Җен малае Абдулла. 1 нче кисәк.
Мансур, күңелсезләнеп, үзенең бүлмәсенә таба юнәлде. Үзен бу хәтле ялгыз итеп хис иткәне юк иде әле аның: алты яшькә житеп, бер тапкыр да чын дустының булмавына борчылды ул бүген, күңелендә әллә нинди авыр хисләр, тамак төбенә төер утырган иде.
– Ичмасам, энем, яки бер дә булмаса, сеңлем дә юк! – дип җилкәләрен тагын да аска төшерде.
Бүлмәсенең ишеген ачып җибәрүе булды, урындыгында ниндидер бер чит затның утырганын бер мизгелгә күреп калды. Яхшылабрак карыйм дип күзен каты итеп йомып ачса, инде берәү дә юк иде.
– Әй, – диде ул пышылдап, – кем син? Нигә юкка чыктың?
Берәү дә дәшмәгәч, күземә күренгәндер инде, дип уйлап, шул урындыкка утырып, үксеп елап җибәрде.
– Мин беркемгә дә кирәкмим, минем белән беркем дә дуслашырга теләми! – дип, Мансур беләкләренә ятып, тагын да катырак итеп еларга тотынды.
– Бетерешмә инде бу хәтле! Хәлләрең шул хәтле үк начармени? – дигән тавышны ишетеп, малай туктап калды. Башын күтәреп як-ягына каранды, ләкин беркемне дә күрмәде. Куркып, урыныннан сикереп торды һәм бермәлгә тынсыз калды.
– Кем бар монда? – диде ул, калтыранып.
– Син миннән курыкма, – диде тавыш, – мин сиңа зыян китермәм.
– Н-ничек синнән курыкмаска ди? – диде малай тотлыгып, – Мин бит сине күрмим… бөтенләй күрмим!
– Мин сиңа күренсәм, синең, киресенчә, ныграк куркуың бар. Чөнки мин сиңа охшамаганмын. Сез, кешеләрне Аллаһ Раббыбыз әнә нинди матур кыяфәттә яраткан! Сез искиткеч күркәмсез! Сезнең матурлыгыгыз турында сөйләргә сүзләр җитми! Без сезгә сокланып карыйбыз.
– “Сез, кешеләр”? “Без”??? Кем соң син? Күрен әле миңа!
– Ярар, күндердең, – диде дә ул, Мансур алдында үзе кебек яшьтәге малай пәйда булды.
Мансур нык аптырады, төш күрәмме әллә, дип тә уйлап алды.
– Әйдә, Мансур, танышыйк алайса, мин –җен малае Абдулла.
– Җ-җен д-дисеңме?!
– Әйе, җен. Синең бер дә Коръән укыганың юкмы әллә? Бу дөньяда сез, кешеләрдән гайре, без, җеннәр дә яшибез!
– Коръән нәрсә соң ул?
– Эх, син! Шушы яшеңә җитеп, Коръәннең нәрсә икәнен дә белмисеңмени?! Коръән ул – Бөек Раббыбыз Аллаһның сүзләре язылган китап. Аны безгә Мөхәммәд пәйгамбәр житкергән. Шул заманнардан күп кенә вакыт үтсә дә, Аллаһ Тәгаләнең сүзләре бер дә үзгәрмәгән, чөнки Коръәнне бөтен нәрсәгә дә кодрәтле Аллаһ Үзе саклыйм дигән.
– Миңа, никтер, бу турыда беркем дә сөйләмәде, – диде Мансур, боларны белмәвеннән оялып. – Ә син бит: “Без, җеннәр, сезнең кебек түгел”, – дигән идең, ә үзең безгә охшагансың: шул ук ике аяк, ике кул, ике күз, авыз, борын…
– Мин син курыкмасын өчен, кеше кыяфәтенә кердем, дөреслектә, безнең кыяфәт башкача. Беләсеңме, мин бит синең кыяфәткә дә керә алам, нәкъ менә синең кебек була алам!
– Шулай мени!!! – дип аптырады Мансур. – Күрсәтәсеңме?
– Күрсәтер идем дә, ләкин бит син аңыңны җуеп егылырга мөмкинсең, мин шуннан куркам. Сез, кешеләр, зәгыйфь, шул!
– Син, Абдулла, шундый күп беләсең!!!
– Аллаһ Тәгалә насыйп итсә, тагын да күбрәк белермен әле, мин укырга бик яратам. Гыйлем алу – ул минем иң яраткан шөгылем. Ә син, Мансур, дусларым юк дип, ул хәтле каты борчылма, ул бит хәзер шулай, менә үтәр вакыт, дусларың да күбәер, Аллаһ насыйп итсә. Телисеңме, мин синең дустың булам? – диде Абдулла, елмаеп.
– Әлбәттә, телим!
– Алайса, киләсе очрашуга кадәр, дустым! Ләкин минем турында берәүгә дә сөйләмә! – Шулай диде дә Абдулла, күздән югалды. Ә Мансур исә, дусты барлыкка килүенә сөенеп, үзен бик бәхетле итеп хис итә иде.
Комментарии: |