Сценарий: “Абдулла Алиш “Сертотмас үрдәк”
Уртанчылар төркеме өчен
Бурычлар:
1. А.Алишның тормышы һәм иҗат юлын өйрәнүне дәвам итү. Әкият аша балаларда әхлакый сыйфатлар (серне саклый белү, иптәшләреңне авыр хәлдә калдырмау сыйфатларын) тәрбияләү.
2. Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү, тыңлап аңлау сәләтен ныгыту, авазларны, сүзләрне ачык, сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.
3. Балаларда әкиятнең төп идеясен аңларга, әкия геройларының кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә һәм диалогларны эмоциональ җиткерүгә ирешү, интонация, гәүдә позициясенә игътибар итү.
4. Әкият геройларының эчке кичерешләрен, үз-үзләрен тотышларын тасвирлап уйнау, башка персонажлар белән рольгә керә белү күнекмәләре бирү.
5 Балаларда театр сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү, иҗади мөмкинлекләрен, сәләтләрен ачу.
Сүзлек: бүрекле, төкле, сертотмас, гәүһәр, кош-корт.
Җиһазлар:
-Авыл өе, урман күренеше.
-Йорт кошлары битлекләре.
-Иллюстрацияләр.
Матур әдәбият: Р.Ш.Халикова. «Раушан көзге», 208 бит.
Балалар белән алдан эшләнгән эш:
1. Рәсемнәр карау (А.Алиш әсәрләре буенча).
2. Әкият уку: А.Алиш. «Сертотмас үрдәк».
3. Мультфильм карау: «Сертотмас үрдәк».
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Балалар тирә-ягыгызга күз салыгыз әле, бер-берегезгә ягымлы караш ташлагыз. Әкияттәге кебек нинди матур бүгенге көн. Балалар, әкият дигәндә исемә төште, мин бит сезне серле әкият иленә алып барырмын дигән идем. Балалар, сез әкиятләр тыңларга яратасызмы?
Ә әкиятләр илендә без, әкиятче әби ярдәме белән генә була алабыз. Шуңа да әкиятче әбине бирегә чакырдым.
Әби: Балалар, килегез әле. Менә мин истәлекле бик матур, серле сандык алып килдем. (Балалар карый)
Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, ниндидер матур язу бар: әйдәгез, укып карыйк. (Укый) Абдулла Алиш. “Әкиятләр”.
Балалар, Абдулла Алиш кем ул? Нинди әкиятләрен беләсез?
Әби: Әйдәгез, сандыкны ачып карыйк, нинди сер ята икән аның эчендә?
Тәрбияче: Ниләр генә юк бу серле сандыкта! Чынлап та, сандык тулы хәзинә икән. Монда битлекләр, хәттә, серле китап та бар, балалар.
Балалар, бу битлекләр Абдулла Алишның кайсы әкиятенә туры килә икән? Я, кайсыгызның әкият уйныйсы килә?
(Битлекләр (урдәк, күркә, әтәч, тавык, керпе, куян, аю, бүре, төлке) балаларга бирелә.)
Әби: Әйдәгез, балалар, әкиятләр иленә сәяхәткә кузгалыйк, утырышыгыз уңайлы итеп. (Балага) Оныгым, әйдә әле, серле китапның беренче битен ач, анда нәрсә язылган икән?
Бик борын заманнарда, башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. Ә менә бердәнбер көнне йорт хуҗасы үзенең этен ияртеп, корыч балтасын биленә кыстырып урманга утын кисәргә дип китергә җыена икән. Хуҗа йорт-җирдәге бар кош-кортларны , хайваннарны җыйган да сузен башлаган.
Хуҗа: Мин урманга барам, карагыз аны, өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз! Озак тормам, кайтырмын.
(Чыгып китә. Кош-кортлар, хайваннар башларын салындырып каралтыларына таралалар, шул вакыт бик аптыраган кыяфәттә …)
Үрдәк: Һич аңламыйм, нигә берәүгәдә белдермәскә кушты икән?
(Каралтыга кереп китә)
Әби: Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. Икенче көн дә җиткән, болар инде хәзер борчыла башлаганнар.
Күркә: Бүген дә кайтмас бу, әллә хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрикме урманга.
Тавык: Арабыздан кайсыбызны сайлыйк икән?
Әтәч: (үрдәккә карап) Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, гел бакылдап кына торасың, син бар!
Тавык: (үрдәккә карап) Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!
Үрдәк: Ярар, сезнең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде.
(Каралтыларына кереп китәләр)
Әби: Иртә торгач та үрдәк, уйлап-нитеп тормаган, тамагын туйдырган да, юлга чыккан. Башта ул канатларын кагып очкан, оча-оча бер елгага барып төшкән. Ишкәкләре — тәпиләре үзендә булганга аптырамаган, йөзеп тә киткән. Елга буйлап озак йөзгәч, корыга чыгып, тәпи-тәпи дә йөгергән…
Бара-бара куе бер урманга барып җиткән. Төрле тәмле җиләкләр, симез бөҗәкләр ашый-ашый, урманга кереп тә киткән. Үрдәк күбәләк куып йөргәндә, аның каршысына бер керпе килеп чыккан һәм аңа сүз дә кушкан.
Керпе: Исәнме, үрдәк, кая барасың болай ашыгып.
Әби: Үрдәккә инде шул гына кирәк тә. Юл буе берәү дә очрамаганга, берәү белән дә җәелеп сөйләшергә туры килмәгәнгә, аның бик эче пошкан булган, иптәшләренең әйткәннәрен дә оныткан, сүз артыннан сүзне тезәргә тотынган.
Үрдәк: Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр.
Керпе: Синең өең еракмы соң? Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы?
Үрдәк: И, безнең өйдә еланнарның бөтенләй булганы да юк, сарай тирәсендә шул хәтле күп тычкан, хәтта куселәр дә бар. Мырауҗан исемле песиебез гел ауда йөри, кайчак җәлләп тә куям инде үзен. Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, беркемгә дә әйтмә, кара!
Керпе: Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчендә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр.
Әби: Керпенең бу акыллы киңәшенә үрдәк һич колак салмаган, ашыга-ашыга урман эченәрәк атлаган.
Бара-бара үрдәккә озын колаклы бер куян очраган һәм ул да аңардан сораган.
Куян: Әй, бүрекле үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?
Үрдәк: Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды, хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр. (Горурланып)
Куян: (читкәрәк китеп) Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән. (Үрдәккә карап) Синең өең еракмы соң?
Үрдәк: Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, беркемгә дә әйтмә, кара!
Куян: Хуҗаңны күргәнем юк. (Куаклар арасына кереп китә)
Үрдәк: Кайдан гына табарга инде хуҗаны. (Сукмак буйлап китә)
Әби: Үрдәк тагын алга киткән. Бара-бара бер аланлыкка барып җиткән. Анда бер зур соры аю мышный-мышный йоклап ята икән. Үрдәк аны да уяткан.
Үрдәк: Әй, аю, нишләп көпә-көндез йоклап ятасың? Тор, сиңа әйтәсе сүзем бар.
Аю: Ни булды, нигә болай тарткалыйсың?
Үрдәк: Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды, хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Күрмәдеңме аларны?
Аю: Күрмәдем, (үрдәкнең кайгысын уртаклашкандай булып кыланып)— Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез табарсың, (юл күрсәтә, үзе эченнән генә) Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән. (Ашыга-ашыга китеп тә бара)
Әби: Үрдәк һаман хуҗаны эзләвен дәвам иткән. Аның саен урманның эченәрәк керә барган. Бара торгач, аның каршына бүре килеп чыккан һәм аңа сүз кушкан:
Бүре: Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең?
Үрдәк: Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды, хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны эзләп йөрим. Күрмәдеңме?
Бүре: (бүре тешләрен шыгырдаткан, үз-үзенә) Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән. (Үрдәккә карап) Андый кешене күргәнем юк! (Куаклар арасына кереп китә)
Әби: Үрдәк һаман туктамаган. Хуҗасын эзләүне һаман дәвам иткән. Күргән бер коштан, төрле ерткычтан, хәтта нәни бөҗәкләрдән дә бу турыда сорашып бара икән.
Бара-бара аның каршысына көлтәдәй койрыклы бер төлке килеп чыккан. Теге дә ахмак бит, моңа да сүз кушкан:
Үрдәк: Багалмакай, матур апакай, минем хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте, кулында балтасы бар иде. Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды, хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк.
Төлке: Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! Янында кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде. Әйдә минем белән.
Әби: Үрдәкне үзе белән ияртеп киткән. Алар бик озак барганнар һәм куак белән капланган елга буена килеп туктаганнар. Шунда төлкенең оясы буенда балалары уйнап йөриләр икән. Төлке үрдәкне балаларына биреп үзе авылга киткән.
Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән. Хайваннар эшнең нидәлеген хуҗага сөйләп биргәннәр, Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр. Шуның белән әкият тә тәмам.(Серле китапны ябып серле сандыкка салып куя)
Тәрбияче: Рәхмәт, әкиятче әби, рәхмәт, балалар. Балалар, сезгә әкият ошадымы? Йорт хуҗасы, этен ияртеп урманга киткәндә, нәрсә әйтеп калдырган?
-Ни өчен хайваннар хуҗаны эзләргә үрдәкне җибәргәннәр?
– Үрдәк беренче булып нәрсәне очраткан һәм аңа нәрсә сөйләгән?
– Керпе үрдәккә нинди киңәш биргән?
– Керпедән соң үрдәккә нәрсә очраган?
– Аю, хуҗа юктан файдаланып, ни эшләргә уйлаган?
– Бүре хуҗа өенә нинди уй белән киткән?
– Төлке белән үрдәк нәрсә турында сөйләшкән?
– Ни өчен үрдәк һәлакәткә юлыккан?
– Кыргый хайваннар ни өчен хуҗага зыян сала алмаганнар?
– Күп сөйләшү, серне саклый белмәү нәрсәгә китергән?
Димәк, Абдулла Алиш узенең әкиятендә урынсызга, ярамаган суз сөйләүне начарлыкка алып баруын аңлаткан. Серне саклый белергә өйрәткән. Шушының белән сәяхәтебез тәмам.
Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре
“БӘЛӘКӘЧ” 104 нче балалар бакчасы – баланың үсешен устерү үзәге”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ХӘКИМУЛЛИНА АЙГӨЛ МӨДӘРИС КЫЗЫ
Комментарии: |