Яңа фикерләр:

postheadericon Презентация: “Герой шагыйрь Муса Җәлил”

Рисунок1Мәктәпкә әзерлек төркеме

КҮЧЕРҮ – Герой шагыйрь Муса Җәлил презентациясе

 

Муса җәлил тормыш юлы һәм иҗаты.

 Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара. Муса, бу мәктәпнең алдынгы укучыларыннан булып, озакламый шәһәр комсомол оешмасына член булып керә. 1919 елның октябрендә, Оренбург шәһәре Дутов гаскәрләре тарафыннан камап алынган чорда, «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре  басылып  чыга.

 

“Моабит дәфтәрләре”

«Моабит дәфтәрләре» — Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“148 нче балалар бакчасы”

мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ӘБҖӘЛИМОВА ГӨЛИЯ МИНТАҺИР КЫЗЫ

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Киров районы

“53 нче номерлы балалар бакчасы”

мәктәпкәчә белем бирүче муниципаль бюджет учреждениесенең

татар теленнән белем бирү тәрбиячесе

МОРОЗОВА АЛИЯ МИНТАҺИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий