Яңа фикерләр:

postheadericon Гаилә турында шигырьләр

гаилэЛ.Ситдикова “Әти, әни һәм мин”

Әти, әни һәм мин –

Без бер тату гаилә.

Без өйдә бергә булганда

Гел елмаясы килә.

 

Өчәү генә булсак та без

Тормыштан ямь табабыз.

Безне өзелеп сөяләр

Әби белән бабабыз.

 

Без бик тату гаилә,

Безнең өйдә бар да бар.

Сезгә ак бәхетләр тели

Ләйлә, Илдар һәм Динар.

 

Л.Бәдретдинова “Безнең гаилә”

Безнең гаиләдә дүрт кеше –

Әти, әни, мин, энем.

Матур яшәүнең бар сере,

Татулык дип мин уйлыйм.

 

Җир йөзендә бар гаилә дә

Яшәсен иде тату.

Шул чагында булмас иде

Ятимлек ачысын тату.

 

Минем бүген бер теләгем –

Гаиләмнең бердәмлеге.

Бердәм гаилә, тату гаилә –

Милләтнең күркәмлеге.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районы

“2 нче номерлы Урманчы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЛАТЫПОВА РӘШИДӘ ГАЛИМҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий