Конспект: “Мин шундый”
Зурлар төркемендә тирә-юнь белән танышуда “Мин шундый” дигән дәрес конспекты.
Программаның эчтәлеге.
1. Кешенең сизү органнары турында төшенчә булдыру, үз организмыңны өйрәнергә этәргеч бирү. Балаларны үзлегеңнән тикшерү нәтиҗәләрен анализларга өйрәтү.
2. Эксперимент ясарга кызыксыну уяту.
3. Сәламәт тормыш рәвешенә омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлар:
“Тою-Сиземләү органнары” дигән плакат; балалар санынча өстәл көзгеләре; табигать тавышларының аудиоязмасы; “Күз төсләре” дигән карточка; “Аерыманы тап” дигән уен өчен картиналар; “Нәрсә ишеткәнеңне күрсәт” дигән карточкалар.
“Исле тартмалар” дигән уен өчен контейнерлар (тартмалар); төрле формадагы һәм текстуралар тутырылган кечкенә капчык; “Тәмен бел” дигән уен өчен яшелчә һәм җиләк-җимеш.
Әзерлек күнегүләре.
1. Д/күнегү “Йолдыз кайда, күзләр шунда”
2. Колакның нокталарына массаж.
3. Сулыш гимнастикасы.
4. Бармаклар уены.
5. Артикуляцион гимнастика.
Дәрес барышы.
Оештыру барышы.
Кадерле балалар, без сезнең белән су, ком, кагазь, һава һәм ком белән тәҗрибә ясадык. Ә бүген инде мин сезгә үзебез өстеннән тәҗрибә ясарга тәкъдим итәм.
Әйтегез әле, без кем?
– Әйе, без кешеләр. Төрле-төрле булсак та, безнең тән төзелеше, аның аерым өлешләре бертөсле. Исемнәрен әйтегез әле. Әфәрин. Бүген мин сезгә үзебезнең сиземләү органнары турында сөйләрмен.
“Сиземләү органнары” дигән плакатны карау.
Үзен урап алган дөньяны кеше сиземләү органнары аша танып-белә һәм ориентлаша. Бу плакатта безнең тәнебезнең төрле өлешләре сүрәтләнгән.
-Әйтегез әле, нәрсәләр күрәсез?
-Безгә күзләр ни өчен?
-Ә колаклар нәрсәгә?
-Борын ни бирә безгә?
-Тел нәрсәгә өйрәтә?
-Бармаклар нигә кирәк?
Яхшы җавап бирдегез, ә хәзер инде сезнең белән аларның чыннан да безнең сиземәү органнары булуын тикшереп ачыклап китик.
“Күрү” үзәге.
Үзегезне игътибар белән көзгедән карагыз. Кемгә охшагансыз, әтигәме, әнигәме?
Җир йөзендә бихисап күп кеше яши. Әмма аларның күзләре бары 4 төстә генә була. Карточкага карагыз да, нинди төсләр икәнен әйтегез?
Ә сезнең күзләр нинди төстә?
Кешенең 5 сиземләү органы бар, һәм беренче урында күрү органнары – күзләр. Алар дөньяны барлык бөеклеге һәм матурлыгы белән кабул итәргә мөмкинлек бирәләр. Күзләр шулай ук картинада булган аермаларны табарга ярдәм итәләр. Табып карагыз әле.
Д/уен “Аерманы тап”
Күзләр яхшы күрсен, үткен булсын өчен аларга гимнастика ясыйбыз.
Д/күнегү. “Йолдыз кайда, күзләр шунда”.
“Ишетү” үзәге.
Тирә-юнь төрле тавышларга, авазларга тулган. Әгәр яхшы ишетәсең икән, син аларны аерасың. Ләкин барлык авазлар да бертөрле яңгырамый. Бертөрле авазларны рәхәтләнеп тыңлыйбыз, икенчеләре безне ялкыта, өченчеләре авыртуны тудыра, бигрәк тә каты яңгыраса. Сүз уңаеннан, без нәрсә ярдәмендә ишетәбез?
Әлбәттә, колаклар белән! Биремне эшләү өчен сезгә аудиоязма тыңларга кирәк булыр. Анда тирә-юньдә һәм табигатьтә очрый торган тавышлар язылган. Игътибар белән тыңларгыз һәм авазларга туры килгән рәсемне күрсәтегез.
Д/уен “Нәрсә ишеткәнеңне күрсәт”.
Яхшы ишетү һәм гомумән сәламәт булу өчен сезнең белән колакларга массаж ясыйбыз.
Беренче чиратта колак яфракларын аска өскә йөртәбез, икенче чиратта колак алкасын аска тартабыз, өченче чиратта колак нигезен әйләндерәбез.
“Ис сизү” үзәге.
Табышмакны белегез. Күрмибез, сизмибез, ишетмибез, ә нәрсә икәнен беләбез. Сиземләүнең кайсы органы бу очракта безгә ярдәм итә. Шулай итеп борын белән без тирә-юньдәге исләрне кабул итәбез һәм аерабыз. Бу очракта борынның формасы яки зурлыгы мөһим түгел.
Хәзер үзеңнең ис сизү органы, ягъни борын ярдәмендә лавр яфрагы салынган тартмачыкны тап.
Д/уен “Исле тартма”.
Хәзер дөрес итеп сулап алыйк әле. Борын белән һаваны эчкә алабыз, авыз аша чыгарабыз. Яңакны кабартмыйбыз, иңсәләрне күтәрмибез, тыныч эшлибез.
Сулыш гимнастикасы.
“Тоемлау” үзәге.
Кеше куллар ярдәмендә күп нәрсә эшли ала. Шуның өстенә куллар тирә-юньне өйрәнү өчен дә ярдәм итә. Ничек? Тоемлау ярдәмендә. Нинди дә булса предметка килеп кагылсак, без аның нәрсә икәнен сиземлибез. Кулларыгыз ярдәмендә менә бу капчыкта нәрсәләр барлыгын әйтеп карагыз әле.
Д/уен “Кечкенә капчык”.
Әйдәгез алга таба үзебезнең бармакларыбыз белән уйнап алабыз.
Бармаклар уены.
Бармаклар ярдәмендә күләгәдә чабып баручы ат, мөгезләре күренеп торган кәҗә, колаклары тырпаеп торган песи, әтәч, каз рәсемнәрен күрсәтергә була.
“Тәм сизү” үзәге.
Әле без иснәмичә, кагылмыйча, күзләрне йомган хәлдә төрле продуктларның тәмен дә белә алабыз. Тел ярдәмендә дибез. Хаклыгын тикшереп карыйк, дөрес микән.
Д /уен “Тәмен бел”.
Нинди орган сезгә ашап караган продуктларны аерырга ярдәм итте.
Дөрес, әйдәгез телегезне сөендерик, аның белән уйнап алыйк.
Артикуляцион гимнастика.
“Көрәк”
Елмаюга аркылы ятып.
Яллар итә телебез.
“Көпшә”
Иреннәрне алга сузып
мин бүре кебек улыйм у-у-у.
“Иреннәрне ялыйм”
Варенье буялган сыман
Иреннәрне эчкә ялыйм.
“Сәгать”
Уңга-сулга телем йөри
Әйтерсең минем авыздан
Чынлап чыгарга тели.
Йомгаклау.
Сиземләү органнары дигән плакат янында әңгәмә.
Без хәзер үзебезнең сиземләү органнарыбыз турында беләбез. Аларны әйтә аласызмы? Алар ничәү? Шулай итеп без сезнең белән үзебезнең сиземләү органнарыбызны өйрәндек һәм алар ярдәмендә генә тирә-юньдәге предметларны беләбез, дөньяны танып беләбез.
Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре
“104 нче “БӘЛӘКӘЧ” балалар бакчасы”
“Баланы үстерүүзәге” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
ГАЙСИНА ИНЗИЛЯ РАСИМ КЫЗЫ
Комментарии: |