Яңа фикерләр:

postheadericon Нәниләргә шигырьләр

Көз җитте (Хәйбуллина М.Ә.)

1Көз җитте-

Салкын урамда.

Салкын булса да

Чыгам урамга.

 

Сары, кызыл яфраклар

Кояштай балкый.

Әйтерсең алар

Елмаеп карый.

 

Сары , кызыл яфрак

Оча да оча.

Җыеп алам да

Аларны кочам.

 

“Шалкан” (Хәйбуллина М.Ә.)

шиг2Бабай шалкан утырткан,

Шалкан зур булып үскән.

Бабай тарткан шалканны,

Шалкан чыкмый шул төптән.

 

Әбине чакырган бабай,

Ярдәмсез булмас диеп.

Әби инде  шаккаткан

Зур шалканны күреп.

 

Кыз йөгереп чыккан,

Әй, тарталар тезелеп.

Тик шалкан кузгалмый да

Чыгарга уйламый  өзелеп.

 

Акбай күреп исе киткән,

“Һау- һау”  зур шалкан!

Бар нәрсәне күрә   идем

Ничек  соң күрми калган.

 

Бергәләшеп тарттылар,

Инде тәмам ардылар.

Булмый инде болай дип

Мияуны чакырдылар.

 

Әй тартаталар, тарталар…..

 

Аптырашып басып торганда,

Тычкан чыкты йөгереп.

Әй тарталар, тарталар,

Һәм ниһаять, шалкан чыкты өзелеп.

 

Минем уенчыкларым (Хәйбуллина М.Ә.)

шиг4Уенчыгым- аюым,

Яратам сине.

Уенчыгым -аюым,

Югалтмам сине.

 

Уенчыгым- куяным,

Уйныйбыз әйдә.

Уйнап туйгач , куяным,

Кайтырбыз өйгә.

 

Уенчыгым – курчагым,

Арыдыңмы әллә?

Уенчыгым, курчагым,

Йоклатыйм әйдә.

 

Самолетта килә очасым (Хәйбуллина М.Ә.)

шиг6Самолетка утырып,

Килә очып китәсем.

Биек- биеккә менеп

Җирне өстән күрәсем.

 

Самолет оча биек,

Болытлар тора биеп.

Очучы абый кул болгый

Миңа таба иелеп.

 

“Очучы абый утырт әле”,

Диеп әйтәсем килә.

Самолет бик зур

Анда бит урын җитә.

 

Җимеш бакчасында (Хәйбуллина М.Ә.)

шиг7Алмагачның алмасы

Кып- кызыл  булып пешкән.

Бигрәк өлгергән шул,

Түзә алмаган, өзелеп төшкән.

 

Чияләрнең чияләре

“Мине өз”- дип торалар.

Күзне кызыктырып алар

Селкенгәләп куялар.

 

Карлыганның карасы бар,

Кызылы кызарып пешкән.

Селкеп кенә куйган идем,

Савытка күп карлыган төшкән.

 

Бакчадагы кызыл җиләкләр

Кызыктыралар күземне.

Кәрзингә салам әзрәк,

Аны капмый  түзимме!?

 

Акбайга ни булган? (Хәйбуллина М.Ә.)

шиг9Акбай бүген иртә торган

Күзлеген киеп куйган.

Карап тора сөяккә,

Нигәдер  уйга чумган.

 

Яше бар шул Акбайның

Тешләре бик аз калган.

Акбай кәнфит яраткандыр,

Шуңадыр ул тешсез калган.

 

Акбай бүген уйнамый,

Кәнфиткә дә карамый.

Авызында теше булмагачтын

Табибка да бара алмый.

 

Минем яраткан Мияуым (Хәйбуллина М.Ә.)

шиг10Ап-ак минем Мияуым

Сыйпап кына торамын.

Хәйләкәр карый миңа

Эх, беләсе иде планын.

 

Ап-ак минем Мияуым

Бик яратам мин аны.

Тагын хәйләкәр карый

Мин яратам аны, ә ул майны.

 

Ап-ак минем Мияуым

Мамык кебек йомшагым.

Кулларыма аламын да

Кысып- кысып кочамын.

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

«342 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХӘЙБУЛЛИНА МӘДИНӘ ӘХӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий