Яңа фикерләр:

postheadericon Методик кулланма: “Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләү”

КҮЧЕРҮ – Методик кулланма – Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләү

 

2Материаллар Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының мәгълүмат үзәге муниципаль учреждениесе методик советы тәкъдиме белән басыла.

 

Автор: Хәсәншина Р. Г. Урта Кирмән балалар бакчасы. II нче квалификацион категорияле тәрбияче.

 

Рецензентлар:

Нагимова Г.Р. Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының “Информацион-методик үзәк” муниципаль учреждениесе мәктәпкәчә белем методисты.

Диярова Г.И. Урта Кирмән балалар бакчасы мөдире.

 

Җыентыкта тәрбияченең эшләгән дәвердә тупланган, киләчәктә тормышка ашырырга әзерләнгән, эзләнү нәтиҗәсендә табылган балалар бакчасында милли тәрбия бирү буенча материаллар бирелә. Җыентык балалар бакчасы тәрбиячеләренә, әти-әниләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

 

Рецензия

Урта Кирмән балалар бакчасының II нче категорияле тәрбияче хәсәншина Рәсимә Гали кызы тарафыннан “Балаларны милли мәдәни рухта тәрбияләү” темасына эшләнгән методик кулланмага рецензия.

Мәкәпкәчә укыту-тәрбия учреждениесендә тәрбияченең професиональ эшчәнлеге осталык һәм белем тәләп итә.

Хәсәншина Рәсимә Гали кызы хәзерге көндә балаларны мили мәдәни рухта тәрбияләү проблемасы өстендә эшли. Ул аңа оештыру формалары һәм ысуллары аша бу проблемага иҗади якын килеп, балаларның сөйләм телен үстерүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

Автор төрле уеннар аша җитди эш алып бара. Бу методик кулланма Хәсәншина Рәсимә Гали кызының практик эш нәтиҗәсе: кулланмада тәрбиячеләр файдалана алырлык мәгълүмат тупланган: методик яктан дөрес оештырылган шөгыль конспектлары, ата-аналар өчен консультацияләр, күчмә папкага мәгълүмат тәгъдим ителгән.

Бу методик кулланма хәзерге көндә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Балаларны милли мәдәни рухта тәрбияләү” өлкәсендә эшләүче тәрбиячеләргә кирәкле материал дип табылыр. Һәм аларның игътибарын җәлеп итәр.

 

Кереш

Халкыбыз гасырлар төпкелегеннән килә торган иң күркәм сыйфатларның берсе – өлкәннәргә ихтирам, ата-анага хөрмәт, кардәш-ыру белән тыгыз аралашып, ярдәмләшеп яшәүне бик мөһим санаган. Яшәеш барышында бу сыйфатлар тирән эчтәлекле әхлакый нормалар, милләт өчен әһәмиятле таләпләр булып формалашкан: “Ата-ананы, өлкәннәрне хөрмәтләү – фарыз”, “Олыларны олылау – фарыз”, “Җиде бабаңны белү – фарыз”, “Туганнарың белән аралашмау – хурлык” һ.б

Ата-аналарның балаларына, үз ата анасына (әби-бабайга), кардәш-ыру, туган-тумача, күрше-күләнгә булган ихтирамы, хөрмәте, мәхәббәте нигезенә кешелеклелек мәгънәсе салынганлыгын халкыбыз йөрәге, күңеле, акылы белән тойган.

Гаиләдәге һәр өлкән кешенең үз урыны булган. Әби белән бабай үз балалары өчен дә, оныклары өчен дә үрнәк саналган. Аларның тормыш тәҗрибәсе, үтемле киңәшләре гаять күптөрле һәм четрекле мәсьәләләрне уңышлы чишәргә мөмкинлек биргән.

Бабаларны туган халкыбызның үткәне, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, гаилә шәҗәрәсе, йолалары һәм бүгенге тормыш белән танышу зарур. Гаилә шәҗәрәсен алып бару, нәселнең абруе турында кайгырту, гаилә ядкарьләрен күз карасыдай саклау – тарихи үзаң, халкыңа хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләүнең бер юлы. Гаилә тарихы аша кеше үзенең кемлеген, чыгышын, туган йортының үткәнең, халкының тарихын, килеп чыгышын аңларга мөмкин.

Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, билгеле булганча, кеше күңеленә гомерлек тирән эз салып калдыра; алар, гадәттә, артык нечкә һәм даими була; әлеге мөнәсәбәтләр барлык әхлакый мөнәсәбәтләрнең нигез ташына әверелә. Мәхәббәт дигән олы, бөек хис тә иң әүвәл нәкъ менә гаиләдә барлыкка килә. Ата-анага мәхәббәт, туганнырны ярату, ихтирам хисе бала тормышында киләчәктә дә, аның алдагы язмышында да мөһим роль уйный.

Мәктәпкәчә чор – патротик хисләр, шул исәптән әти-әни, әби-бабай, туганнарга, ягъни гаилә әһелләренә мәхәббәт тәрбияләү өчен иң сензитив, уңай период булып санала. Шушы чорда иң әһәмиятле әхлакый сыйфатлар формалаша. Дөньяга килгәч тә, бала шәхескә хас булган барлык сыйфатларны, аралашу ысулларын, тәртип, мөнәсәбәт нормаларын үзләштерә башлый. Моның өчен ул үз күзәтүләрен, эмпирик нәтиҗәләрен, өлкәннәргә охшарга тырышуын куллана. Бу процесс җиңелрәк булсын өчен, иң беренче чиратта, балаларны тәрбияләүнең кирәкле белемнәре һәм осталыклары булу кирәк. Шушы нисбәттән язган әлеге методик әсбаб балаларны тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанасы килә. Тасвирланган эш формалары һәм методлары эксперимент рәвешендә балалар бакчасында тикшерелде һәм нәтиҗәле булуын исбатлады.

Бу әсбабның төп максаты – балалар бакчасы шартларында халык традицияләренә нигезләнеп, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әти-әниләргә, әби-бабайларга, туганнарга, якын кешеләргә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләүдә ярдәм итү.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районы

“Урта Кирмән балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХӘСӘНШИНӘ РӘСИМӘ ГАЛИ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий