Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Әкияттә кунакта»-2

2Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль

 

Максат: Әйберләргә күрсәтеп, саннарны тәртип буенча әйтеп бару; соңгы санның бер төркем предметларның барлыгы  ничә икәнлегенә күрсәтүен ныгыту. Тигез булмаган төркемнәрне тигезләргә өйрәтүне дәвам итү. Ике предметны озынлыгына карап чагыштыра белү. Геометрик фигураларны ныгыту, төсләрен, зурлыкларын билгеләү. Кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту, тулы җөмлә белән җавап кайтару. Әкият геройларының дус, тату булуларын күрсәтү.

 

Җиһазлау:  теремкәй, әкият геройлары, саннар, карточкалар  (геометрик фигуралар), боҗралар.

Сүзлек: озын, кыска, кыргый

Алдан эшләнгән эш: дид.уен “Барлыгы ничә”

Методик алымнар:

  1.  Кыргый хайваннар турында сөйләшү.
  2. Теремкәй янында тычкан. Озынлык буенча ике юлны чагыштыру.
  3. Урман аланында чыршылар.
  4. Физкультминутка «Нәрсә безнең икәү».
  5. Куянкай геометрик фигуралар алып килгән.
  6. Бармак уены «Куянкай»
  7. Уен «Могжизалы түгәрәкләр»
  8. Нәтиҗә «Теремкәйдә ничә хайван?»
  9. Р.Вәлиева шигырен уку.

 

 

Шөгыль барышы:

Балалар кошлар тавышына түгәрәккә кереп басалар.

Кошлар сайравы

1. – Без сезнең белән урман аланында.

– Урманда нинди хайваннар яши?

– Алар нинди хайваннар төркеменә керә?

– Бүре нинди? (Усал, явыз)

– Куян нинди? (Куркак, йомшак)

 

2. Балалар урыннарына барып утыралар.

Урман аланында теремкәй урнашкан. Бер тычкан шул теремкәй янына юлдан чабып килгән.

– Кайсы юл белән тычкан тизрәк килеп җиткән?

– Ничек белдегез? Ничек белеп була?

– Юлларны чагыштырып карыйк. (Бер бала чагыштыра)

Шулай тычкан теремкәйдә яши башлаган.

– Ничә хайван яши?

– Айзат, бер санын табып күрсәт.

 

3. Бервакыт теремкәй янына чыршылар астыннан сикереп бака чыккан.

Урман аланында бик күп чыршылар һәм гөмбәләр үсә.

– Ничә чыршы? Санап карыйк.

– Ничә гөмбә?

– Кайсы күбрәк?

– Ничек белеп була? Чагыштырып карыйк.

– Тигез булсын өчен нишлибез?

– Хәзер тигезләндеме ? Санап карыйк. Барлыгы ничә?

Шулай итеп куянкай теремкәйдә яши башлады.

 

4. – Ничә хайван яши?

– Балалар нәрсә безнең икәү?

 

Физкультминутка ясау

Башыбыз уйлар өчен,

Ике күзебез күрер өчен.

Бер борын сулар өчен,

Ике колак тыңлар өчен.

 

5. Теремкәй янына куян сикереп килгән. Ул үзе белән геометрик фигуралар алып килгән.

– Нинди геометрик фигуралар беләсез?

– Сезнең каршыда савытта  нинди геометрик фигуралар бар?

– Карточкаларны алабыз һәм беренче юлына квадратлар тезәбез.

– Ничә квадрат беренче юлда?

– Икенче юлга өчпочмаклар тезәбез.

– Ничә өчпочмак бар?

– Нәрсә күрәбез?

– Тигез булсын өчен нишлибез?

– Хәзер тигезләндеме?

– Ничә квадрат? Ничә өчпочмак? Синең барлыгы ничә?

Шулай итеп куян теремкәйдә яши башлаган.

– Ничә хайван яши?

 

6. Бармак уены уйнау «Куянкай».

 

7. Төлке дә юлын теремкәй янына тоткан. Үзе белән боҗралар  алып килгән.

– Без уйнап алыйк.

– Мин сезгә саннар күрстәм, сез шул сан буенча түгәрәкләргә кереп басасыз.

Балалар белән уйнау.

 

Шулай итеп төлке дә теремкәйдә яши башлаган һәм үзе белән дустын аюны да алган. Алар барсы бергә дус-тату яши башлаганнар.

– Ничә хайван яши теремкәйдә?

– Барлыгы…..5

– Балалар , әйдәгез әле, без дә зур, дус, тату гаилә булып матур итеп басыйк

та, Резедә Вәлиеваның шигырен тыңлыйк.

 

Йөри безнең бакчага

Бик күп төрле балалар

Төрле-төрле телләрдә

Сөйләшә белә алар.

«Дуслык» сүзен 4 телдә

Өйрәндем мин үзем дә

Әйтә беләм 4 телдә

«Исәнмесез» сүзен дә.

Төрле костюмнар киеп

Йөрибез җырлап биеп

Атадык без бу бәйрәмне

Дуслык бәйрәме диеп.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “Гомуми үстерешле 76 нчы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең

тәрбиячесе

МӨХӘММӘТГАЛИМОВА НӘЗИРӘ ГАПТЕРӘҮФ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий