Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Гаилә бәхете”

3-6 яшьлек балалар өчен

 

1 а.б. Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр!

2 а.б. Хәерле көн, балалар, мөхтәрәм кунаклар! Рөхсәт итегез бүгенге “Гаилә бәхете” бәйрәмен ачып җибәрергә.

1 а.б. Гаилә ул – ил терәге! Гаилә ул – гомер чишмәсе!

Бу дөньяда ничек яшәсәгез дә

Агымсудай вакыт тиз үтә.

Уфтанмаслык булсын гомер юлыгыз,

Татулыкка җирдә ни җитә?!

2 а.б. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Гаилә ул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.

1 а.б. Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Шул юллардан гомер буе аңлашып, шатлык-кайгыларны уртаклашып, гомер юлын бергә атлаучы гаиләләрдә безнең балалар да сәламәт, бәхетле, шат күңелле булып үсәләр.

2 а.б. Бәйрәмебезнең беренче өлеше “Әтием – горурлыгым” дип атала.

Ил терәге – ир-егетләр, гаилә терәге – әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Хөрмәтле әтиләр, балаларыгызга һәрвакыт үрнәк әти булып, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәсәгез иде.

 

Хөрмәтле әтиләр! Сезнең хөрмәткә балалар башкаруында “Солдатлар” җыры.

Балаларның шигырьләрен тыңлап китегез.

 

Элиза

Бабаем да, әтием дә,

Абый да солдат булган.

Мин да алардан калышмам –

Җебеп, сытылып тормам.

 

Алия

Йөгерүне, сикерүне

Хәзердән үк үз итәм:

Күнегүләр ясыйм көн дә

Чын солдат кебек иртән.

 

Аделя

Корыч кебек чыныгырмын,

Ел артыннан ел үтәр.

Әтиләргә, бабайларга

Бер дигән алмаш үсәр!

 

Искандер, Тимур, Самат башкаруында “Гениальные сыщики” биюен тәкъдим итәбез.

 

Самат

Байрак элдек без

Бүген урамга.

Безнең армия

Көне булганга.

Әйдә, зур бәйрәм,

Шатлык белән кил.

Сине каршылый

Бөтен Туган ил.

Ватаныбызның

Чикләрен саклап,

Батыр солдатлар

Торалар сафта.

 

Карина

Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган,

Зур абый да солдат булып

Ил чикләрендә торган.

 

Дина

Капитан минем абый –

Йөзә ерак диңгездә

Бик сагындык абыйны

Өйдә бөтенебез дә.

 

Искандер

Әти бәйрәме көнне

Без пешердек пилмән.

Шундый тәмле булган,

Бөтен җире килгән.

 

1 а.б. Гаилә бәхете язгы ташу түгел,

Үзе килми, юллар ярмыйча.

Аның өчен бергә җиң сызганып

Көрәшергә кирәк армыйча.

 

Хөрмәтле әтиләр! Сезгә багышлап балалар “Мин – шофер” җырын башкаралар.

 

2 а.б. Бәйрәмебезнең икенче өлеше “Әнием – кадерлем” дип атала.

Гаиләдә әни иң изге, хөрмәтле кеше. “Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да кайтара алмассың”, – ди халык.

Әнкәй! Нинди якты һәм зур мәгънәгә ия сүз бу. Сабый бала якты дөньяга килгәч тә иң беренче сүзне “әннә” дип әйтә. Ул гомере буе үзенә тормыш бүләк иткән шушы олы затка бурычлы булып яши.

1 а.б. Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

 

Җыр “Әни бәйрәме”

Малайлар башкаруында “Богатырская сила” биюен карагыз.

Ә хәзер балалар сезгә шигырьләрен бүләк итәрләр.

 

Дина

Бәйрәм бүген, бәйрәм, диеп

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнне

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

 

Элиза

Айдан, кояштан кадерле

Син ул, әнием.

Иң ягымлы, иң сөекле

Син ул, әнием.

Ышан, әнием, минем сүземә,

Тап төшермәм синең йөзеңә.

 

Лейсан

Кояш көлә, мин елмаям,

8 нче Март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме –

Шуңа күңелем шат минем.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

 

А.Б Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, кызлар! Бәйрәм белән котлап сезгә кызларыбыз “Биш февраль розасы” биюен бүләк итәләр.

Хөрмәтле кунаклар! Сенең тапкырлыгыгызны да сынап карыйк әле.

  1. Аны әниләр ясый. Ул бөтен өйдә дә бар. Зур да, уртача да, кечкенә дә була.

Әниләр аның белән уйнамаска куша. Шаян балалар аның белән сугыша. (Мендәр)

  1. Ул кеше гәүдәсенең матурлыгын билгели. Ул кайберәүләрдә бар, кайберәүләрдә юк. Ул булмаса апалар борчыла. Аны булдыру өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. (Фигура)
  2. Ул элек чит илләрдә генә иде. Аны гәҗиттә басалар, телевизордан да күрсәтәләр, радиодан да әйтеп торалар. Кинофильм карый башласаң, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр. (Реклама)
  3. Аны һәр бала да ярата. Әти-әнисеннән алдырта. Аның “мөгезе” бар. Зур да, кечкенә дә була. Тәгәрмәчләре ике, өч һәм бер генә дә булырга мөмкин. (Велосипед)

 

Ә хәзеркызларыбыз башкаруында “Маша һәм аю” биюен карагыз.

 

Тапкырлыгыгызны сынауны дәвам итәбез.

  1. Ул татар халкының милли ашамлыгы. Түгәрәк, катлы-катлы була, эченә төрле җимешләр дә салалар. (Гөбәдия)
  2. Ул төрле зурлыкта була: зур, уртача һәм кечкенә. Хуҗалыкта көн дә кирәкле. Ул бигрәк тә тегүчеләргә, чәч кисүчеләргә кирәк. Әле ул сарыкныкы да, тимерченеке дә була. (Кайчы)
  3. Бу экспонат футбол тубын алыштыра ала. (Иске консерв банкасы)

 

Күмәк җырлы бию тәкъдим итәбез “У тебя, у меня”

 

  1. Борынгы заман сәгате (Әтәч)
  2. Фотоларны тиз ясый торган автомат (Көзге)
  3. Тапларны юкка чыгара торган препарат (Сабын)
  4. Кайсы ике нота бакчада үсә? (Фа-соль)
  5. Балалар өчен язылган әдәби жанр (Әкият)
  6. Нинди хайваннар күзләрен ачып йоклыйлар? (Балык, елан)
  7. Атнаның иң авыр көне (Дүшәмбе)

 

Әниләрне түгәрәккә чакырабыз.

Күмәк бию “Ты, мама, меня прости”

 

Бәйрәмебез тамам.

Бәйрәм белән котлау өчен сүзне Нафис Гаттар улына бирәбез.

 

 

Башкортостан Республикасы

Караидел муниципаль районы

Филиал муниципаль дөйем бюджет белем биру учреждениесы

Кортлыкүл урта дөйем белем бирү мәктәбе

 Котлыкүл балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

өлкән тәрбиячесе

ГӘРӘЕВА ЗИНФИРА МӘГӘСҮМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий