Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Татарстанның “Кызыл китабы”

large106156156-7 яшьлек балалар өчен

 

Белем бирү өлкәсен итегральләштерү: матур әдәбият белән таныштыру, танып белү, физик үсеше, нәфасәти үсеш.

Максат:

1. Кызыл китапка кертелгән хайван, кош һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту. Тыюлыкларның әһәмиятен аңлату.

2. Балаларны сирәк калган һәм югалып бара торган хайваннар, кошлар һәм үсемлекләр китабы белән таныштыру.

Методик алымнар:

“Кызыл китап” белән таныштыру. Аның буенча әңгәмә куерту. Мәкальләр. Әкият терапиясе “Алар яшәргә тиеш!” автор Габдуллина Р.Ф.

Н. Хакимуллин хикәясен уку.

Җиһазлау:

“Кызыл китап”, “Татарстан республикасының кызыл китабы”.

Тыюлык рәсемнәре.

Хайваннар, кошлар рәсемнәре.

Аудиоязмалар: “Малыш в лесу”, “Звуки природы”, “Малыш и птичка” . Тозлы камыр.

Китап күргәзмәсе.

Табигатьтә аз санлы калган “Кызыл китапка” кергән үсемлекләр һәм җәнлекләрдән слайд –шоу.

Ноутбук.

Г. Хакимова “Табигатьнең сафлыгы – күңелемнең пакълеге”, 44 бит

К. В. Закирова “Әдәп төбе – матур гадәт” 66-68 бит.

 

 

Кереш өлеше.

Аудиоязма кулланыла.

Тәрбияче балаларны “Әйдәгез, мин сезгә хәзер бер әкият укып күрсәтәм” дип кызыктыра. (Әкияттерапия).

 

Төп өлеше.

Борын – борын заманда яшәгән ди ике дус – Табигать һәм Кеше. Алар бик тату яшәгәннәр. Кеше чәчәкле болыннарда йөргән, җиләк-җимешләр ашаган, кошлар тавышын тыңлап хозурланган, челтерәп аккан чишмәләрдән су эчеп, сусавын баскан. Авырса, шифалы үләннәр белән дәваланган. Шулай итеп, Кеше көчле баһадир булып җитлеккән.

Көннәрдән бер көнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдырган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырылган, елгаларын пычраткан. Табигать ямьсезләнгән, эчә торган сулар кипкән, шифалы үләннәр сулган, сайрар кошлар тынган. Кешегә бик күңелсез калган. Ул яңадан дуслашырга диеп Табигатьне эзләп киткән. Күпме генә эзләсә дә ул үзенең элеккеге якын дустын таба алмаган.

Кеше үзенең ялгышын аңлачак. Дуслыкны яңадан кайтару өчен ул җиң сызганып эшкә тотынган. Тырышып – тырышып югалып баручы үсемлекнәрнең, кошларның, хайванарның, бөҗәкләрнең исемнәрен бер җыентыкка туплый башлаган. Кеше җыентыкны “Кызыл китап” дип атаган. Кызыл төсне ул кисәтү төсе дип аңлаткан.

 

Шигырь

И күңелле бу урманда,

Табигать почмагында.

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында:

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз.

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул – бик зур байлык,

Табигатьне саклагыз.

 

Балаларга “Кызыл китап” тәкъдим ителә. Аның битләре арта барган саен табигатькә куркыныч күбрәк якын.

 

Димәк, яшәр җиребездә

Хәлләр бар шомланырлык.

Табигатьтән ни алдык та,

Аңарда ни калдырдык?!       (Равил Фәйзуллин)

 

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, ни өчен китапның тышы кызыл төстә?

Балалар: Кызыл төс – кисәтү төсе ул.

Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен үсемлекләр күпләп юкка чыга?

Балалар: Чөнки кешеләр күпләп урманнарны кисәләр, кошларны- хайваннарны аулыйлар, болыннарны таптыйлар.

Тәрбияче: Балалар, табигатьне саклауга без ничек ярдәм итә алабыз соң?

Балалар: Кошларга җимлекләр эләбез, чәчәкләр утыртабыз, чүпләр җыябыз. Әти-әниләр белән кырмыска ояларын әйләндереп алабыз.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, һәркем табигатьне яратырга, аны сакларга тиеш.

 

Физкультминутка (рефлексотерапия) Аудиоязма кулланыла.

 

Тәрбияче: Ә хәзер бераз ял итеп алабыз. Без үзебезне урманда итеп хис итик. Урман һавасын барыбыз да иркен итеп сулыйбыз (2-3 кат сулышны чыгарабыз), сукмак буйлап алга атлыйбыз. Чү, кош оясы төшкән, әйдәгез аны урелеп, сак кына, аяк очларына басып урынына алып куйык. Саф сулы чишмәдәге су алып, бит-кулларыбызны юыйк. Як – ягыбызга карап, тирә як гүзәллегенә сокланыйк.

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, рекламага бүленәбез. Бик күп язучылар табигать турында әсәрләр язганнар, рәссамнәр аларны матур итеп бизәгәннәр. Балалар игътибирына “Табигатьне саклау – ул Ватанны саклау” (М. Пришвин) дигән тема астында тупланган, табигать турында язылган китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителә: Араларында Нияз Хәкимуллинның “Алар яшәргә тиеш” дигән хикәя дә бар.

Тәрбияче: Балалар, “Кызыл китап” белән танышуны дәвам итәбез. Кошларга багышлаган бүлектәге менә бу матур кошка игътибар итегез әле. Таныйсызмы?

Балалар: Таныйбыз, аккош рәсеме бу.

Тәрбияче: Ә ни өчен соң аккош рәсемен бу “Кызыл китапка” керткәннәр?

Балалар: Димәк, аккошларның саны да табигатьтә кими башлаган.

Тәрбияче: Әйе, балалар, аккошларның саны бик аз калган. Табигать сөючеләр югалып баручы тереклек ияләрен “Кызыл китапка” теркәп кенә калмыйлар, ә бәлки аларны саклау һәм үрчетү өстендә дә эш алып баралар. Андый урыннар тыюлыклар дип атыйлар. Безнең Түбән Кама районында “Аккош күле” бар. Анда аккошлар күпләп үрчесен өчен бөтен шартлар тудырылган. Тыюлыклар дәүләт тарафыннан сакланалар. Ә хәзер, балалар, остаханәгә рәхим итегез. Без сезнең белән бүген тозлы камырдан аккош сыннары ясаячакбыз.

 

Интеграцияләштерү. Кул хезмәте.

 

Балалар, хәзер мин сезне кинозалга чакырам.

 

Интеграцияләштерү.

 

Балаларга табигатьтә аз санлы калган “Кызыл китапка” кергән үсемлекләр һәм җәнлекләр слайд –шоу рәвешендә күрсәтелә. Ноутбук кулланыла.

Йомгаклау: Кадерле балалар, табигатьтә үзегезне чын хуҗаларча тотыгыз. Аны саклагыз һәм яклагыз. Табигатьне саклау ул – киләчәгебезне саклау, өебезне саклау дигән сүз.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“64 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАБДУЛЛИНА РИЗИФА ФАХЕРТДИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий