Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Йомры икмәк” әкиятенә сәяхәт”

Fairy-taleИкенче кечкенә ясле төркемендә сөйләм үстерү шөгыле

Максат: балаларны “Йомры икмәк” әкият дөньясына җәлеп итү яки мавыктыру өчен шулай ук әкият персонажына ярдәм итү теләге тудыру өчен төп таләпләрне булдыру.

Бурычлар:

1. Белем бирү бурычы:

– балаларның кыргый һәм йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту,

– балаларның сенсор яки сәләтләрен, предметларны тану, аларның төсләрен аеру мөмкинлекләрен ныгыту,

– салфетка белән эшләү осталыкларын (уч төбендә төрле хәрәкәтләр ясап) ныгыту.

2. Үстерү бурычы:

– ритмны тою, музыканы ишеткәч төрле эмоциональ хәрәкәтләр ясап музыкага сәләтне үстерү,

– зиһенне, игътибарны, фикерләүне, күзаллауны үстерү.

3. Тәрбия бурычы:

– иптәшләре һәм зурлар белән аралашу осталыкларын тәрбияләү,

– әкият персонажларына карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү,

– матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү,

– салфетка белән эшләгәндә мөстәкыйльлек һәм җыйнаклык, пөхтәлек тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш:

– “Йомры икмәк” әкиятен уку,

– “Йомры икмәк” әкиятенә инсценировка,

– күргәзмә әсбаплар кулланып кыргый һәм йорт хайваннарының исемнәрен, тышкы билгеләрен өйрәнү, кыргый һәм йорт хайваннарын чагыштыру.

– сенсорлык сәләтләрен үстерүгә дидактик уеннар кертү.

Материаллар һәм җиһазлар: Йомры икмәк, куян, бүре, аю, төлке; урман, йорт декорацияләре; кыргый һәм йорт хайваннары булган уенчыклар; кызыл, сары, яшел, зәңгәр туплар; кызыл, сары, яшел, зәңгәр корзинкалар; сары төстәге салфетка; магнитофон, музыкаль материал.

 

 

Шөгыль барышы:

Балалар, исәнмесез. Карагыз әле, безгә кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик. (Активлаштыру).

Тәрбияче: Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? (Балаларның җавабы) (Тартманы алам, аның эчендә “Йомры икмәк” уенчыгы). Тартманы селкетәм. Монда кем качкан? Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм һәм тартмада кем качканын белерсез.

Мин бабайдан да качтым, мин әбидән дә качтым.

Балалар, кем бабай белән әбидән качты микән? (“Йомры икмәк”). Дөрес, балалар, “Йомры икмәк”. Балалар, әйдәгез Йомры икмәк белән исәнләшик.

Балалар: Исәнме, Йомры икмәк.

Тәрбияче: Йомры икмәк, син нишләп тартмага качтың? Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Йомры икмәк кемнән качкан?

Балалар: Төлкедән . . .

Тәрбияче: Йомры икмәк төлке ашаганын теләми, аның әби белән бабай янына кайтасы килә. Йомры икмәккә әби белән бабай янына кайтырга булышыйк. Булышабызмы, балалар?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Юлга чыгабыз. Менә юл. Шул юл буенча урманга барабыз. (Тәрбияче балалар белән бергә бер-бер артлы “эзле юлдан” баралар). – Ой, балалар, карагыз әле, куак астында кем утыра? (Куян).

Тәрбияче: Балалар, куянкай белән исәнләшик.

Балалар: Исәнме, куянкай!

Тәрбияче: Без әби белән бабайга Йомры икмәкне алып барабыз. Куянкай, нишләп болай боегып утырасың?

Куянкай: Менә йорт һәм кыргый хайваннары буталып беткәннәр, нәрсә эшләргә дә белмим. Әгәр дә сез миңа йорт һәм кыргый хайваннарны аерып бирсәгез, мин сезне җибәрәм.

Дидактик уен: “Кыргый һәм йорт хайваннары”.

 

Куянкай: Булдырдыгыз, балалар. Минем биремемне үтәдегез. Йомры икмәкне әби белән бабай янына алып барыгыз.

Тәрбияче: Куянкайга “сау бул” әйтик.

Балалар: Сау бул, куянкай. (Тәрбияче һәм балалар алга таба баралар).

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, юлда кем утыра?

Балалар: Бүре.

Тәрбияче: Бүре белән исәнләшик.

Балалар: Исәнме, Бүре.

Бүре: Исәнмесез, Йомры икмәкне кайда алып барасыз?

Тәрбияче: Без әби белән бабайга Йомры икмәкне алып барабыз. Бүре, нишләп болай боегып утырасың?

Бүре: Мине барысы да усал дип уйлыйлар, һәм минем белән берсенең дә уйныйсы килми.

Тәрбияче: Балалар, Бүре белән уйнап алабызмы? Бүренең капчыгында нәрсәләр бар микән? (Капчыкта туплар бар икәнен балаларга күрсәтәм).

Туп белән уен.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Бүренең дә кәефе күтәрелде. Балалар, Бүре белән саубуллашыйк һәм алга таба барыйк.

Балалар: Сау бул, Бүре. (Тәрбияче һәм балалар алга таба баралар).

Тәрбияче: Балалар, монда кемдер утыра. Кем микән бу?

Балалар: Аю.

Тәрбияче: Исәнме, Аю!

Аю: Исәнмесез, Йомры икмәкне кайда алып барасыз?

Тәрбияче: Без, әби белән бабайга Йомры икмәкне алып барабыз. Аю, нишләп болай боегып утырасың?

Аю: Менә минем төсле тупларым буталып беткәннәр, шуларны дөрес итеп аерырга кирәк. Кызыл төстәге кәрзингә – кызыл тупны, сарыны сарыга, яшелне яшелгә, зәңгәрне зәңгәргә салырга кирәк.

Тәрбияче: Аю, кәефең төшмәсен, без сиңа булышабыз. Балалар, Аюга булышабызмы?

Балалар: Булышабыз.

Дидактик уен: “Тупларны дөрес итеп корзинкага сал”.

 

Тәрбияче: Без бу биремне дә дөрес эшләдек. Бар тупны да дөрес итеп кәрзингә салдык. Аюга да булыштык. Булдырдыгыз. Аюның да кәефе күтәрелде.

Тәрбияче: Балалар, Аю белән саубуллашыйк һәм алга таба барыйк .

Балалар: Сау бул, Аю.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, юлда Төлке утырып тора. Әйдәгез Төлке белән исәнләшик.

Балалар: Исәнме, Төлке!

Төлке: Исәнмесез, Йомры икмәкне кайда алып барасыз?

Тәрбияче: Без Йомры икмәкне әби белән бабайга алып барабыз. Җибәр безне, Төлке. Безне әби белән бабай көтеп тора.

Төлке: Миңа Йомры икмәкне бирсәгез, мин сезне җибәрәм.

Тәрбияче: Нәрсә эшлибез, балалар? Безне Төлке җибәрергә теләми. Ничек Йомры икмәкне коткарырга? Без Төлкедән дә хәйләкәррәк булыйк. Төлкегә салфеткадан Йомры икмәкләр ясыйк. (Подноска сары төстәге салфетка куела, шуннан салфетканы йомарлап йомры икмәк ясау).

Тәрбияче: Карагыз әле, күпме йомры икмәк ясадык. (Түгәрәк, сары, матур). Йомры икмәкләребез күп булдымы, балалар?

Балалар: Күп.

Тәрбияче: Төлке, безнең йомры икмәкләребез сиңа ошыймы?

Төлке: Әйе.

Тәрбияче: Менә бу йомры икмәкләребез сиңа бүләк. (Тәрбияче Төлкегә йомры икмәкләрне бирә).

Төлке: Рәхмәт.

Тәрбияче: Әйдәгез, Төлке белән саубуллашыйк.

Балалар: Сау бул, Төлке.

Тәрбияче: Балалар, монда әби белән бабайның өе.

Йомры икмәк: Рәхмәт сезгә, балалар, мине әби белән бабай янына кайтарып куйганыгыз өчен. (Йомры икмәкне тәрәзә төбенә утыртып кую).

Тәрбияче: Йомры икмәк, яңадан әби белән бабай яныннан тәгәрәп китмә. Балалар, без Йомры икмәкне өенә кайтарып куйдык, безнең үзебезгә дә балалар бакчасына кайтырга кирәк. (Кайтырга чыгу).

Тәрбияче: Балалар, безгә кунакка кем килде? (Йомры икмәк).

-Йомры икмәк кайда кайтырга теләгән? (Әби белән бабай янына).

-Сезгә урманга сәяхәткә бару ошадымы? (Әйе).

-Без урманда кемнәрне очраттык? (Куян, Бүре, Аю, Төлке).

-Куян белән без нәрсә эшләдек? (Кыргый һәм йорт хайваннарын аердык).

-Бүре белән нәрсә эшләдек? (Уйнадык).

-Аю белән нәрсә эшләдек? Без аңа ничек булыштык? (Кәрзиннәргә тупларны төсләр буенча аерып салырга булыштык).

-Төлкегә нинди бүләк ясадык? (Салфеткаларны йомарлап йомры икмәк ясадык).

-Булдырдыгыз, балалар. Бар җәнлекләрнең дә биремнәрен дөрес эшләдегез. Йомры икмәккә булыштыгыз, яхшы эшләр эшләдегез.

-Ә сезгә Йомры икмәк кечкенә генә бүләк әзерләгән.

 

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

 “Гомуми үсеш төрендәге Сарман 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчәбелем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХӘБИБУЛЛИНА ЛИЛИЯ ФЕДОР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий