Җен малае Абдулла. 5 нче кисәк
Әнисенең чыгып киткәнен көтеп алды да Мансур, бүлмәсенә йөгереп керде. Зур шкафының ишекләрен ачып, ашыга-ашыга нидер эзли башлады. Менә, ниһаять, зур юл сумкасын тартып та чыгарды. “Тизрәк! Тизрәк, – дип уйлады малай, – ашыгырга кирәк!” Шкаф, тумба тартмаларын ачып куйды да, тиз-тиз сумкасына киемнәрен, теш щеткасы, сабын, дәфтәр-ручкаларын тутыра башлады. Үзенең яраткан йомшак аюын һәм кызыл машинасын да салырга онытмады ул. Сумкасын ипләп япты да ул, пышылдап:
– Абдулла! Абдулла! – дип дустын чакыра башлады. Ләкин дусты килмәде, ул аны ишетмәде.
Мансур Абдулланың якын тирәдә генә юклыгын аңлагач, ап-ак кәгазь бите һәм ручка алып өстәл артына утырды.
“Кадерле әнием! – дип язды ул. – Мин сине бик яратам! Мин…”
Шул вакыт ул дустының тавышына сискәнеп китте:
– Әссәләму галәйкум, дустым!
Мансур Абдулланы күрергә бик шат иде:
– Үә галәйкумуссәлам!!!
Ул Абдулла янына йөгереп килде һәм аны кочаклады.
– Мин сине бик көттем! Сине әле күптән түгел чакырдым.
– Бер-бер хәл булдымы әллә? – Шунда Абдулла тутырылып куелган юл сумкасын күреп алды. – Син каядыр җыенасың?!
– Әйе… Беләсеңме… Минем… Абдулла, алып кит мине үзең белән!
– Нәрсә?!! – дип сорау тулы күзләрен дустына төбәде Абдулла, бер ни аңламыйча.
– Син шундый итеп Аллаһ, ислам дине, гыйлем алу, үзеңнең укытучың турында сөйләдең, минем дә синең кебек күп беләсем килә! Алып бар мине үзеңнең укытучыңа, мине дә өйрәтсен!
– Бөтенләй көтелмәгән булды әле бу!
– Мин тырышырмын, өйрәнермен… Ал гына!
– Беләсеңме, нәрсә дустым… Беренчедән, менә син киттең, ди… Әниең нишли??? Син аның турында уйладыңмы? Эзсез югалгач, аны нинди кайгыларга салачагыңны аңлыйсыңмы син?
– Ну… Мин хат язмакчы идем…
– Нәрсә дип?
– Әлегә уйлап тапмадым…
– Икенчедән, динне өйрәтергә лаеклылар арасында кешеләр дә күп! Аллаһ Тәгаләдән яхшы укытучы, гыйлем сора да, эзлә! Мәсәлән, мондый дога укысаң була:
ربى زدن علما نافعا
(рабби, зидни гыйльмән нәфиган!)
Раббым, файдалы гыйлем бир!
Һәм өченчедән… Мин бүген синең белән хушлашырга килдем…
– Хушлашырга?!!
– Әйе, дустым… Мине укыткан укытучы миңа динебез өлкәсендә тагын да тирәнтен гыйлемнәр алырга Гарәп иленә барырга киңәш итте. Анда лаеклы гыйлем әһелләре күп, шулар янына бар, диде.
– Гәрабстанга китәсең мени??
– Әйе, динебезне тирәнтен өйрәнәсем килә. Аннан ук синең яныңа килеп йөрергә вакыт булмас инде.
– Мин сине сагынырмын инде, – диде Мансур яшьләнергә өлгергән күзләрен яшереп. – Минем дә синең кебек белемле буласым килә… Мин дә динебезне өйрәнәчәкмен, Аллаһ теләсә.
Абдулла аны кочаклады һәм:
– Мин дә сине сагынырмын, дустым. Ләкин бик борчылма, менә барырсың мәчеткә, анда укый башларсың, дусларың да күбәеп китәр, Аллаһ теләсә.
– Ә бераз үскәч, Абдулла, мин дә Гәрапстанга, синең яныңа укырга килермен, Аллаһ бирсен шуны!
Абдулла, елмаеп, дустының җилкәсеннән какты һәм, сәламләшеп, күздән югалды.
Комментарии: |