Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Чәчәкләр бәйрәме”

99984507_9fd29e98405-6 яшьлек балалар өчен

 

Максат.

Балаларда табигатькә мәхәббәт хисе, игътибарлы мөнәсәбәт, сакчыл караш тәрбияләү, дару үләннәрен танып белергә өйрәтү, “Кызыл китапка” кертелгән үсемлекләр белән таныштыру.

Җиhазлау.

Зал урман аланына охшатып бизәлә. Стенага матур итеп ясалган дару үләннәре, чәчәкләр рәсемнәре эленә. Өстәлгә төрле кипкән дару үләннәре, “Яшел табиблар” дигән китап күргәзмәсе куела.

Өйгә эш.

“Без – табигать дуслары” – дигән темага рәсем ясарга бирелә.

 

Алып баручы: “Яшәр өчен кояш, ирек hәм кечкенә генә чәчәк кирәк”, – дигән бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсен.

Әйе, борын-борыннан ук чәчәчкләр тормышыбызның аерылгысыз юлдашы. Күп кенә чәчәкләр символик мәгънәгә ия. Чәчәкләр кешеләр арасындагы гаҗәеп арадашчылар, аларга иң нечкә хисләреңне ышанырга була. Хәзер без чәчәкләр турында сөйләшәбез.

 

Балаларны “Кызыл китап” белән таныштыру, аның кирәклеген аңлату.

 

Алып баручы: Ә хәзер дару үләннәре турында табышмаклар.

 

1. Нечкә яшел сабакта

Юл буенда шар үскән.

Кай арада җил искән

Ак шар очкан да киткән. (Тузганак)

 

2. Күп чәчәкләр белән бергә, бер үк җирдә үсәләр.

Файдасы күп булган өчен чәен ясап эчәләр. (Мәтрүшкә)

 

3. Сары эшләпә кигәннәр җем-җем күзләре,

Гел кояшка караганга, кояш төсле йөзләре. (Көнбагыш)

 

4. Сары төсе бал кебек

Ак чуклары кар кебек.

Әллә ничә авыруга

Файдасы бар, эчеп бел. (Ромашка)

 

5. Язгы кояш нурын чәчкәч,

Бар чәчәктән уздырып,

Җир өстенә калыктым

Кар мендәрен туздырып. (Умырзая)

 

6. Ак энҗеләр төсле мин

Исле гөлдән исле мин.

Аңкып торам урманда,

Дарулы да, агулы да,

Сак була күр җыйганда. (Ландыш)

 

7. Чайкала алтын арышлар ,

Арада зәңгәр бизәк.

Ни икәнен белим дисәң,

Башыңны эшләт тизрәк. (Күк чәчәк)

 

8. Ал яулыклар ябынган

Ал кыналар ягынган.

Кулым сузсам – тешләп алды,

Шул кадәрле сагынган. (Гөлҗимеш)

 

9. Таң аткач та, таң аткач та

Үбеп кояш нурларын,

Көмеш күлнең уртасында

Ачып куям таҗларын. (Төнбоек)

 

10. Әй бал корты әйләнә,

Бу йомгакка бал тулган!

Бал корты балын алган,

Сыерлар ашап куйган. (Клевер)

 

Алып баручы: Икенче конкурс “Чәчәкне эзләп тап”

Берничә рәсем арасыннан тиешле чәчәкне алып күрсәтергә кирәк

(Ромашка, ландыш, роза, төнбоек, умырзая, көнбагыш)

 

Алып баручы: Өченче конкурс “Чәчәкне яса”

Балаларга бер бит һәм карандаш бирелә, алар тиешле чәчәкне ясарга тиеш булалар. (Ромашка, ландыш, көнбагыш)

 

Алып баручы: Дүртенче конкурс “Чәчәкне дөрес ябыштыр”

Балаларга әзер чәчәк кисәкләре бирелә, алар чәчәк төзеп ябыштырырга тиеш. (Көнбагыш)

 

Алып баручы: Ә хәзер, балалар “ Без – табигать дуслары”, – дигән рәсемнәрне карыйбыз.

 

Табигатьне саклау hәркемнең бурычы. Без үзебездән соң килгән буынга суларыбызны чиста, hаваларны пычратмыйча, үсемлекләрне hәм кошларны юкка чыгармыйча калдырсак, үзебезнең бурычыбызны үтәгән булырбыз. Яшел дусларны саклыйк. Шул чакта гына без алардан файдалана алырбыз. Тирә – юнебез чиста, ямьле булсын, hәрчак балкып торсын!

 

Татарстан Республикасы

Буа  муниципаль районы

“Татар Буасы “Курочка Ряба” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

АББАЗОВА ЛИЛИЯ САФАТДИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий