Яңа фикерләр:

postheadericon Ягымлы сүзләр турында шигырьләр

veglivie-slova“Бер рәхмәт” (Вил Казыйханов)

 

Яшәп ята бер ялгызы

Күршедә Сабир бабай.

Аңа яхшылык күрсәтә

Азат исемле малай.

 

Идәнен дә юып ала,

Су сибә гөлләренә.

Өстәлгә куя даруны,

Сораса төннәрендә.

 

Әллә юри, әллә чынлап

Акча суза карт аңа.

Әгәр туңдырма алмасаң,

Барырсың, ди, кинога.

 

Азат әйтә: акча бирсәң,

Аяк басмыйм, син кара.

Үзең әйттең, бер рәхмәт дип,

Мең бәладан коткара.

 

“Беренче рәхмәт” (Әхмәт Исхак)

Алсу хәзер зур кыз инде

– Аңа өч тулган.

Алсу бүген абыйсының

Яулыгын юган.

Шатлыктан нәни Алсуның

Күзләре яна

Рәхмәт әйткән моның өчен

Абыйсы аңа.

Мөмкин түгел шатланмаска

Бит шундый рәхәт.

Чын күңелдән эшләп алган

Беренче рәхмәт.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий