Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Йомры икмәк”

5 икм3-4 яшьлек балалар өчен

 

Максат.

1. Әкиятне тәрбияче белән бергә сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның рәсемнәр буенча сөйләп, сүз байлыгын активлаштыру;

2. Балаларның игътибарын кабул итү сәләтен үстерү;

3. Әкият геройлары белән кызыксындыру.

 

Материал.

“Серле” капчык яки тартма, Йомры Икмәк җырының аудиоязмасы, әкият эчтәлеге буенча рәсемнәр.

 

Интеграцияләү.

“Социальләштерү”, “Танып белү”, “Аралашу”, “Музыка”, “Иҗади сәнгать”, “Сәламәтлек”.

 

 

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче балаларны өстәл янына чакыра, өстәлгә милли ризыклар куелган. Аларның исемнәре балалар белән бергә әйтелә: өчпочмак, вакбәлеш, чәк-чәк, бәлеш, кош теле…

 

Тәрбияче: Әниләрегез пешергән ризыклардан өебезгә тәмле исләр тарала. Әйдәгез, ризык исен иснәп хозурланыйк. Иснибез, чыгарабыз. (Аваз гимнастикасы).

Балалар, безгә бүген кунак килгән. Ул менә бу “серле” капчык эченә кереп яшерелгән. Капчыкны ачып карамыйча гына, аның эчендә нәрсә барлыгын әйтеп буламы? (Юк.)

Дөрес, әйтеп булмый. Балалар, кунагыбыз, җыр җырлап күрсәтәм әле, бәлки мине кызлар һәм малайлар танырлар, ди. Тыңлап карыйк әле. (Аудиоязма куя)

Әкият – Йомры икмәк

 

Мин келәттән себерелгән,

Каймакка басылган,

Камырдан ясалган.

Әбидән дә качтым мин

Бабайдан да качтым мин…

 

Балалар җырлаучының Йомры Икмәк икәнен ачыклыйлар һәм аны “серле” капчык эченнән алалар.

1 икм

 

Балалар, Йомры Икмәкне кем пешергән? (Әби белән бабай). Йомры Икмәкне нәрсәдән пешергәннәр? (Камырдан). Әйе, балалар, әби белән бабай, камырдан икмәк пешереп, аны тәрәзә төбенә суытырга куялар. Суынгач, икмәк тәрәзәдән сикереп төшә һәм тәгәрәп китә, тәгәри-тәгәри, урманга җитә. Урманда аңа нәрсә очрый? (Куян).

2 икм

(Балалар персонажларны әйтәләр, тәрбияче аларга туры килгән уенчыкларны яки өстәл театры җыелмасыннан тиешле фигураларны алып куя бара, һәм балалар белән әкият сөйләүне дәвам итәләр).

Балалар, әйдәгез, барыгыз да, Куян булып, Йомры Икмәк белән сөйләшегез әле. Куян әйтә: “Хәзер мин сине ашыйм!” (Барысы бергә әйтәләр). Әйдәгез, хәзер Йомры Икмәк булыгыз. Ул нәрсә ди? “Син мине ашама, башта мин сиңа бер җыр җырлыйм!” (Балалар җырлыйлар).

Мин келәттән себерелгән,

Каймакка басылган,

Камырдан ясалган.

Әбидән дә качтым мин

Бабайдан да качтым мин.

Синнән качам да качам!

Балалар рәсемнәр буенча сөйләп баралар.

 

Шулай итеп, Йомры Икмәк Куяннан качып китә. Йомры Икмәккә нәрсә очрый? (Бүре)

3 икм

Ә бүредән соң нәрсә очрый? (Аю).

4 икм

Әйдәгез, хәзер барыгыз да Аю булып күрсәтегез әле! Аю Йомры Икмәккә нәрсә ди? Бергәләп әйтегез әле. (“Мин сине ашыйм!”-ди.)

Йомры Икмәк нәрсә ди? (“Син мине ашама, мин сиңа җыр җырлармын!”-ди). (Бергәләп җырлыйлар.)

Мин келәттән себерелгән,

Каймакка басылган,

Камырдан ясалган.

Әбидән дә качтым мин

Бабайдан да качтым мин.

Куяннан да качтым мин,

Синнән качам да качам!

Йомры Икмәк качып китә. Бара-бара Төлкегә очрый.

5 икм

Әйдәгез, хәзер Төлке булып күрсәтегез әле! Ул хәйләкәр, ялагай. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: “хәйләкәр, ялагай”. Төлке нәрсә ди? (“Мин сине ашыйм”-ди.) (Бергәләп әйтәләр.)

Йомры Икмәк нәрсә ди? (“Син мине ашама, мин сиңа җыр җырлыйм”.)

Мин келәттән себерелгән,

Каймакка басылган,

Камырдан ясалган.

Әбидән дә качтым мин

Бабайдан да качтым мин.

Куяннан да качтым мин,

Аюдан да качтым мин,

Синнән качам да качам!

(Бергәләп җырлыйлар.) Ә Төлке нәрсә дигән соң? (Берәр активрак баладан сорарга була.) Кем Йомры Икмәк белән Төлке кебек сөйләшеп күрсәтә?

Бер бала төлке роленә керә.

Төлке: Һай, матур да җырлыйсың икән! Яле, якынрак килеп, минем борын очына утырып, тагын бер җырлап бир әле!

 

Йомры Икмәк, якынрак килеп, тагын җырлаган. Әйдәгез, Йомры Икмәк булып җырлагыз әле. (Балалар җырлыйлар.)

Хәйләкәр Төлке аны капкан да йоткан. Шуның белән әкият тә беткән. Балалар, сез “Йомры Икмәк” әкиятен тыңладыгыз. Үзегез дә миңа сөйләргә булыштыгыз. Булдырдыгыз, балалар! (Балалар кул чабалар).

 

Уен “Йомры Икмәк”.

Рәсемнәрне карап, кыргый хайваннарның йөзләре күңеллеме әллә күңелсезме икәнлеге сорала. Төлкенеке – күңелле, калган хайваннарныкы – күңелсез.

-Әйдәгез, алар да күңелсезләнмәсеннәр, аларга Йомры Икмәк әвәлик.

(Камырны ясау өчен нәрсәләр кирәклеген сорый, камыр ясала. Балалар камырдан Йомры Икмәк әвәлиләр.)

-Йомры Икмәкләр ни өчен тиз тәгәри?

-Чөнки ул түгәрәк.

 

Йомры Икмәк түгәрәк,

Телибез икән,

Дәвам итәрбез бергәләп.

Татарстан Республикасы

Арча шәһәре

 “8 нче Арча балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле татар теленә өйрәтү тәрбиячесе

СОЛТАНОВА ФӘНИЯ МИННЕГАЛИ КЫЗЫ

ОХШАШ МӘКАЛӘЛӘР:

Йомры икмәк. Әкият-театр

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий