Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Транспорт төрләре белән танышу”

транспортЗурлар төркеме өчен

 

Максат:

– балаларны транспорт төрләре белән таныштыру, аларның җәмәгать транспорты турындагы белемнәрен тулыландыру;

– транспортта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтү;

– балаларда игътибарлылык, хезмәт кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

 

Җиһазлау: транспорт төрләренең рәсемнәре, табышмаклы уен өчен кояш макеты.

 

Эшчәнлек  барышы.

– Хәерле, кояшлы иртәләр телим мин сезгә балалар! Карагыз әле, нинди матур кояш! Аның нурлары гади генә түгел, серле нурлар. Анда нинди сер яшерелгәнен белер өчен кояшның hәр нурын алып, ачып карарга кирәк. (Балалар бер-бер артлы кояш нурларын алалар. Анда табышмаклар язылган).

 

– Канаты бар җилперми,

Эче җылы, җил тими.

Корыч йөрәкле кош ул,

Безнең яраткан дус ул (самолет)

Самолетны икенче төрле әйтсәк, ул очкыч була.

 

– Дүрт дөбердек,

Ике елтырык,

Бер ыжгырык (автомобиль)

 

– Уф-пуф сулар,

Уфтанса да алып китәр,

Барыр җиренә җитәр (поезд)

 

– Арбасы бар, арты юк,

Тәртә мазар заты юк.

Тоткасына кулың тисә,

Атны да узып китә (автобус)

 

– Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утырып чаба

Теләсә кая (трамвай)

 

– Ике көпчәкле арба,

Атсыз да алга бара (велосипед)

 

– Иснәми ул печәнне,

Капмый солы, саламны.

Үзе бара өстерәп

Алты япьле сабанны (трактор)

Трактор нәрсә эшли ул балалар? (Җир сөрә, сукалый, тырмалый).

 

– Ду-ду килеп үкерә,

Басу иңләп йөгерә

Бөтен кырда игенне

Урып-сугып бетерә (комбайн)

Ә комбайн белән нишлиләр? (Ашлык уралар, сугалар).

 

– Бик дөрес, балалар. Без сезнең белән кояшның нурларын ачып серләрен белдек.

– Шулай итеп без бүген транспорт төрләре турында сөйләшәбез. Безнең коры җирдә, һавада һәм суда йөрүче транспортлар бар. Тактага игътибар итегез әле. Транспорт чаралары бик күп төрле.

– Бу транспорт чаралары кайсылары кайларда йөри икән? (коры җирдә, hавада оча, суда йөзә)

– Кайсылары җирдә йөри?

– Кайсылары hавада оча?

– Суда нинди транспорт чаралары йөзә?

 

Уен “Бу транспорт кайда йөри?”

 

Балалар транспорт чаралары рәсемнәрен һава, су, коры җир рәсеме төшерелгән кесәләргә салалар. Сез бакчага ничек киләсез? Шулай итеп транспорт нәрсә өчен кирәк? (Кешеләр бер җирдән икенче җиргә тиз барып җитсен өчен. Теләгән җиреңә, еракларга самолет белән hавада очып, теплоход белән диңгездә йөзеп, ә коры җирдән машина белән, автобус белән барып була).

 

Ә сез беләсезме кемнәр машиналарны йөртә(шофер)?

Поездны(машинист)?

Самолетны(очучы)?

Теплоходны(капитан)?

Тракторны?(тракторчы),

Комбайнны?(комбайнчы).

 

Менә сез бакчага күбегез җиңел машина белән киләсез. Ә кайсыгызның автобус белән  берәр җиргә  барганы бар? Балалар, автобуста утырып йөрүче кешеләрне пассажирлар дип атыйлар. Автобуска бер генә кеше утырса, ул- пассажир, ә инде күп кеше утырса – пассажирлар була.

Ә сез автобуста үзеңне ничек тотарга икәнлеген беләсезме?

Әйдәгез шул кагыйдәләрне искә төшереп алыйк:

– транспортта тавышланма, чүпләмә, кычкырып сөйләшмә;

– транспортка беренче керәм дип кешеләрне этмә;

– транспорт тәрәзәләреннән кулыңны, башыңны чыгарма;

– транспорттан чыкканда игътибарлы бул.

Балалар, шөгылебезне йомгакларга да вакыт җитте. Әйдәгез, тагын бер кабат искә төшереп китик әле.

 

Без буген, нинди транспорт төрләре белән таныштык? (Коры җирдә, һавада һәм суда йөрүче транспорт төрләре белән таныштык).

 

Балалар, сез бүген барыгыз да актив булдыгыз,шуның белән шөгылебезне тәмамлыйбыз, бик зур рәхмәт! Сау булыгыз!

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

“Олы Әтнә балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

1 категорияле тәрбиячесе

 ГАРАЕВА АЛЬБИНА ФАИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий