Сәламләшү әдәбе
Мөселман бала тәрбияле булып, Аллаһ Тәгалә яратканны гына эшли һәм башка мөселманнар белән очрашканда “Әссәләму галәйкум” дип әйтергә тиеш, ә синең белән шулай исәнләшсәләр: “Үә галәйкумуссәлам” – дип җавап кайтарырга кирәк.
Сәлам бирү тәртибе:
~ басып торган, яисә барган кеше утырган кешегә сәлам бирә;
~ аз кеше күп кешегә сәлам бирә ;
~ яшьрәкләр олыракларга сәлам бирә.
Әгәр дә синең белән: “Әссәләму галәйкум үә рахмәтуЛлаһи үә бәракәтуһ” дип исәнләшсәләр, син: “Үә галәйкумуссәлам үә рахмәтуЛлаһи үә бәракәтуһ” дип җавап бирергә тиеш. Әгәр дә сәлам бирүчеләр бер-берсенә кулларын биреп күрешсәләр, пәйгамбәребез Мөхәммәд, галәйһис сәлам, әйткәнчә, аларның гөнаһлары агачлардан яфраклар коелган кебек коела.
Сәламләшү – иң яхшы гадәтләребезнең берсе. Өйдә, урамда, мәктәптә, бакчада, юлда – кайда гына булмасын, бер мөселман икенче мөселман кардәшебез белән очрашканда, аңа сәлам бирү – безнең бурычыбыз.
Пәйгамбәребез, галәйһиссәлам әйткәнчә, сүзне башлаганда сәлам бирмәгән кешенең соравына җавап та бирергә кирәкми. Ә синең белән исәнләшкән кешегә җавап кайтармау – ул гөнаһ! Тагын пәйгамбәребез Мөхәммәд, галәйһиссәлам, сәхәбәләрдән болай дип сораган:
– Бер-берегезгә карата мәхәбәтегез артсын өчен ни эшлисен әйтимме сезгә?
– Әлбәттә әйт, я Аллаһның илчесе, – дигәннәр алар аңа. Шунда пәйгамбәребез, галәйһиссәлам, әйткән:
– Бер- берегез арасында сәлам таратыгыз!
Ягъни, пәйгамбәребез, галәйһиссәлам, бер-беребезгә карата ярату булсын өчен: “Әссәләмугаләйкум!” – дип исәнләшергә кирәклеге турында әйткән.
Димәк, динебездә сәлам бирү бик зур әһәмияткә ия, һәм моны җиңел нәрсәләрдән санап, калдыру һич кенә дә ярамас.
Комментарии: |