Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Дүрт теләк”

44-5 яшьлек балалар өчен

 

Максат: балаларның ел фасыллары турында белемнәрен ныгыту.

 

 

Бурычлар:

Белем бирү: ел вакытларын билгеләренә карап аера белүгә ирешү, яшелчә, жиләк-жимешләр турында белемнәрне ныгыту, гомумиләштерү кунекмәләрен үстерү. 5кә кадәр санау күнекмәләрен камилләштерү, геометрик фигураларны, төсләрне белүне тикшерү. Схема буенча бербөтен предмет төзүгә ирешү.

Үстерелешле: классификацияләү күнекмәләрен ныгыту; эшләнгән эшкә бәя бирү, тикшерү; балаларның эмоцияләрен үстерү; сөйләм телен камилләштерү, фикерләү сәләтен, истә калдыру кунекмәләрен ныгыту. Ярышу атмосферасы булдыру.

 

Тәрбияви: музыкаль тәрбия бирү, балаларны бер-берсен тыңлап торуга ирешү.

Методик алымнар: әңгәмә, хәрәкәтле, дидиактик уеннар.

Жиһазлау: ноутбук, яшелчәләр, жиләк-жимешләр, ашамлыклар муляжлары, магнитофон, диск “Җырлап-биеп уйныйбыз-3″, “Бииләр итекләр-читекләр”-УМК, 2 пар чаңгы, геометрик фигуралар, сыерчык оясы схемасы,  обручлар, 1-5 саннары язылган карточкалар.

Интеграция: аралашу, танып белү, физик культура, социализация, музыка.

Сүзлек: яшелчәләр, жиләк-жимешләр, ашамлыклар, чана, чаңгыда шуу, су коену, сыерчык оясы, геометрик фигураларны , төсләрне кабатлау.

Алдан эшләнгән эш: “Көз”, “Кыш”, “Яз”, “Жәй” темасына әңгәмәләр оештыру, шигырьләр уку, ятлау, җырлар өйрәнү; уеннар уздыру “Кояш һәм яңгыр”, “Күрсәт әле, үскәнем”, “Көз, көз, әйт әле”, рәсемнәр буенча эш оештыру, яшелчәләр һәм җиләк-жимешләр белән таныштыру.

Катнашалар: Көз, Кыш, Яз, Жәй.

 

Эшчәнлек барышы.

 

(Музыка куела. Ике бала керә.)

1 нче бала.

Исәнмесез! Саумысыз!

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез кукәй салган

Нигә чыгып алмыйсыз?

 

2 нче бала.

Әтәч кукәй саламени

Нигә кеше алдыйсың?!

 

Икесе бергә:

Исәнмесез!

 

2 нче бала.

Әйдәгез, куңел ачыйк! Уйнап алыйк! (Балалар керәләр, тугәрәккә басалар)

 

Җыр “Матур уен”

Сез уртада , без кырыйда,

Әйләнәбез тугәрәк,

Уеныбыз булсын матур

Куңел ачыйк бергәләп!

Таянабыз билләргә,

Тотынабыз биергә

Тыпыр-тыпыр тыпырдашып

Әйләнәбез без бергә.

(Балалар җыр вакытында хәрәкәтләр ясыйлар, бииләр).

(Балалар урыннарына утыралар)

 

Тәрбияче. Балалар, сезгә елның нинди вакыты ошый? Кайсы ел фасылын яратасыз? (Миңа көз ошый, чөнки көз көне тәмле-тәмле җимешләр, яшелчәләр өлгерә.)

1 нче бала. Мин жәйне яратам. Чөнки җәй көне жылы, рәхәт, су коенырга була.

2 нче бала. Мин чана, чаңгыда йөрергә яратам. Шуңа да миңа кыш айлары якын.

1 нче бала. Юк, җәй көннәре рәхәтрәк!!!

2 нче бала. Юк инде, кышын матуррак!!!

Тәрбияче. Ярар, ярар. Алай итеп сүзгә килергә кирәк түгел. Балалар, бүген без сезнең белән тагын бер кат барлык ел фасыллары белән дә очраша алуга ирешербез.

 

Ә хәзер бер табышмакның җавабын табыгыз.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана –

Бу кайчак була? (Көз)

 

(Музыка яңгырый. Көз булып киенгән бала керә)

 

Көз. Исәнмесез! Мин Көз булам. Муллык билгесе.

Киң болыннарда,

Урман-кырларда,

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

Уйсу җирләрдә,

Елга, күлләрдә,

Көзге салкыннан

Сулар туңдылар.

Көннәр суынды,

Чишмәләр тынды,

Безне калдырып

Кошлар да китте.

 

1 нче бала. Ай, бигрәк матур бу Көз!!!!

Тәрбияче. Әйдәгез әле, балалар, Көз белән бер уйнап алыйк. Көз көне безнең бакчаларыбызда нәрсәләр өлгерә әле? (Яшелчәләр, жиләк-жимешләр өлгерә.)

Менә безнең өстәлдә барысы бергә буталган, әле ашамлыклар да кергән. Алар бозылмасын өчен без аларны аерып куярга тиеш.

 

Уен “Аерып ал”

(Бер урында булган яшелчәләрне, җимешләрне, ашамлыкларны, аерым кәрзиннәргә салу)

өз аерым урындыкка утыра.)

Тәрбияче. Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак туган? (Кыш)

 

(Музыка уйный. Җил-буран тавышлары ишетелә. Кыш булып киенгән бала керә.)

 

Кыш. Исәнмесез, балалар! Мин Кыш булам. Аклык билгесе. Минем табышмакларымнын җавабын табыгыз.

1. Оча – юк канатлары,

Чаба – юк аяклары,

Тышта булса өелә,

Өйгә керсә, җәелә. (Кар)

 

2. Утта янмый, суда батмый. (Боз)

 

 

Уен “Чаңгыда шуу”

(Ике команда ярыша, һәрбер бала чаңгы киеп бирелгән юлны үтеп йөгереп килергә тиеш).

2нче бала. Менә ничек рәхәт кыш көне!

 

Тәрбияче.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт,

Я , әйтеп кара? (Яз)

 

(Музыка астында Яз киеме кигән бала керә)

Яз. Исәнмесез! Мин – Яз булам! Яшеллек, матурлык билгесе.

Туктап сана,

Тамчы тама:

Тып, тып, тып!

Төшә-төшә

Бозны тишә:

Тып-тып-тып.

Яз бу, ишет,

Кага ишек:

Тып, тып, тып!

 

1 нче бала. Ә яз көне минем туган көнем дә бит әле. Яз бигрәк матур инде.

Тәрбияче. Ә яз көне безнең якларга нинди кошлар кайта әле? (Сыерчык, кара каргалар, карлыгачлар, тургайлар, сандугачлар, кыр казлары, кыр үрдәкләре безнең якларга кайта.)

 

Конструклаштыру  “Сыерчык оясы”

(Һәрбер бала өстәл артына басып, геометрик фигуралардан “сыерчык оя”сы ясый. Тәрбияче берничә бала янына килеп, геометрик фигураларны, аларнын төсләрен белүләрен тикшерә)

Тәрбияче. Тагын бер табышмак тыңлагыз әле.

 

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә,

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура

Бу кайчак була? (Җәй)

 

(Кошлар тавышы,  урман шаулавы ишетелә. Җәй киемендә бала керә.)

 

Җәй.

Аланнарда – җиләк исе,

Басуларда – иген исе,

Җәйләүләрдә – сөт исе…

Тагын аллы-гөлле чәчәк,

Кайнар кояш өстисе –

Шушы булыр җәй төсе.

 

Тәрбияче. Балалар, сез җәй көннәрендә су коенырга яратасызмы? (Яратабыз). Әйдәгез, хәзер искә төшереп алыйк әле.

 

Уен “Көймәгә утыр”

(Идәндә обручлар, алар эчендә саннар 1-5, балалар су коеналар. Җил чыга, балалар көймәләргә утырырга тиеш. Нинди сан язылган, шул кадәр кеше утыра)

2 нче бала. Нинди күңелле җәй көне.

Тәрбияче. Балалар, җәй үзенчә матур, кыш үзенчә сокландыра, яз һәм көз күңелгә тагын да якынрак кебек. Вакыт беркайчан да туктап тормый. Һәр елны яздан соң җәй, җәй артыннан көз, көздән соң кыш атлый. Беркайчан да кыштан соң җәй килә алмый, ә яздан соң көз булмый. Әгәр андый хәл булса, табигатьтә зур буталчыклар килеп чыгар иде.

Бүген без сезнең белән барлык ел фасыллары белән  дә күрештек. Кичәбезне “Кояшлы ил”җыры белән тәмамласак дөрес булыр дип уйлыйм.

 

 Җыр “Кояшлы ил”

 

(Балалар залдан чыгалар.)

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

«КАР БӨРТЕГЕ» 28 нче балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХУСНУЛГАТИНА ВЕРОНИКА ПАВЕЛ КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий