Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Көз бәйрәме”

кэз4-5 яшьлек балалар өчен кичә

Максат.

  1. Балаларны көзге уңыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру.
  2. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, сөйләм телләрен, бию күнекмәләрен, җырлау күнекмәләрен үстерү.
  3. Балаларда табигатькә, хезмәткә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

 

Кичә барышы.

 

Музыка яңгырый.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар, хөрмәтле әти-әниләр. Без бүген көзге бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле безнең бүлмә ничек матур бизәлгән.Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган. Менә идәндә нинди матур бер яфрак ята. (Сары яфракны идәннән ала. Яфрактагы язуны укый).

 

Курайларда көз көйләрен уйнап,

Агачларны сары төскә буяп,

Куакларга җиләк-җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп

Урман буйлап алтын көз йөри.

 

Балалар, менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Көз бәйрәме. Көн белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә ул.

 

Әйдәгез кул чабып Көз кызын каршы алыйк.

(Балалар кул чабалар, Көз кызы керә)

Көз. Исәнмесез, балалар, кунаклар! Сезне күрүемә мин бик шат! МинКөз кызы, ә сезнең исемнәрегез ничек?

Т. Балалар, әйдәгез Көз кызын үзегез белән таныштырыгыз әле.

(Һәр бала үз исемен әйтә)

 

Көз килде,

Уңыш булды,

Табын сый белән тулды.

Рәхим ит, дус,

Көзге бәйрәмгә.

 

Салкын җилләр исә,

Тәрәзәгә чиртә.

Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

 

Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган.

Кояш та елмаймый,

Белмим, нәрсә булган?

 

Т.-Балалар, ни булган соң?

Б. -Көз килгән.

Т.-Балалар, карагыз әле, Көз кызыныңкүлмәге нинди төстә?

Б. -Сары.

Т. -Башындагы тәкыясендә нинди әйберләр бар? Алар нинди төстә?

Б.- Сары, кызыл, яшел.

Т.- Көз кызы безгә буш килмәгән. Ул сезгә үзе белән уен алып килгән. Уен сезнең өлгерлекне, тапкырлыкны сыный.

“Үз чиләгеңне тап” дигән уен алып килгән.

Т. Балалар, молодцы!

 

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

 

Көзге яңгыр (М. Фәйзуллина)

-Апа, безгә артыбыздан

Шыбыр-шыбыр кем дәшә?

-Кем дә дәшми, көзге яңгыр

Зонтик белән сөйләшә.

 

Т. Балалар, көз көнендә яңгырлар да яугалый. Яңгыр нинди тавыш чыгарып ява? Әйдәгез күрсәтик әле.

(Бармаклар белән идәндә шакылдыйлар)

 

Т. Яңгырдан соң гөмбәләр дә күп булып үсеп чыгалар. Сезнең алдыгызда “Гөмбәләр биюе”

 

Т. Ә сез җилле көннәрнең нинди булганын беләсезме? Әйдәгез әле, балалар, кунаклар, барыбыз бергә ял итеп алыйк әле.

 

Физкультминутка ясыйлар

Җил исә, исә, исә.

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына,

Агачлар үсә, үсә, үсә!

 

Т. Молодцы! Ә хәзер бәйрәмнең төп кунаклары белән танышырбыз. (Тәрбияче укып бара, ипи тоткан, төрле яшелчә булып киенгән балалар чираттан алга чыгып тезелә баралар)

 

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

(Бөртекләр тоткан бала чыга)

 

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

(Сөлге, поднос белән ипи күтәргән бала алга чыга)

 

Шуннан килә өстәлгә,

Безгә куәт өстәргә.

Һәркемгә ипи кирәк! (Хор белән)

Һәм көн дә ипи кирәк! (хор белән)

 

Бигрәк тәмле карасы,

Бигрәк тәмле агы да.

Күмәче дә – бары да…

 

Ипекәйнең кайсы да

Ризыкның хөрмәтлесе,

Җирдә иң кирәклесе! (Хор белән)

 

Балалар, ипи безнең иң зур байлыгыбыз. Ипидән башка яшәп булмый. Балалар, ашаганда ипинең бер валчыгын да әрәм итмичә, идәнгә төшермичә ашарга кирәк. Быел әтиләрегез мул уңыш җыеп алдылар. Икмәк булса, җыр да була, диләр. Җыр булган җирдә биюче дә табыла. Алкышлар белән каршы алыйк! Татар халык биюе!

 

Малайлар татар халык биюен башкаралар

 

Т. Түтәлләрдә үсте

Бик күп яшелчә:

Кыяр, кабак, чөгендер,

Кишер, кәбестә.

Алар ничек үсәләр?

 

(Балалар җавап бирәләр, күрсәтәләр)

 

Кат-кат тунлы, карыш буйлы.

 

Кечкенә генә йорт, эче тулы корт.

 

Җир астында алтын казык, алдык без аны казып.

 

Ите симез мае юк, тиресе калын, йоны юк.

 

Алма дисәң дә алалар, нәрсә соң ул,балалар?

 

Үзе кечкенә генә, аны тураган кеше елый.

 

Күп бүлемтекле, суганның дусты.

 

Иң иртә өлгерүче яшелчә.

 

 

Күрдегезме, балалар, тырышсаң күпме уңыш җыеп алып була икән.Ә хәзер, сезнең игътибарга рус халкының “Шалкан” әкиятен тәкъдим итәбез.

 

“Шалкан” әкияте инсценировкалана.

 

Т. Балалар, кунаклар, ә хәзер сез үстергән яшелчә, җиләк-җимешләргә бәя бирәбез.

Кечкенә генә бүләкләр бирелә.

 

Т. Сезнең фантазиягез дә җитәрлек икән. Сез ясаган композиләргә сокланып туеп булмый. Молодцы!

 

Т. Балалар, әйдәгез, көз кызы Көз кызын озатыйк.

Хор белән. Сау бул, Көз кызы!

 

Кичәдә катнаштылар : (балаларның исемнәре санап узыла, һәр бала алга чыга)

Т. Алдагы елларда да уңыш бәйрәмен күтәренке күңел белән үткәрергә насыйп булсын,

Иртәнге җил йомшак кына итеп

Сыйпап үтә иген басуын

Яратыйк без, дуслар, бар дөньяның шулай

Икмәк исе белән аңкуын.

Җиребез юмарт, халкыбыз

Кунакчыл һәм олы җанлылар.

Сүзгә бераз саран булса да,

Җырга оста, эштә данлылар.

 

Бәйрәмгә килүегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез.

 

Татарстан Республикасы

Нурлат шәһәре

“14 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ЗАРИФУЛЛИНА ЛӘЙСӘН ҖӘМИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий