Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Балачак – бәхет иле”

%d0%b1%d0%b0%d0%bb%d0%b0%d1%87%d0%b0%d0%ba6-7 яшьлек балалар өчен

 

 Алып баручы:

-Исәнмесез, кадерле кунаклар! Безнең бүгенге очрашуыбыз, бәйрәмебез «Балачак-бәхет иле» дип атала. Без татар телендә матур итеп шигырьләр сөйләрбез, матур җырлар җырларбыз.

                                         

 

Музыка астында сәхнәгә балалар чыга.

Беренче бала: Бүген бездә зур бәйрәм,

Бик күңелле көн безнең.

Иртәдән үк кояш көлә,

Бизәп зәңгәр күк йөзен.

 

Икенче бала:

Бәйрәмсез бик куңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

 

Алып баручы:

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да,

Иң шәп бәйрәм – балачак!

 

Өченче бала:

Балачак бездә генә дип

Уйлый күрмәгез тагын.

Илләрнең дә, гөлләрнең дә

Була шат бала-чагы.

 

Алып баручы:

– Әйе, балачак –иң күңелле, иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булсын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Әйдәгез, балачакка кунакка кайтыйк әле.

Табышмак әйтәм, тыңлагыз.

 

Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил, буран,-
У кайчак, туган?

 

Балалар:

-Кыш.

 

Алып баручы:

-Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

-Кыш көне яфраклар коеламы?

-Кошлар сайрыймы?

-Елгаларда бозлар туңамы?

 

Балалар:

-Кар ява.

-Буран була.

-Урамда салкын була.

-Көннәр кыска, төннәр озын.

 

Алып баручы:

Кыш килде акка төренеп,
Җир өстен сөеп кенә.
Тау битләрен сыйпап үтте
Ак көртләр өеп кенә.

Җем-җем иткән йолдыз белән
Тулган төнге саф һава.
Ә көндез ап-ак чәчәктәй
Ябалак карлар ява.

 

Сәхнәгә Кар кызы керә .

 

Кар кызы:

Урамнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

Мин, дусларым, Карчәчәк.

Килегез чаңгыда шуарга.
Беренче бала:

– Әйдәгез, тауга барыйк.

– Әйдәгез. Нинди уен уйныйбыз?

– Кар бабай ясыйк.

 

“Кар бабай” шигыре.

Тәгәрәтеп ак карны,

Ясадык кар бабайны.

Куйдык кишердән борын,

Ясадык ике кулын.

Күзләре кара күмер,

Дидек: “Син урам себер”.

Зур себерке тоттырдык,

Көлешеп карап тордык.

 

Бала:

– Әйдәгез уйныйбыз.

-Әйдәгез. Нинди уен уйныйбыз?

-Кар атышып уйныйк.

 

Бергә:

Кар, кар, кар ява,

Бураннарны туздыра.

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туңдыра.

Йомшак карны алабыз,

Аннан шарлар ясыйбыз.

Кар атышып уйныйбыз,

Бик күңелле яшибез.          (Кар атышып уйнау)

 

Кар кызы:

-Рәхмәт, дусларым, сезнең белән чынлап та күңелле икән.

 

Алып баручы:

-Карчәчәк, әйдә, безнең белән бәйрәмдә кал. Табышмак әйтәм, җавабын табыгыз.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.
Еглап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт?
Я, әйтеп кара?

 

Балалар:

-Яз.

 

Алып баручы:

-Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

 

Балалар:

-Көннәр җылына.

-Кар эри.

-Елгалардан бозлар китә.
-Җылы яклардан кошлар кайта.

-Табигать яшәрә,ямьләнә.

 

Алып баручы:

-Балалар, карагыз әле, безгә кунак килә.

 

 Сәхнәгә Яз кызы керә.

Яз кызы:

Агымсулар кичтем мин

Сезгә килеп җиттем мин.

 

Ачылды ак калын юрган,

Исте язның җилләре.

Кошлар кайта, сагындырган

Туып-үскән илләре.

-Әйдәгез, дусларым, күңел ачып, җырлап алыйк бергәләп.

 

Күмәкләп җыр җырлау. Яз җитә” (Ф.Кәрим)

Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла,

Елгаларда бозлар ага

Диңгез ягына.

 

Кушымта:

Яз, яз, яз җитә!

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып, тып-тып, тып итә

Эре-эре тамчылар.

 

Агачка кунып, чыпчыклар

Чыелдашалар,

Яшькелт-кара сыерчыклар

Әй җырлашалар!

 Кушымта

 

 Алып баручы:

-Яз кызы, әйдә, безнең белән кал. Безнең бәйрәмдә күңелле, җырларбыз да, биербез дә бергәләп.

Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште,
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,-
Бу кайчак була?

 

Балалар:

-Җәй.

 

Алып баручы:

-Җәй көне кар эриме?
-Буран буламы?

-Кояш кыздырамы?

-Тагын нинди үзгәрешләр була?

 

Балалар:

-Көннәр озын,төннәр кыска була.

-Яңгыр ява.

-Елгада су җылы була.

-Җилә-җимеш пешә.

-Урамда бик күңелле була.

 

Алып баручы:

-Балалар, күрегез әле, безгә кунакка кем килә?

 

Балалар:

-Җәй кызы.

 

Сәхнәгә Җәй кызы керә.

 

Җәй кызы:

Бәйрәмгә дип килгәннәр,
Яңа күлмәк кигәннәр.
Йөзләрендә нур уйный,
Бары да менә дигәннәр.
Сагынып килдем мин сезне,
Үтеп океан, диңгезне.
Нинди матур үскәннәр!
Алма кебек пешкәннәр!

 

Беренче бала:

Без уйныйбыз, җырлыйбыз,

Якты көннән туймыйбыз,

Бәйрәмебез гөрләп торсын,

Җырлыйбыз да биибез.

 

Күмәкләшеп “Дустым бар” җырын җырлау

 

Икенче бала:

-Әйдәгез, уйныйбыз!

Бергә:

-Нинди уен уйныйбыз?

-Күпер чыгыш.

-Әйдәгез!

 

“Күпер чыгыш” уены уйнау. Уртада калучы парга “җәза” бирелә.

 

Беренче җәза

-Нишләтәбез?

-Әтәч булып кычкырсын!

 

Икенче җәза

-Нишләтәбез?

-Җырласыннар.

 “Бала белән күбәләк” Г.Тукай

 

 Өченче җәза

-Нишләтәбез?

Биесеннәр.

Татар халык биюе

 

Җәй кызы:

-Рәхмәт, дусларым.

 

Алып баручы:

-Кал син безнең белән, Җәй кызы.

 

Җәй кызы:

-Рәхмәт.

 

Алып баручы:

Ни арада җәй үтте,

Алтын көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

 

Бала:

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Сары келәм җәелгән.

(Музыка уйный)

Болыт

Болыт:

-Уйнамый-көлми генә торыгыз әле! Мин сезне чылатып бетерәм! Бәйрәм имеш, Көз килә, имеш! Килми генә торсын! Биеми генә торыгыз! Мин сезне чылатып бетерәм!

 

Алып баручы:

-Тукта, тукта, болыт! Без бит дус идек! Бозма бәйрәмне! Балаларның кәефләрен төшермә! Бүген җил яфракларга бию өйрәтәм дигән иде. Яфракларның соңгы биюе. Юешләнгәч алар бии алмыйлар. Әй, дустыбыз, Җил, кайда син! (Чакыралар)

 

Болыт:

-Мин җилдән курыкмыйм, мин инде мендәр хәтле, менә хәзер өй кадәр булам, үсәм, үсәм, үсәм….

(Җил керә, болытны куа,  балалар булышалар-өрәләр, болыт чыгып китә)

 

“Яфрак бәйрәме” биюен бию

 

Сөмбелә:

Саумы, якын дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәр дә,

Байлык та китердем мин.

Мин – көз кызы – Сөмбелә,

Көзге байлык кулымда.

Сары төс ул-байлык төсе.

Гел сары төс юлымда.

 

Кәрзинемдә алтын сары

Кызыл матур төсләр бар.

Күчтәнәчкә диеп җыйган

Бик тә тәмле алмалар.

-Ягез, карыйк әле бергә, тагын ниләр бар икән кәрзиндә?

 

Кишер:

Көчле, җитез булыйм дисәң,

Кишер ашап кара син.

Кишер-саулык чыганагы.

Кишердә бит каротин.

 

Суган:

Ә мин –суган. Әрчегәндә

Килсә дә яшь күзегезгә,

Мине ашасагыз әгәр,

Суык тимәс үзегезгә.

 

Чөгендер:

Мин-чөгендер.

Мин дә кирәк

Кешеләргә ашар өчен.

Борщ пешерер өчен һәм

Винегрет ясар өчен.

 

Помидор:

Ә мин булам помидор.

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

 

Сөмбелә :

-Рәхмәт, дусларым! Үземнең бүләкләремне бирим әле сезгә.

 /Балаларга алмалар тарата /

Алып баручы:

-Күрәсезме, дусларым! Елның кайсы гына вакыты булмасын, балачак иле шаулап-гөрләп тора. Алдагы көннәрдә дә шулай аяз күктә кошлар сайрасын, йөзләребезне кояш нуры иркәләсен, сау-сәламәт булып мул тормышта яшәргә язсын!

 

Кар кызы, Яз кызы, Җәй кызы, Сөмбелә бергә:

Күзләрегез көлеп торсын гел,

Юлыгызга яусын алсу гөл.

Җырыбыз сезгә булсын бүләк,

Барчагызга бик зур рәхмәт!

 

“Балачак-бәхет иле” (Г.Зарипова муз.) җырын җырлау.

 

 Бәйрәмне йомгаклау.

 

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре

“Катнаш төрдәге 51 нче “Салават күпере” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ХӘЙДӘРОВА ЭЛЬМИРА ГАЛИМҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий