Яңа фикерләр:

postheadericon Транспорт төрләре турында табышмаклар

 

машина1. Нинди гаҗәп өй бу? Һәр ягы тәрәзәле.

Аягында резина, бар ашаганы бензин.

Бу нинди өй? (Автобус)

 

Аның бар дүрт көпчәге

Ташый ул бик күп кешене. (Автобус)

 

2. Мин бик акыллы үзем,

Бензин да “ашамыйм” мин.

Тик бер бәлә –

Ут бетсә, тик торам мин. (Троллейбус)

 

Бу машина – трамвай түгел,

Түгел бу автобус та.

Аңа бензин салмасаң да,

Ут белән йөри оста. (Троллейбус) 

 

3. Юк, мин поезд түгел,

Ләкин аңа охшаган.

Чөнки йөрибез без

Тимер юллардан.  (Трамвай)

 

4. Ат түгел ул, кешнәми

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе тыр да тыр килә,

Йә, нәрсә бу, кем белә? (Трактор)

 

5.  Кош түгел оча. (Самолет)

 

Сайрамый, оя да кормый,

Кешеләр һәм йөк ташый.

Кем миңа әйтер икән,

Ә бу нинди кош икән? (Самолет)  

 

6.  Уф-уф сулар,

Уфтанса да, алып китәр.

Ике көпчәкле арба,

Барыр җиреңә җитәр. (Поезд)

 

7. Җирдә, күктә, суда кешеләрне утыртып йөртә. Нәрсә ул? (Транспорт)

 

8. Кечкенә генә өйчекләр

Урам буйлап йөгерә.

Кешеләрне һәркөнне

Кирәк урынга җиткерә. (Машиналар)

 

 

9. Авызы юк, борыны юк,

Тик бар аның өч күзе.

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе (Светофор) 

 

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий