Яңа фикерләр:

postheadericon Җен малае Абдулла. 4 нче кисәк

foto_6532- Абдулла, ә шул шайтаннар турында да сөйлә әле.

– Иң баш шайтан, Иблис, кешеләрне шул хәтле яратмый, хәтта бөтенесен үзе белән утка алып кермәкче. Шуңа күрә ул, үзенең ярдәмчеләре белән, аларны Аллаһка шөкер итмәүчеләрдән ясамакчы. Әгәр дә булдыра алмый икән, гөнаһлар эшләргә чакыра, анысы да килеп чыкмый икән, Аллаһтан ерагайта. Аллаһ ризалыгы өчен булган гамәлләрне бозарга тырыша, чирләтергә дә мөмкин. Һәм начар төшләр дә – шайтаннан. Бел син, дустым: әгәр дә сиңа начар уйлар килә икән, бу да шайтаннан. Җеннәргә ышанмаучы кешеләр безне “рухлар”, “чит планетадан килүчеләр” яки “өй ияләре” дип йөртәләр.

– Ничек кызык! Ә җеннәр мәңге яшиләрме? Үлмиләрме?

– Син әллә бары тик Аллаһның гына мәңгелек, үлемсез икәнен белмисеңме?!! Әлбәттә, җеннәр дә, кешеләр кебек үлә. Ләкин без сезгә караганда күбрәк яшибез.

– Син шундый күп беләсең! Ә син киләчәктә нәрсәләр булачагын беләсеңме?

– Эх, дустым! Әле синең шул хәтле күп нәрсәләр турында беләсең бар! Әлбәттә, белмибез! Киләчәктә нәрсә булачагын бары тик Аллаһ Тәгалә генә белә!

– Алайса, фал ачучы, сихерчеләр…

– Алар – ялганчылар!

– Алар да бит беләбез, диләр! Әйтеп тә бирәләр бит!

– Ул гөнаһка баткан җаннар сезне алдалап, акча һәм шөһрәт эшлиләр, ләкин әгәр дә алар тәүбә итмиләр икән, Аллаһ Тәгалә аларны мәңгелек газапка дучар итәчәк! Ут – менә нәрсә көтә аларны! Беләсеңме, Мансур, алар ничек эшлиләр?

– Ничек?

– Безнең арабызда булучы шайтаннарга буйсыналар да, шайтаннар нинди гөнаһ эшләргә кушсалар, шуны эшлиләр. Шуның өчен ул шайтаннар аларга булыша. Аллаһ Тәгалә фәрештәләргә әмерләрен әйткән вакытта, кайбер шайтаннар күккә менеп, тыңлап торалар. Аннары, сихерчеләр янына барып бер дөрес сүзгә йөз ялган сүзне өстәп сөйлиләр. Ә кеше беренче тапкыр сихерче янына килгәч, сихерче нәрсә ди: “Тукта, бер нәрсә дә әйтмә, мин синең монда ни өчен килүеңне беләм”,- һәм сөйләп бирә. Дөреслектә, шул кеше янында йөрүче шайтан сихерчегә моны сөйләгән була. Ә теге мескен кеше аптырый, белә бит бу, ди. Шуннан сихерче бер сүзе генә дөрес булган йөз сүзне сөйли. Ә шул дөрес сүз тормышка ашкач, теге мескен кеше сихерче янына тагын чаба…

– Мескен…

– Менә шулай итеп, кешеләр гөнаһка бата… Ярый, дустым, озак торылды бүген, әле укытучы кушкан эшләрне башкарырга кирәк, китим мин. Киләсе очрашуларга кадәр!

– Ярый, әссәләму галәйкум!

– Үә галәйкумуссәлам!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий