Саранга җәза
Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып көн иткән.
Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!” – дип кенә җавап биргән.
Бер көнне кибеткә, күз яшьләренә буылып, Гали исемле малай килгән.
– Хәлил абый, әтием бик каты авырый. Ачлыктан интегәбез. Безгә бераз гына ризык биреп торчы! Әтием терелгәч, бурычны түләр иде, – дигән ул.
Хәлил, малайны бик каты ачуланып:
– Бурычка бирмим! Акча алып кил! – дип кибеттән төрткәләп куып чыгарган.
Икенче көнне Хәлил янына Ибраһим шәех белән берничә кеше килгән.
– Мәктәпне төзеп бетерергә акча җитмәде. Бераз ярдәм итмәссеңме? – дигәннәр алар.
Хәлилнең җавабы күптән әзер:
– Юк шул, акчам юк, – дигән ул, буш кесәләрен күрсәтеп.
Ибраһим шәех, саран кибетченең йөзенә туп-туры карап, Аллаһ Тәгаләнең юмартларны яратуы, ә сараннарны яратмавы турында әйтә, саранлыкның Җәһәннәмгә илтүе турында да кисәтә.
– Кем дә кем, алтын-көмешләргә ия булып та, аларны изге эшләргә сарыф итми, ул алдагы көннәрдә җәзасын алыр, – ди ул һәм чыгып китә.
Бер көнне кич, акчаларын яшереп тартмага куйган чакта, Хәлил, ялгыш, өстәлдәге кәрәчин лампасын аударган. Өстәлдәге ашъяулыкка, кәгазь акчаларга ут капкан.
– Коткарыгыз! Ярдәм итегез! – дип кычкырган Хәлил.
Авыл халкы, дәррәү килеп, янгынны сүндерергә керешкән. Әмма алар, ничек кенә тырышсалар да, Хәлилнең кибетен уттан саклап кала алмаганнар.
Хәрабә тирәсендә:
– Акчалары-ым!!! Минем акчалары-ым!!! – дип кычкырып, елап йөргән Хәлилгә карап, берәү әйтеп куйган:
– Саран тиешле җәзасын алды…
(З.Хөсниярдан)
Комментарии: |