Яңа фикерләр:

postheadericon Сәхәр ашыйсым килә (ахыры)

1267825195_b-333091Хәйдәр көне буе шома койрыклы ураза, тәмле сәхәр турында уйланып йөрде.

Әти-әнисе эштән кайтышка дәү әнисе тәмле бәлеш салып куйды. Бәйрәмгә әзерләнгән төсле итеп, табын корды.

Әллә ничек күңелсез башланган иртә, ниндидер бер серле, якты көнгә әверелде.

–         Бик вакытлы кайттыгыз, балакайлар, – дип каршы алды дәү әнисе Хәйдәрнең әти-әнисен. – Авыз ачар вакыт җитеп килә. Табыным да әзер.

Их, ничек күңелле барың бергә җыелгач. Инде ярты сәгать элек исе борынны кытыклый башлаган бәлеш, ниһаять, өстәлгә менде. Тик берсе дә бәлешкә үрелергә ашыкмыйлар әле, ничек түзәләрдер. Хәйдәр бик үрелер иде дә, олылардан узып, кул сузарга ярамаганын гына белә лә ул. Зур малай бит инде – 4 яшь үзенә.

Менә, ниһаять, ерак булмаган мәчеттән ахшам намазына азан ишетелде. Бөтенесе тәлинкәдәге финик җимешенә үрелделәр. Бисмилләһ әйтеп, аны ашадылар. Авыз ачу – шул була икән ул.

Йокларга ятканда, Хәйдәр әтисенә дә, әнисенә дә, дәү әнисенә дә кабат-кабат әйтте: “Сәхәр ашарга уятырга оныта күрмәгез!”

Шома койрыклы уразаны – үзе балык та төсле, үзе ниндидер җәнлеккә дә тартым – тоттым гына дигәндә:

–         Улым, тора алырсың микән? – дигән йомшак тавышка уянып китте Хәйдәр.

Дәү әнисе сәхәр ашарга дәшә икән. Күз ачылмый. Әйтерсең, җилемләп ябыштырганнар. Дөресен генә әйткәндә, урыннан кыймылдыйсы да килми. Борылып кына ятасы иде… “Сәхәр” дигән серле сүз ачтырды күзне. Юк, йокыга бирелеп, сәхәр ашамый калсынмы!

Төн уртасында, хәер, таң алды бугай бу, табын янына утырганчы, юынасы килә тагы. Юынгач, йокы да качты. Өйдә кичә авыз ачкандагы тантана, ниндидер җиңеллек, рәхәтлек. Аннан… бу вакытта йокыдан торып, ашап утыру – үзенә бер кызык.

–         Әйдә, әйдә, аша, улым, – дип әнисе Хәйдәргә аш салып бирде. Юк ла, бер генә дә аш ашыйсы кими. Бер ни дә ашыйсы килми. Сәхәр генә ашыйсы килә.

Хәйдәр шулай диде дә:

–         Юк, аш ашамыйм. Сәхәр генә бирегез миңа.

Барысы да дәррәү көлделәр.

–         Менә шушы аш, шушы ризыклар инде ул сәхәр ашы, улым, – диде әтисе.

Хәйдәр, алдына әнисе китереп куйган тәмле исле ашка үрелде. Ай, мондый да тәмле аш ашаганы юк иде бугай аның. Чынлап та бик тәмле. Сәхәр ашы булгангадыр инде!

(З.Хөсниярдан)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий