Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Иң кадерлем, әнием”

розаМәктәпкә әзерлек төркемдә әниләр көненә багышланган кичә

 

Максат. Әниләргә, әбиләргә  карата мәхәббәт, хөрмәт, ихтирамлылык  кебек хисләр тәрбияләү;  әбиләрне, әниләрне  бәйрәм  белән  тәбрик  итү. Җырлар , шигырьләр аша  балаларда  күркәм  сыйфатлар  тәрбияләү. Балаларның   сөйләм  телен  үстерү.

 

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Салмак кына көй яңгырый.

 

Алып баручы:  

– Хәерле көн хөрмәтле әниләр, әбиләр, килгән кунаклар! Сезнең барыгызны да әниләр  бәйрәме  белән котлыйбыз.

 

Әни – гаиләдә иң якын, газиз кеше. Ул яшәргә дәрт, тормышка илһам өсти. Ана баласын күз нурын, бәгырь кисәген татлы сөенечләр белән кулына ала һәм аны нинди генә матур, кадерле сүзләр белән атамый.

 

Яңа туган аем син,

Бер йомарлам маем син.

Ак күгәрчен чаклы син

Бал шикәрдәй татлы син.

 

Бүген җир йөзендә иң матур бәйрәм – әниләр бәйрәме. Әйдәгез, котлау өчен сүзне балаларга бирик әле.

 

Зилә

Бакча бүген  гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез.

 

Бу бәйрәмне барлык җирдә

Зурлап каршы алалар.

Бәхетле елмая бүген

Җирдә барлык аналар.

 

Дилүс

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын  күңелдән  һәммәгезне

Бәйрәм  белән  котлыйбыз.

 

Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

 

Бәйрәмебез гөрләп барсын ,

Уен – көлке күп булсын.

Әйдәгез, дуслар, биибез

Әниләр карап торсын.

 

Татар халык биюе

 

Назгөл

Дөньяда иң акыллы

Иң уңган безнең әни.

Менә шуңа синең яннан

Һич тә китәсе килми.

 

Без сине бик яратабыз

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзебезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

 

Җыр “ Әниемне яратам “ Ф.Илаева сүз, Н.Муртазин көе.

 

Нәфкать

Кем  юата авыр чакта?

Әлбәттә инде, әни!

Мин бит әле аның өчен

Һаман да  шулай нәни.

 

Рүзәл

Минем әнием – Миләүшә

Гөл булып үсә димәк.

Өебезнең яме, нуры-

Ул барыбызга кирәк.

 

Төрле гөлләр сыйфатына

Минем әнием ия.

Канәферләр кебек төгәл ,

Вакыт кадерен белә.

 

Ләләдәй яңарыш сөя,

Мәтрүшкәдәй дәвалый.

Роза күк ярата белә,

Кыңгыраудай җырлый.

 

Кашкарыйлар кебек озын

Гомерле бул, әнием.

Сәламәтлек бирсен Аллаһ,

Терәк булсын  әтием.

 

Ләйсән

Бик күңелле, бик тә рәхәт,

Әниләр карап торгач.

Эшләрендә  булышырбыз

Үсеп зур кеше булгач.

 

Ландыш

Әнием  минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

 

Иллария

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

Гүзәл

Минем әнием уңган,

Эшләргә бик ярата.

Җырлый –җырлый  эшләгәндә

Йөзеннән нур  тарата.

 

Мин дә аңа булышам,

Урын –җирне җыешам.

Өйләребез ялт итсен,

Әни  бераз ял итсен.

 

Җыр “Мин әнигә булышам “ М.Морзаханова көе, Н. Мадьярова

 

Райнур

Кояш кебек балкып тора

Әниемнең йөзләре.

Күңелләргә җылы бирә

Аның әйткән сүзләре.

 

Әниемне бик яратам,

Ул да мине ярата.

Эшеннән кайтып керә дә

Сагышларым тарата.

 

Әниемне беркайчан да

Борчымам юк-бар белән.

Әниемне котлыйм бүген

Матур бәйрәме белән.

 

Алып баручы:    

– Дөньяда иң кадерле булган әти-әни турында без бик күп сөйлибез. Ә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, аларны кеше итеп үстергән  кешеләр – әбиләр турында бик аз сөйлибез. Ә бит әбисе булган кеше нинди бәхетле икәнен һәр бала белә.

Гомернең сикәлтәле  юллары артта калган. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә ак кырау кунган. Күпне күргән, күпне  кичергән дәү әниләребез, ак яулыклы әбиләребез!

Сезне әниләр бәйрәме белән котлыйбыз. Оныкларыгыздан бүген бәйрәм сәламнәре, шигьри юлларны кабул итеп алыгыз.

 

Динар

Әниемнең әнисе –

Әбием була минем .

Әби генә түгел әле

Ул минем дәү әнием.

 

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.

 

Җылы оек, бияләй

Бәйли безгә көз җиткәч.

Мин дә аңа бүләкләр

Алырмын үсеп җиткәч.

 

 

Азат

Әби кеше гел яхшылык тели,

Гаебебез булса, кичерә.

Гомер буе калыйк тугрылыклы

Әби дигән изге кешегә.

 

Яшәгез сез мәңге яшь булып

Туган йортыгызга ямь булып.

Сез булсагыз таза – сәламәт

Оныкларга, безгә булыр бик рәхәт.

 

Зилә   башкаруында  “Төрек”  биюе.

 

Рәфис

Безгә терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

 

Картаймыйча шулай кояш кебек

Балкып торыгыз сез иртә-кич.

Яхшылыкны җирдә ятмый диләр

Онытмабыз сезне һич.

 

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

 

Чулпан

Гел яхшыга өйрәтәсез,

Тыңлыйбыз сезнең сүзне,

Һәр эштә үрнәк сез безгә

Хөрмәт итәбез сезне.

 

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен балкып торсын

Әниләрнең, әбиләрнең көләч йөзе

Гел көләч булып калсын.

 

Туган җирем ал чәчәкле,

Гүзәл гөлбакча булсын.

Җиребез, зәңгәр күгебез

Шат җырлар белән тулсын.

 

Исмәгыйль

Минем әби бик әйбәт,

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.

 

Рәзил

Әбием һәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләр белән

Безнең күңелне күрә.

 

Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнен әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда?

 

Җыр “Әниләр бәйрәме”. С. Бикчәнтәева сүз.,  М.Минһаҗев көе.

 

Илназ

Өлгер, җитез минем әни,

Бар эшкә дә җитешә.

Юа, җыя, тегә, бәйли,

Кичкә бәлеш тә пешә.

 

Туганнарны якын итә,

Әби-бабайны зурлый.

Барысына да өлгерә

Ничек бер дә ул армый?

 

Яратам сине, әнием,

Син бәхетле була күр.

Әтием белән бергәләп,

Безгә җылы оя үр.

 

Люзия.

Минем әни үзе әйбәт, үзе чибәр

Карлыгачтай кара кашлары.

Уңганлыкта аңа тиң кеше юк

Бигрәк  тәмле  пешкән ашлары.

 

Бәхетле бул, әнием, һич картайма

Гөрләп үссен бакча гөлләрең.

Сау-сәламәт яшә, авырма

Имин булсын килер көннәрең.

 

Дөньяда иң яратканым

Минем газиз әнием.

Тормыш юлымда терәгем

Юл сызучы – әтием.

 

Җыр “ Бәйрәм бүген “ Р. Корбан сүз., М.Минһаҗев көе.

 

Зилә

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

 

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Матур тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

 

Алып баручы:

-Хөрмәтле әбиләр,әниләр! Әниләр көненә багышланган бүгенге кичәбез ахырына якынлашты.Сезнең барыгызга да кояштай озын гомер, гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез.

 

Татарстан Республикасы

Арча районы

 «Ашытбаш  балалар бакчасы»

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

САБИРҖАНОВА ТӘНЗИЛӘ ГАБДЕЛНУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий