Яңа фикерләр:

postheadericon Зәкәт. Хаҗ.

charityЗәкәт.

Исламның нигезләреннән тагын берсе – зәкәт, һәр елда бер тапкыр малдан зәкәт бирү. Зәкәт байлар тарафыннан фәкыйрьләргә, мескеннәргә, бурычы булып, аны түләргә акчасы булмаганнарга, Аллаһ Тәгалә юлында булучыларга һәм мохтаҗларга бирелә.

Үзе бай булып та, зәкәтне бирмәгән кеше бик зур гөнаһлы була.

Зәкәт малы акчадан, алтыннан, көмештән, хайваннардан, уңыштан (җиләк-җимешләрдән) бирелергә мөмкин.

Садака – кешенең үз теләге белән бирелә торган хәер. Аны зәкәт белән бутарга кирәкми. Зәкәт – бай мөселманнар өчен фарыз гамәл булса, садака – сөннәт гамәл. Садаканы еш бирү гөнаһларның гафу ителүенә, бәла-каза һәм афәтләрдән имин булуга сәбәп була. Ләкин шулай булуга карамастан, садака бирү зәкәт түләүдән азат итми.

 

IMG_8990Хаҗ.

Ислам динендә мөселман кешесенә тиеш булган олуг гыйбәдәтләрнең бишенчесе – гомерендә бер мәртәбә Мәккә шәһәренә барып, Хаҗ кылу. Хаҗ гамәлләрен башкару өчен, һиҗри ел буенча Зөлхиҗҗә аеның сигезенче-уникенче көннәрендә Мәккә шәһәренә бару тиеш.

Хаҗда кешеләр билгеле бер тәртиптә хаҗдагылар өчен булган үзенчәлекле гыйбадәтләрне кылалар. Шулардан, мәсәлән: Гарәфәт тавына менү; Кәгъбәне җиде тапкыр әйләнеп узу, ягъни, тәваф кылу; әс-Сафа һәм әл-Мәрва таучыкларында басып тору һәм башкалар.

Аллаһ Тәгалә хаҗга барган мөселманнарның бөтен кылган догаларын кабул итә һәм бөтен гөнаһларын кичерә.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий