Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Ишек алдында”

d123Әти – әниләр белән икенче кечкенәләр татар төркеме балалары белән бергә үткәрү өчен күңел ачу чарасы.

 

Ишек алдында. Таң аткан. Әтәч чыга. Канатларын кагып “Кикрикүк” дип кычкыра.

 

Бала “Таң ата бугай” җырын җырлый.

 

Таң ата бугай,

Әтәч кычкыра,

Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк.

Я сузып кына,

Я бик еш кына.

Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк.

– Таң атты, торыгыз.

 

Тавык чыга, чебиләрен чакыра:

– Кыт- кыт- кыт, уяныгыз, чебиләрем. (Чебиләр чыга)

– Пи-пи-пи-пи. Ашыйсы килә, эчәсе килә.

 

Әни-тавык җырлый:

Иртән торып чыгуга,

Урап алды чебиләр.

Әй сөйлиләр, сөйлиләр:

Пи-пи-пи-пи…— диләр.

– Килегез, нәниләрем, ярма бирәм (сыйлый), су эчерәм (чебиләр су эчәләр). Тавык чебиләре белән үлән ашарга чыгып китә .

 

Хуҗа чыга. Акбайны чакыра.

– Акбай, кайда син?

– Һау- һау, мин монда.

 

Хуҗа Акбайның башыннан сыйпый, җырлый:

Минем бар маэмаем,

Кара борынлы Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

– Хуҗам, бар да тәртиптәме?

– Әйе, Акбай, әйдә бәтиләрне чакырыйк, көтүгә озатыйк.

– Бәтиләр, бәтиләр, уяныгыз, көтүгә вакыт. (Бәтиләр- малайлар, хуҗа белән җырлыйлар)

Бик күп нәни бәтиләр:- Бә! — диләр.- Бә! — диләр,

Башка бер сүз әйтмиләр.

– Ничек исемнәрегез?

Дип сорагач, бәтиләр:

– Бә! — диләр.

– Бә! — диләр,

Башка бер сүз әйтмиләр.

- Сезгә ничә яшь? — дигәч, Аңламыйлар бәтиләр:- Бә! — диләр.- Бә! — диләр,

Башка бер сүз әйтмиләр.

 

- Шәл бәйләргә йон безгә Бирегезче, бәтиләр!- Мә! — диләр.- Мә! — диләр,

Бөдрә тунлы бәтиләр.

 

 

– Я, бәтиләр, көтүгә китәргә вакыт. (Бәтиләр китә).

Хуҗа хатын чыга, песине эзли, чакыра:

– Пес- пес- пес, кайда соң син?

– Мияу, мияу мин монда.

– Кил әле, йомшак песием. Сөт бирәм.

 

Хуҗа хатын җырлый:

Песи, песи, пескәем,

Мамык өскәең.

Бигрәк нәни шул

Иркә үскәнем.

Бик йомшак кына,

Бик юаш кына.

Йомылып ятса,

Йом – йомгак кына. (Сөт бирә).

– Рәхмәт, сөт бик тәмле. Келәткә керим, тычканнар юкмы, тикшереп карыйм.

Хуҗа һәм хатын ишек алдына чыгалар.

– Менә барысы да тәртиптә. Инде тынычлап эшкә китсәк тә була. (Эшкә китәләр, “өйдә” калган балалар ишек алдына җыелып күңелле уен “Бу мин” не уйныйлар, сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар )

Менә борыным,

Бу минем кашым.

Күзем- колагым,

Ә менә башым.

Авызым ачсам,

Телем күренә.

Тезелгән тешемӨч бөртек кенә.

Кулны күтәрсәм

Аяк тыпырдый

Үзеннән үзе

Биергә сорый.

 

Балалар:

– Әти белән әни эштән кайтырлар , өйгә керик, чәй куйыйк. Баштан битне, кулны юыйк.

Йомшак су, йөгерек су

Син мине чиста ю.

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын.

 

(Юыналар да, өйгә кереп китәләр. Шуның белән чара тәмамлана).

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

“342 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХӘЙБУЛЛИНА МӘДИНӘ ӘХӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий