Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Тукайга ияреп: “Су анасы”әкияте”

су анасы6-7 яшьлек балалар өчен

 

Максатлар:

Г.Тукай әкиятләре аша балаларда матур әдәбият белән  кызыксыну, аларны укырга теләк тәрбияләү, әкият аша кеше әйберенә сорамыйча тияргә ярамаганлыкка өндәү.

 

Эшчәнлек барышы.

Зал әкияттәгечә бизәлгән. Камышлар, су буе. Кошлар сайрый. (Магнитофон язмасы)

1 малай чыга.

-Малайлар, әйдәгез, балыкка!

 

2 малай:

-Әйдәгез! Кайсы күлгә барабыз?

 

3 малай:

-Зәңгәр күлгә!Әйдәгез, киттек!

 

(“Зәңгәр күл “җырын җырлыйлар. Су буена килеп җиткәч кармакларын салалар. Бераз утыралар.)

 

1 малай:

Балык чиртсен, балык чиртсен,

Кармак бавын өзмәсен.

Балык капсын, балык капсын,

Су төбендә ятмасын.

 

2 малай:

-Монда балык эләкми шул. Әйдәгез, икенче күлгә барабыз.

 

3 малай:

-Әйдәгез, балык та эләкми, урыны да бик шомлы. Минем әбием бу күлнең иясе бар дип сөйли иде. Ул килгән балыкчыларның балыкларын куркыта ди. Әйдәгез, китик, малайлар, тизрәк.

 

1малай:

-Әй, сез, куркаклар, ышанасыз әбиләр сүзенә!

Китегез, калам мин үзем генә.

(Малайлар китәләр.)

 

1нче  малай үз-үзенә сөйләнә:

– Ә, эләктерми дип беләсеңме әллә?

Бер качтың, котылдың ,

Ике качтың, котылдың ,

Өченчесендә тотылырсың.

(Тавыш ишетелә. Малай куак артына кача.)

-Чү! Бу ни бу? Хатын дисәң хатын түгел, балык дисәң балык түгел.

 

Су анасы үзенең кызлары белән чыга. Су анасы уртада, кызлары хәрәкәтләр ясап җырлыйлар:

-Безнең әни су анасы,

Без бит аның баласы.

Шуңа судан без чыкмыйбыз

Хәтта шунда йоклыйбыз.

Күлнең йомшак суында

Чәчебезне юабыз

Алтын тараклар белән

Һәр бөртеген тарыйбыз.

Иртәләрен уянабыз

Бакалар тавышына

Сокланабыз шаулап үскән

Туган як камышына.

 

Су анасы чәчен тарап суга чума. Тарагы басмада кала. Малай әкрен генә килеп таракны ала:

-Озын чәчләрен тарап җен карчыгы утырган,

Алтын тарагын онытып та калдырган.

 

Чү!Туктагыз!Нишләргә?

Янымда юк Һич беркем.
Җен карчыгы чыкканчы

Тарак алып элдертим.(Кача)

 

Су анасы чыга, тарагын эзли башлый, тапмагач елый:

-Кайда минем тарагым?

Чәчне ничек тарармын?

Тапмасам мин таракны ,

Инде ямьсез каламын.(Кызларын чакыра):

Әй кызларым килегез ,берәр киңәш бирегез

Тарагымны урлаттым,шуңа кайгыга баттым.

 

Су кызлары тезелеп чыгалар, әниләрен юаталар:

-Бер дә әни кайгырма,

Бар син хәзер авылга.

Тарагынны тап та син

Безнең янга атла син.

 

Су анасы:

-Әй, кызларым, рәхмәт сезгә

Тыңлыймын сүзегезне.

Бөдрә дулкыннар сезнең

Сыйпасын чәчегезне.

 

Су анасы китә, малайны күрә:

-Тукта! Тукта! Качма! Качма! И карак!

Ник аласың син аны,

Ул бит минем алтын тарак.

 

Этләр чыгып өрә башлыйлар, хуҗалары янына килеп :

-Ярый әле без күрдек,

Һау да һау дип без өрдек.

Сине шулай коткардык,

Шуңа күрә нык ардык.

 

Малай:

-Дөрес эшләдегез сез, шулай кирәк аңа. Кычкыра:

 

-Су анасы!Су анасы!

Тарагыңны алдыңмы?

Алтын тарагыңнан

Шулай коры калдыңмы?

 

Малай өенә кайта, таракны әнисенә күрсәтә:

-Әни, әни, кара әле,

Мин алтын тарак таптым.

Сусадым, ардым, әнием,

Мин бик озак чаптым.

 

Әнисе таракны ала да:

-И, улым, иясе юк идеме соң бу таракның?

Борчу салдың күңелемә

Зиһенемне чуалттың.

 

Бар ят,соң инде,

Бик арыгансыңдыр инде.

Чыкса тарак иясе,

Тиздән килер ул үзе.

 

Автор:

Хуш. Батты кояш.

Җитте кич. Өй эченә таралды хуш ис.

 

Малай яткан килеш таракны карый:

-Алтын тарак,  алтын тарак, туйганчы карыйм әле,

Алтын тарак, алтын тарак белән чәчемне тарыйм әле.

 

Су анасы тәрәзәне шакый.

 

Малайның әнисе:

Кем бар анда? Кем ул? Кара төндә кем йөри? Ни кирәк  сиңа, и пычагым кергере!

 

Малай калтыранып үз-үзенә:

-Төн, караңгы, тәрәзәдән ялгыз ай миңа карый,

Ай да ялгыз, мин дә ялгыз,

Я, Ходай, кая барыйм?

 

Су анасы:

-Ач! Бу мин – Су анасы.

Кайда минем алтын тарак?

Кичә көндез

Аны урлап качты

Синең углың – карак!

 

Әнисе таракны тышка ата:

-Ал да тарагыңны,

Бул син юлыңда.

Мондый эшкә бүтән улымның

Бармас кулы да.

 

Әнисе:

-Ник алдың син су анасының тарагын

Ник тидең аңа, балам?

Кеше әйберенә тимәскә дип,

Кечкенәдән өйрәтеп барам.

 

Малай:

-Ярый, әнием, тыңлыйм синең сүзеңне.

Кичер мине,

Бүтән алай эшләмәм

Иясез әйбергә бүтән

Бер дә тимәм.

-Ә хәзер, әнием, ярыймы балыкка барырга?

Әйдәгез, малайлар балыкка!

 

Зәңгәр күл җырын җырлап китәләр.

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“33 нче урта мәктәп”

муниципаль мәгариф учреждениесенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

ӘБҮНӘГЫЙМОВА ЗАРЯ ГАБДЕЛБӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий