Яңа фикерләр:

postheadericon Бик яхшы сабак алды Ябалак

 Бик яхшы сабак алды Ябалак

(Абдулла Алиш әкияте)

 

Әкият – Бик яхшы сабак алды ябалак

 

Зәп-зәңгәр күк итәгенә барып тоташкан, очы-кырые күренмәгән бер кара урман бар. Ул урманда яшел киемле агачлар гөрләп үсәләр, тәмле-тәмле җиләкләр кызарып пешәләр. Анда ерткыч бүреләр, хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар, агулы еланнар яшиләр.

 

Усал ерткычлар, сайраучы кошлар белән бергә бу урманда ике ябалак та тора. Төскә алар тавык төсле матур, ә башлары аларның песи башына бик охшый. Күзләре коточкыч зур булсалар да, көндезләрен күрмиләр, шуңа күрә алар ауга да төннәрен генә йөриләр.

Кичләрен кошлар сайраудан тынгач, ерткычлар йоклагач, урман эчен мәче мыраулаган, бала елаган тавышлар каплап ала. Бу тавышка кошлар томшыкларын, ерткычлар борыннарын күтәреп йокыдан уяналар: «Рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмиләр!» — дип, ябалаклардан зарланалар.

 

Бер төнне шулай ябалаклар, балаларын ияртеп, ауга киткәннәр.

Ана Ябалак балаларына шушы сүзләрне әйткән:

—  Улларым, кызларым, берүк сүземне тыңлагыз. Берберегездән аерыласы булмагыз, көндезгә калмагыз! — дигән.

 

Балаларның арасында бик шугы: «Тукта әле, әни сүзен тыңламасам, ни булыр икән?» — дигән, туганнарыннан аерылып, бер якка карап очып киткән. Ә тегеләр моны югалтканнар, аның өчен бик кайгырышканнар. Эзли-эзли йөдәп беткәннәр, таң тугач, өйләренә кайтып киткәннәр. Кайтсалар, теге шаян өйләрендә дә юк икән. «Улым харап булды, улым харап булды», — дип, Ана Ябалак мескен өзгәләнә икән. Бала ябалаклар да бик кайгырышканнар, елашканнар.

Ә теге шаян бу вакыт аяк бармаклары белән агач ботагына нык ябышкан, кая барырга белми аптырап тик утыра икән.

Беренче булып аны Тиен күргән:

—  Минем агачымда нишләп болай кукраеп утырасың? — дигән.

— Тиенкәй-изгекәй, мине кума инде, бик азга булса да, чыда инде, кич булуга китәрмен, сиңа мең-мең рәхмәтләр әйтермен, — дигән Бала Ябалак.

Ләкин Тиен аның сүзләрен тыңламаган, ялваруларына колак салмаган.

—  Әниең сүзен тыңламагансың, менә шушы хәлгә калгансың, үзеңә үпкәлә, андыйларга минем агачта кунак булырга рөхсәт юк, — дип, Ябалак кунаклаган ботакны селкеткән. Мескен Ябалак, ботакларны кабалап-кабалап, башка агачка күчкән. Ләкин кошлар аны бу агачтан да куганнар, хәзер үк күзләреннән югалырга кушканнар. Кайгысыннан Ябалак онытып киткән. Төн дип белеп очып та киткән, канатларын ботакларга бәреп бетергән һәм җиргә килеп төшкән. Ә хәйләкәр төлкегә шул гына кирәк тә булган, ул аны байтактан бирле сагалап йөри икән.

 

Төлке аны әз генә эләктермәгән, теге шаян очып өлгергән, ләкин агач ботагына бик каты килеп бәрелгән. Төлкенең авызында каурыйлар гына калган.

Ябалак ничек кирәк алай көнне уздырган. Менә зарыгып көткән кич тә җиткән. Әнисенең әйткән сүзләре шаян Ябалакның исенә төшкән, ул, мескен, елый-елый арып беткән.

 

Әнисе белән әтисе шук баланы эзләп тапканнар. Ә адашкан Ябалак баласы өйгә кайтып керүенә шатлыгыннан елап җибәргән: «Инде һәрвакыт әти-әни сүзен тыңлармын», — дигән.

Менә шулай шук Ябалак алган бик яхшы сабак.

 
Рәссамы: Лилия Золондинова
Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий