Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Галәмгә сәяхәт”

1Зурлар төркеме өчен

 

Максат: Балаларның саннарны тануларын, 1-10, 10-1 таба кире санауларын,  <, >, = тамгаларын дөрес куллануларын, математик табышмакларны чишә белүләрен ныгыту. Рәсем, ябыштыру шөгыльләренә кызыксыну уяту. Мөстәкыль фикерләү сәләте тәрбияләү. Экологик тәрбия бирү.

 

Җиһазлар: йолдызлар, саннар, «йолдызчык» рәсеме,  агачлар, крокодил рәсемнәре, яфраклар, ылыслар, савыт белән су, буяулар, шарлар, метеорит, ракета, магнитофон, наушник, микрофон.

 

Шөгыль барышы: 

 

Т-че: Балалар, бүген безгә кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик, үзебезнең елмаюларыбызны бүләк  итик.

 

(Сигнал килә, тәрбияче наушник кия)

 

Әйе…Әйе… «Ромашка балалар бакчасы»…Кунакка?… Яхшы…! Рәхмәт…!

Балалар, безне галәмгә чакыралар, аларга ярдәм кирәк. Анда саннар, биремнәр, табышмаклар яши. Сез анда очарга әзерме?

Балалар: әйе.

Т-че: Галәмдә яшәүчеләргә булышу өчен безгә тиз санарга, уйларга, биремнәрне чишәргә кирәк. Әйдәгез, бер уен уйнап алабыз:

 

«Шулай буламы?»

Без авырлыклардан курыкмыйбыз, космик сәяхәткә кузгалсак та була. Ә нәрсәдә очарбыз соң?

Балалар: ракетада

Т-че: Әйдәгез, үзебез белән һава һәм су алып меник.

(шарга һава тутыралар)

Карагыз, галәмнән ракета килә.

Т-че: Әйбәтләп утырышыгыз. Игътибар. Очарга әзерләнегез .1-10 кадәр саныйлар.

(ракетага утырып күккә менәләр,космик көй яңгырый)

(Ракетадан чыгалар һәм галәмне күзәтәләр)

Менә без беренче планетага килеп җиттек. Һава нинди монда, сулап карыйк.

Балалар: монда һава юк.

Т-че: әйдәгез үзебез алып менгән һавабызны чыгарыйк.

Космик тавыш: Галәмгә рәхим итегез. Исәнмесез балалар. Минем чакыруымны кабул итүегезгә рәхмәт.

 

 (Балалар №1 планетага баралар.)

Космик тавыш: Сез табышмаклар планетасына  килдегез. Аларны чишегез.

(беренче планетага табышмаклар язылган йолдызлар эленгән).

Т-че: Бу галәмдә кызык икән, килеп тә җитмәдек – инде биремнәр дә бирәләр. Чишәбезме?

(балалар чишәләр)

Космик тавыш: Сез, бу биремне үтәдегез, хәзер №2 планетага барыгыз. Бу «Йолдызчык» планетасы.

Т-че: Балалар, карагыз «йолдызчык». Ул йолдызларны күзәтергә ярата. Ләкин саный да, кайсы сан зур, кайсысы кечкенә, кайсысы тигез икәнен,   <, =, > тамгаларын куя белми. Йолдызлар югалган. Аңа ярдәм итегез.

(Балалар биремне үтиләр)

Т-че: Бик арып киткәнсездер, әйдәгез әзрәк ял итеп алыйк.

 

“Физкультминут».

Космик тавыш: №3 планетага барыгыз. «Яшеллек планетасы»

Т-че: Балалар, карагыз, монда планета үлеп бара, агачлар корыган, су юк, крокодил авырый. Аларга ярдәм кирәк.

(крокодилны тазарталар, агачка яфраклар ябыштыралар,

гөлләргә сулар сибәләр)

Әйдәгез, галәмгә яшь агачлар утыртып калдырыйк.

– кәгазьгә агач рәсеме ясыйлар;

– губка белән агач рәсеме төшерәләр;

– агачка ылыслар, яфраклар куялар; һ.б.

Бу агачлар үссен өчен нәрсә кирәк?

Балалар: һава, су, яктылык.

Т-че: Истәлеккә дуслык кояшы ясыйк.

(учлар, куллар ярдәмендә башкаралар )

Менә балалар, без космик галәмгә ярдәм иттек. Хәзер үзебезнең бакчабызга кайтыр вакытта җитте.

 

Космик тавыш: Сезнең белән танышу безгә рәхәт булды. Рәхмәт сезгә. Сау булыгыз.

(ракетага утырып кайтып китәләр, 10 -1 кадәр саныйлар)

Т-че: Менә бакчабызга кайтып та җиттек.

(Микрофон ала һәм журналистка әйләнә)

 

– Исәнмесез, кадерле балалар. Мин «Балалар дөньясы» газетасыннан. Сезнең исән-имин кайтуыгызга мин бик шат. Әйтегез әле:

– Сез кайда булдыгыз?

– Нәрсә белән шөгыльләндегез?

– Сезгә ошадымы?

– Тагын очасыгыз киләме?

Рәхмәт, балалар. Сау булыгыз.

(«Метеорит төшү» тавышы ишетелә)

Т-че: Балалар,башларыгызны иегез, метеорит төшә.

(тәрбияче барып карый,  метеорит эчендә күчтәнәч)

Радиотавыш. Тәрбияче  наушник кия: « Әйе..,бүләк.., алдык.., рәхмәт..»

Балалар, безгә галәмнән күчтәнәч җибәргәннәр. Сезгә  рәхмәт әйтәләр.

 

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

Күңгәр балалар бакчасы

муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

 ӘХМӘДШИНА ФИРДИНӘ ФЕРДИНАНТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий