Яңа фикерләр:

postheadericon Безнең якта кышлаучы кошлар турында табышмаклар

птиөы1. Гөлдер—гөлдер, гөлдергү,

Кызыл тәпи кемдер бу? (Күгәрчен)

 

2. Җәй тукылдый бу чүкеч,

Кыш тукылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

***

Агач башы тукылдык,

Тукый-тукый тук булдык. (Тукран)

 

3. Яшькелт-сары төсле ул,

Бер кечкенә кошчык ул. (Песнәк)

***

Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен-кышын,

Салмый сары

Алъяпкычын. (Песнәк)

 

4. Иртә таңнан кичкә чаклы

Чык – чырык та, чык-чырык (Чыпчык)

***

Чырык-чырык чыркылдый,

Бер жиргә дә ул китми.

Безнең белән дус яши,

Әйтегезче, ул ни? (Чыпчык)

 

5. Ак-карадан киенгән,

Бер минут та тик тормый. (Саескан)

***

Ала чапан киенгән,

Мал суйганга сөенгән,

Шунда төшеп йөгергән. (Саескан)

 

6. Нинди кош көне буе үзенең исемен кычкыра? (Карга)

 

 

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий