Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Яз”

язМәктәпкә әзерлек төркеме өчен сөйләм үстерү шөгыле.

 

Программа эчтәлеге: балаларны табигатьтәге язгы үзгәрешләр белән таныштыруны дәвам итү, яз турында хикәя төзеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү, табигатькә карата күзәтүчәнлек һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш: табигатьне күзәтү, язгы бакчага экскурсия, яз турында рәсемнәр карау, мәкаль, әйтемнәр, шигырьләр ятлау.

Сүзлек эше: ямьле яз, зәңгәр күк йөзе, күчмә кошлар, җепшек кар.

Җиһазлау: яз темасына карата рәсемнәр, ярдәмлек схемасы, кошлар рәсемнәре.

 

 

Шөгыль барышы:

1. Оештыру өлеше.

(Группага балалар керә, исәнләшәләр)

–         Исәнмесез.

–         Балалар без сезнең белән “Язгы табигатькә” сәяхәткә килдек.Тыңлагыз әле,мин сезгә табышмак әйтәм:

 

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

 

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара? (Яз)

 

2. Ныгыту өлеше.

– Яз турында нәрсәләр әйтергә була? Күк йөзе нинди? Кар нинди була? (Сулы, җепшек, пычрак) Көн нинди? (Җылы, озын, кояшлы) Кар эрегәч нәрсә барлыкка килә? (Гөрләвекләр) Гөрләвекләрдән кәгазь көймә йөзеп килгән.

 

– Яз турында шигырьләрне дә искә төшерик әле.

 

Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы –

Сагынып көткән яз килә.

 

Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла,

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ягына.

 

Яз килә! Яз килә!

Сыерчыклар килә,

Гөрләшеп, сайрашып

Җырчы кошлар килә.

 

–         Карагыз әле, безнең агачка да кошлар кунган. Нинди кошлар икән?

–         Җылы яктан нинди кошлар кайта?

–         Ә бу кошлар ничек атала?

 

 Дид. уен: “Кайсы кош югалды?”

 Дид. уен: “4 нчесе артык” (Кайсы кош артык?)

 

–         Рәхмәт, балалар! Ә хәзер әкрен генә урыннарыгызга утырыгыз.

 

3. Төп өлеш:

1) Рәсем буенча сораулар ярдәмендә хикәя төзү.

– Бу рәсемдә нинди ел вакыты сурәтләнгән? Яз турында матур җөмлә төзеп кем әйтер? Күк йөзе нинди? Кояш турында нәрсә әйтерсез? Кар турында? Монда карагыз әле, нәрсә күрәсез? (Кар астыннан үлән шытып чыга.) Агачларда нинди үзгәрешләр була? Кошлар? Монсы нәрсә? (Кәгазь көймә) (Балалар гөрләвекләрдә кәгазь көймә йөздереп уйныйлар.)

 

Ял минуты “Яз”

Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр)

Килде яз, килде яз (кул чабу хәрәкәтләре белән)

Елмаеп тора кояш (кулларны өскә күтәрәләр)

Көн аяз, көн аяз (кул чабу хәрәкәтләре белән).

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эределәр (кул хәрәкәтләре белән)

Сыерчыклар, тургайлар

Килделәр, килделәр (очу хәрәкәтләре белән).

 

2) Үрнәк сөйләү.

– Хәзер, балалар, мин сезнең сүзләрне кертеп хикәяне сөйләп күрсәтәм, игътибар белән тыңлагыз.

 

3) 1-2 баладан сөйләтү.

 

4) Йомгаклау өлеше

– Нәрсәләргә өйрәндек?

 

 

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“Сөйләмнәрендә кимчелекләре булган төркемле катнаш төрдәге

78 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЖЕМЧУЖНИКОВА ГӨЛНАЗ РАВИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий