта рольле-сюжетлы “Автобус” уенын уйнау; юл хәрәкәтен, машиналарны күзәтү; экскурсия вакытында юл аркылы чыгу, юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү.

 

                                Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: Килегез, килегез,

Дусларыгызны чакырыгыз.

Күңелсезләнеп утырмабыз,

Барыбыз да уйнарбыз.

 

Балалар тәрбияче янына йөгереп чыгалар.

Ягез әле, килегез,

Тирәли тезелегез!

Табышмак әйтәм сезгә-

Уйлагыз һәммәгез дә!

 

1.Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

 

2.Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

 

3.Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)

 

4.Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

 

5.Суда яши, балык түгел, сикерә ләкин куян түгел. (Бака)

6.Мыегы бар, песи түгел, койрыгы бар, эт түгел, көрән, ләкин бүре түгел. (Тычкан)

 

Тәрбияче: Бу кайсы әкиятнең геройлары.?

Балалар: Теремкәй.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, безнең әкият геройларыбыз теремкәйләрен таба алмыйлар. Безгә аларга булышырга кирәк. Сезнең белән әкият геройларына булырбыз (Битлекләр кигертә) Кемнең нәрсә буласы килә, битлекләрне алып киегез.

-Данил, синең нәрсә буласың килә?

-Аю.

-Алсу, синең  нәрсә буласың килә?

-Минем куян буласым килә.

(Битлекләр кигәннән соң идәнгә чүгәләп утыралар)

 

Тәрбияче серле итеп: Җәнлекләрем, минем яныма килегез әле. Теремкәйнең юллары бик катлаулы, буталчык. Сезгә бик күп сынаулар үтәргә туры киләчәк. Кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез, теремкәйнең кадерле кунаклары була алырсыз. Сез зур сынаулар үтәргә әзерме, авырлыклардан курыкмыйсызмы?

Балалар: Юк,  курыкмыйбыз.

Тәрбияче: Без сезнең белән җәяүлеләр булырбыз. Җәяү йөрүчеләргә юлда йөрү кагыйдәләре бар, җәяүлеләр йөри торган урам өлеше ничек дип атала?

Балалар. Тротуар

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Җәяүлеләр тротуардан йөрергә тиешләр. Ә тротуарның кайсы ягыннан?

Балалар. Уң ягыннан.

Тәрбияче. Дөрес, дусларым. Җәяүлеләр тротуардан йөрергә тиешләр. Әйдәгез минем арттан, без җәяүлеләр  булырбыз.

 

                     1  нче тукталыш. Автобус тукталышы

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән беренче тукталышыбызга килеп җиттек.

Тәрбияче: Дусларым, бу юл билгесе сезгә танышмы? Бу билгене кая күргәнегез бар?

Балалар: Бу билгене автобус тукталышларына куялар. Балтачта, Казанда.

 

Тәрбияче: Әйе, бу билгене автобус тукталышларына куялар.Карагыз әле, монда ниндидер ватык машиналар да бар. Әйдәгез, сәяхәтебезне дәвам иткәнче машиналарны төзәтеп китик.

 

Дидактик уен: «Автобусны төзәт»

Тәрбияче балаларга автобус өлешләре өләшеп чыга (турыпочмаклык, түгәрәк, квадрат)

Тәрбияче: Җәнлекләрем, сез нәрсә төзедегез?

Балалар: Бу – автобус.

Тәрбияче: Ул нинди өлешләрдән тора? (Балаларны активлаштыру) Сезнең автобуска утырганыгыз бармы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Бу транспортка утырган кешеләр кемнәр булалар?

Балалар: Пассажирлар.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Ә хәзер автобуста үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерик.

 

Автобуста кычкырып сөйләшергә ярамый.

Тәрәзәдән башны, кулларны чыгарырга ярамый.

Автобус эчен чүпләргә, конфет кәгазьләрен ташларга, көнбагыш ашап барырга ярамый.

Кычкырып сөйләшергә, көләргә, тавышланырга ярамый.

Олы кешеләргә, әби-бабайларга, бала күтәргән апаларга урын бирергә кирәк.

 

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, сәяхәтебезне дәвам итик.

 

2 нче тукталыш “Җир асты юлы”

(Туннель янына килеп җитәләр)

Тәрбияче: Җәнлекләрем, карагыз әле, каршыбызда ниндидер билге тора. Кайсыгыз белә, бу нинди билге?

Балалар: Җир асты юлы.

Тәрбияче: Бу, балалар, җәяүлеләрнең җир астыннан юлны аркы чыгу урыны.

Баскычтан төшүче кеше сүрәте ясалган бу билге җир астыннан юл аркылы чыгу урынын күрсәтә. Шуны исеңдә тот: мондый  билге куелган урыннарда юлны җир астыннан аркылы чыгарга ярамый.

(Җир асты юлы аша чыгу)

 

3 нче тукталыш “Светофорның төсләрен бел”

Экранда светофор рәсеме

Тәрбияче: Туктагыз әле, туктагыз. Без ниндидер багана янына килеп җиттек. Балалар, нәрсә бу?

Балалар: Светофор.

Тәрбияче: Светофорның төсләрен белмичә безгә сәяхәтне дәвам итәргә ярамый. Әйдәгез әле, мимио планшет ярдәмендә светофорның төсләрен дөрес итеп урнаштырыйк.

Балалар: Кызыл төс: « Тукта», – ди,

Сары төс: «Әзерлән», – ди,

Яшел төс: «Кузгал», – ди.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, җәнлекләрем минем. Сез бик җитезләр, өлгерләр.

Әйдәгез, ял итеп алабыз.

 

Уен “Гараж”

Уен барышы. Тәрбияче балаларга (яшел, кызыл, сары) руль бирә. Шул ук төсле гаражлар куя. Кыңгырау шалтыраткач, машиналар йөриләр, икенче тапкыр кыңгырау шалтырагач, юлдагы машиналар үз төсләрендәге гаражларына кайтырга тиеш булалар. Уен 2-3 тапкыр кабатлана.

 

Сәяхәт дәвам итә.

(Экранда теремкәй рәсеме куела)

Тәрбияче: Менә без сезнең белән теремкәй янына килеп җиткәнне сизмичә дә калганбыз. Әйдәгез, сорап карыйк әле, Теремкәйдә кем яши икән? Балалар чиратлашып (шакылдатып) Теремкәйдән сорыйлар:

-Терем-терем, Теремкәй,

Теремкәйдә кем яши?

– Бу мин, Юл билгесе! (Балалар бу юл билгесенең нәрсә аңлатуын әйтәләр)

Тәрбияче: Теремкәй тәрәзәсендәге юл билгеләрен бер-бер артлы алыштырып тора, балалар шул билгеләр турында сөйлиләр

Тәрбияче. Менә бу билгеләр сезгә танышмы?

  1. Җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу урыны.
  2. Туклану пункты
  3. Шифаханә
  4. Телефон
  5. Автобус тукталышы

   Балалар, безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Әйдәгез, ял итеп алабыз. (Идәнгә утыралар) Без бүген теремкәйне табу өчен бик ерак юллар үттек. Сезгә бүген сәяхәтебез ошадымы? Сез бүген нәрсәләр белдегез? Миңа да бүгенге сәяхәт ошады, бу сәяхәтебез турында өемә кайткач кызым белән улыма сөйлим әле. Ә сез кемнәргә сөйләрсез? Акыллы, тапкыр, батыр булганыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Ә сез миңа нәрсә әйтер идегез.

Балалар: Сезгә дә рәхмәт.

 

 

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

“Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МӨҖИПОВА ГҮЗӘЛ ӘХМӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий