Яңа фикерләр:

postheadericon Җен малае Абдулла. 2 нче кисәк

previewМансур, йокысыннан уянса да, торырга гына түгел, күзләрен ачарга да иренеп ята иде. Шунда ул:

– Хәерле иртә, дустым! – дигән таныш тавышны ишетеп, сикереп торганлыгын үзе дә сизми калды. Бу аның дусты – җен малае Абдулла иде. – Әниеңнең кибеткә китүен көттем дә, килдем әле, – диде ул, елмаеп.

– Абдулла! Мин сине күрергә шундый шатмын! Нигә син шушы өч көн эчендә бер дә күренмәдең? Мин инде сине бүтән килмисең дип торам!

– Син нәрсә! Без бит хәзер дуслар! Дуслар янына ничек килмисең ди!

Мансур, Абдулланың шундый җылы сүзләренә күңеле булып, тиз генә юынды, урынын җыеп куйды һәм дустын аш бүлмәсенә чакырды.

– Менә, кичә әти тәмле печенье, кәнфитләр алып кайткан иде, хәзер тәмләп чәй эчәрбез, – дип, сөйләнә-сөйләнә ике чынаякка чәй салып, берсен үз алдына, икенчесен дусты алдына куйды.

– Рәхмәт, Мансур, ләкин… Сездә сөяк юкмы?

– Сөяк? Нәрсәгә ул сиңа?

– Син, онытма, дустым, мин бит җен малае, һәм без сөяк ашарга яратабыз.

– Кызык! Хәзер карыйм, бәлки бардыр да. Таптым!.. Син чынлап та сөяк яратысыңмы?

– Әйе, ул минем иң яраткан ризыгым!

– Алайса сыйлан!

– Аллаһ Тәгалә синнән риза булсын!

Абдулла дустының бер сүзсез ашарга керешүен күргәч, бу хәлне төзәтергә кирәклеген аңлады һәм:

– Ашар алдыннан, дустым, һарвакыт “бисмиЛләһ” әйт. “Аллаһ исеме белән” дигән сүз ул. Пәйгамбәребез, галәйһис сәлам, ашар алдыннан бисмиЛләһ әйт, уң кулың белән аша һәм ризыкны үзеңә якын булган җирдән ал, дип өйрәткән, – диде.

Абдулла үзенең яраткан сөяге белән, ә Мансур әтисе алып кайткан күчтәнәчләр белән ризыкландылар. Сыйланып туенгач, Мансур, гадәттәгечә, өстәл арасыннан сүзсез кузгалып китте. Аны күзәтеп торган Абдулла:

– Син оныттың… сине ризыкландырган Раббыңа рәхмәт әйтергә оныттың, – диде.

Мансурның беркайчан да Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт әйткәне юк иде әле һәм моны ничек эшлисен дә ул белми иде.

–  “ӘлхәмдүлиЛләһ” дияргә кирәк. “Бөтен мактау Аллаһка булсын!” дигән сүз ул.

– Алай икән… Мин дә әзрәк үскәч, синең кебек гыйлем алачакмын! Мием дә шулай күп беләсем килә!

– Аллаһ теләсә, диген! Аллаһ Тәгалә Коръәндә киләчәктә эшләячәк эшне “Аллаһ теләсә” димичә әйтмәскә куша.

– Әйе, Аллаһ теләсә.

Ризыкланганнан соң, Абдулла дога кылды:

– Әй, Аллаһ! Аларны ризыкландырган нигъмәтләрдән аларга бәрәкәт бир! Гөнаһларын кичер!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий