Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Ямьле яз килде!»

язИкенче кечкенәләр төркемендә татар теле шөгыле

Максат:

1. Балаларның яз, кошлар турында белемнәрен киңәйтү, тирәнәйтү.

2. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, кошлар исемнәрен истә калдыру, аларны актив сөйләмгә кертү, сүзләрне, фразаларны һәм җөмләләрне башкалар ишетерлек һәм аңларлык җавап бирергә күнектерү.

3. Сөйләмнең эзлеклелегенә игътибар итү, авазлар һәм иҗекләр өстендә эшләүне дәвам итү, логик фикерләү, акыл, зиһен, хәтер, игътибарлылыкны үстерү.

4. Балаларның кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү, ярдәмчеллек сыйфатын үстерү.

Күрсәтмә материал:

Кышкы һәм язгы агач макеты, кошлар, яз, кояш рәсемнәре, песи маскасы, “кошлар”дигән дидакти уен, кошлар тавышы белән диск.

Балалар белән әзерлек эшләре:

Урамдагы кошларны күзәтү, аларга җим сибү

Тәрбияченең әзерлек эшләре:

 Кышкы һәм язгы агач, кошлар рәсемнәрен әзерләү.

 

Шөгыль барышы:

I .Оештыру өлеше.

(Балалар татар теле кабинетына килгәч, түгәрәк буенча куелган урындыкларга утыралар. Шөгыльне өстәл артына утырмыйча, болай башлау балалардагы киеренкелекне бетерә, алар үзләрен иркен тоталар.)

-Исәнмесез, балалар!

-Исәнмесез!

-Балалар, бүген безгә кунаклар килгәннәр, әйдәгез алар белән дә исәнләшик! Сез барыгыз да бүген бик матурлар.

 

II. Төп өлеш:

– Балалар, әйтегез әле, урамда нинди ел фасылы? (Балаларның җаваплары)

– Дөрес, ә сез каян белдегез? Яз көне урамда нинди үзгәрешләр күрәсез? (Кояш җылыта, кар эри, урамда җылы, сулар ага, язның беренче чәчәкләре – умырзая чыга, кешеләр җиңел киемнәр кияләр, кошлар кайталар, үзләренә оялар ясыйлар һәм шунда йомырка салалар, шуннан кошчыклар чыга һ.б)

– Балалар, карагыз әле, урамда кояш чыккан! Балалар, кояш нинди ул? (Түгәрәк, сары, җылы, якты, матур, нурлы)

– Дөрес, балалар, ул дөньяны яктырта, җылыта, ямьләндерә. Кояш чыккач, безгә дә күңелле! (Кошлар тавышы)

– Нинди тавыш бу? Дөрес, бу бит кошлар тавышы! Яз килүгә безнең кошлар да кайталар бит! Нинди кошлар кайталар? (Карга, сыерчык, карлыгач) Ничек кайталар алар безгә? (Очып) Ә монда безнең белән нинди кошлар калалар?(Күгәрчен, чыпчык, ябалак, тукран). Дөрес!

 

Уен “Нәрсә оча?”

 

– Ә алар кайдан кайталар? (Җылы яктан). Нигә алар китәләр сон? (Чөнки алар суыктан куркалар, туңалар, шуңа китәләр, аларга ашарга бөҗәкләр дә юк, җир туңа)

 

Ял минуты.

 

- Балалар, кошлар безнең нәрсәдән куркалар? (Салкыннан, эттән, песидән). Әйдәгез, без сезнең белән “Кошлар һәм песи” уенын уйнап алыйк! (Уен)

Кошчыклар җим чүплиләр,

Песи йоклый бер читтә.

Чырык-чырык иткәнгә

Уянып куып китә.

 

– Балалар, без сезнең белән уйный-уйный бер аланга килеп чыкканбыз бит! (Кошлар тавышларын тыңлау). Карагыз әле, монда ике агач. Игътибар белән карагыз: алар бер берсеннән нәрсә белән аерылалар? Әйе, дөрес, беренче рәсемдә кышкы күренеш (агачларда яфраклар да юк, җирдә кар ята). Ә икенче рәсемдә – яз күренеше (безнең агач яфрак чыгара башлаган, кояш яктырта, беренче үлән чыккан). Агачның аермасын күрдек, хәзер әйтегез, нинди кошны нинди рәсемгә куярга кирәк. (Кышлаучы кошларны – кышкы агачка элү, ә килүче – язгы агачка)

– Дөрес! (Балаларның эшләгәннәрен тикшерү, кош исемнәрен әйтеп чыгу, нәтиҗә ясау)

– Балалар, сезнең каршыгызда рәсемнәр ята, ләкин алар җыелып бетмәгән, сез аларны дөрес җыярга тиешсез һәм нәрсә икәнен әйтерсез?

(Балаларга киселгән кош рәсемнәре тәкъдим ителә. Аларның киселгән кисәкләрен дөрес табып, кош исемен әйтү мөһим.)

 

Йомгаклау өлеше:

– Без, балалар, бүген нәрсәләр турында сөйләштек. (Кошлар турында) Ә кошлар безгә кирәкме? Ә ни өчен? Дөрес, алар матур итеп сайрыйлар, зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар. Ә кыш көне сез аларга ничек ярдәм итәсез? (Әти-әниләрегез, тәрбияче апаларыгыз белән җимлекләр ясыйсыз, җим, комбагыш сибәсез). Кошлар бик файдалы, алар безгә бик кирәк, аларны рәнҗетергә, куарга ярамый. Карагыз әле, нәрсә бу? Бу бит кош оясы, ә бу ояда сезгә кош күчтәнәчләр калдырган. Шуның белән безнең сәяхәтебез тәмам. Ә хәзер кошлар тавышын тагын бер кат тыңлап, шөгылебезне тәмамлыйбыз. Сау булыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“76 нчы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

 МИНҺАҖЕВА РИММА РИФ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий